#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Асланада

последние и лучшие новости искусства в мире

7-3Ялутор, Заводоуковск, Исәт районында яшәүче сәнгать осталарының “Таң йолдызы–2018” 27нче өлкә балалар иҗаты, “Халык сәнгате” 8нче өлкә бәйгеләре һәм өлкә татар фольклор фестивалендә катнашыр өчен сайлап алу туры 10 февраль көнне Аслана татар мәдәният үзәгендә үтте. Әлеге чара өлкә, район татар милли-мәдәни автономияләре, өлкә татар Конгрессы, Ялутор районы мәгариф, мәдәният, яшьләр политикасы һәм спорт бүлеге, Аслана татар мәдәният үзәге тырышлыгы белән оештырылды. Килүчеләрне өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин, район мәгариф, мәдәният, яшьләр политикасы һәм спорт бүлеге начальнигы Ольга Большакова сәламләп, өлкәдә башланган татар мәдәнияте көннәре белән котладылар һәм чыгыш ясаучыларга уңышлар теләделәр.

Үзешчән артистларның осталыкларына жюри рәисе - өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Тимергали Мирасов җитәкчелегендә җырчы-композитор Җәмилә Мирасова, җырчы Наҗия Хәкимова, яшь җырчы, халыкара конкурслар лауреаты Рада Глазырина һәм фольклор фестивале буенча жюри рәисе - өлкә татар Конгрессының мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова, әгъзалары - ТОГИРРО хезмәткәре, педагогия фәннәре кандидаты Рафаэль Гадиев, оста гармунчы Әбүзәр Миннебаев бәя бирделәр. Бәйгене Аслана татар мәдәният үзәгенең “Тамаша” (җитәкчесе И.Бакиев) фольклор төркеме “Каен суын агызу” дигән шаян күренеш белән ачып җибәрде. Аннары 4 яшьтән алып 75 яшькә хәтле булган сәнгать осталары җыр, бию, нәфис сүз остасы һәм халык иҗаты номинацияләре буенча көч сынаштылар. Тамашачылар, җанатарлар һәр чыгышны көчле алкышларга күмделәр. Шунысы мөһим: быел сәхнәдән “пешеп җитмәгән” чыгышлар тәкъдим ителмәде, җитәкчеләр сайлап, һәр чыгышны төптән уйлап, ныклап әзерләнеп алып килгәннәр, шул сәбәпле жюри әгъзалары да чыгышларны ялыгып түгел, ә рәхәтләнеп тамаша кылдылар. Ә инде алар иң-иңнәрне билгеләгән арада, кунакларны Рада Глазырина үзенең матур җырлары белән куандырды. Раданың югары профессиональ дәрәҗәдә башкарган җырларына, сәхнәдә үзен тотышы, тамашачысы белән аралашу осталыгына чын-чынлап сокланырлык иде.

Шул арада Ольга Большакова белән “Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов район мәгариф, мәдәният, яшьләр политикасы һәм спорт бүлеге исеменнән һәр катнашучыга Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Аннары Җәмилә Мирасова “Таң йолдызы” һәм “Халык сәнгате” бәйгеләре буенча урыннар яулаган һәм 3 март көнне гала-концертта катнашырга лаеклы кандидатларның исемнәрен игълан итте. Нәфис сүз номинациясе буенча 2 урынга Денис Сабиров чыкты. Җыр буенча 3нче урын – Лилия Солтанова (Исәт районы, Югары Егәнле авылы), Карина Кәлимуллина (Заводоуковск районы, Түбән Егәнле авылы), 2 урынга Илфар Мирхәлилов (Аслана), Лилия Сиябутдинова (Яңа Атьял) чыктылар. Бию буенча 1 урынны “Веселинки” зурлар төркеме (җитәкчесе М.Яценович), 2 урынны “Веселинки” нәниләр төркеме (М.Яценович) алдылар. Җыр буенча 3 урынга - Гүзәл Хәлилова (Яңа Атъял), “Миләшләр” төркеме һәм Рита Хафизова (Югары Егәнле), “Кәлимуллиннар гаиләсе” төркеме (Түбән Егәнле) чыктылар. 2 урын Гөлфия Левковага (Яңа Атъял) бирелде. 1 урынны “Сандугач” (җитәкчесе З.Кожевникова, Ялутор шәһәре) халык җыр ансамбле яулады. Халык иҗаты буенча 1 урынны “Тамаша” төркеме алды. Вәлимә Ташкаловага сүз бирелгәч, ул: “Бик кызганыч, быел фольклор буенча чыгышлар аз булды, шулай да катнашучыларның һәркеменә зур рәхмәт. 7 апрель көнне Төмән шәһәренең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортында узачак хөрмәтле якташыбыз Венера Биктимирова хәтеренә багышланган 8нче “Фольклор” өлкә фестивалендә “Тамаша” төркеме һәм Әлфинур Латыйпова (Сәел авылы) катнашачаклар”, - диде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836