#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Аслананың батыр улы

последние и лучшие новости искусства в мире

“Хәтер” китабында фамилиясе татар, исеме рус булган сугышчылар очрый. Шуларның берсе – Алексей Семенович Каташев.

“Хәтер” китабында аның турында ике тапкыр язылган. Беренчесе: “Каташев Ульмас, рядовой, 1918 года, село Аслана, призван в 1939 году, пропал без вести в декабре 1943 года”. Ә икенчесе: “Каташев Алексей Семенович, старший сержант, погиб 24 июля 1943 года, похоронен в селе Черкасское, Томаровский район, Белгородская область”.

Каташевлар Асланада күптән яшиләр, ләкин Алексей Семеновичның алар арасында булганы юк иде. Мемориал сайты аша гына Үлмәс белән Алексей Семеновичның берүк кеше икәнлеге ачыкланды.

Каташев Үлмәс Зиннур улы 1919 елда Асланада туа. Җидееллык мәктәптә белем ала. 1939 елны армия сафына алына. Кызганычка каршы, армиядән хезмәт вакытын тутырып, туган авылына кайта алмый, чөнки 1941 елның җәендә сугыш башлана. Сугышның беренче көненнән үк Үлмәс фронтта фашист илбасарларына каршы көрәшә. 1941 елның 29 сентябрендә каты яралана һәм госпитальгә озатыла. Госпитальдән дәваланып чыккач, 1942 елның 6 июлендә аны Воронеж фронтына җибәрәләр. Ул 219 нчы укчылар дивизиясенең 488 нче аерым разведка ротасында бүлекчә командиры була. Аның батыр, кыю командир булуын түбәндәге документ раслый.

“15 января 1943 года старший сержант Каташев А.С. получил задачу, отрезать своим отделением путь отхода гитлеровцев из села Подгорное. Все отделение, в количестве семи человек, подойдя к дороге быстро приняло боевой порядок и замаскировалось. Таким образом, отделение сделало, что по дороге двигаются гитлеровцы. Он подал команду “приготовиться”. Подпустив их на близкое расстояние отделение открыло огонь из автоматов. Гитлеровцы не ожидали такого сюрприза, стали удирать. Но меткая пуля, выпущенная из автомата старшего сержанта Каташева настигала их всюду. На поле боя осталось двадцать три гитлеровца, среди них два офицера. В этом бою старший сержант Каташев расстрелял из своего автомата семь человек. Все отделение во главе с Каташевым вернулось без потерь. Товарищ Каташев А.С. достоин представления к правительственной награде.

Командир 488-ой отдельной разведроты старший лейтенант Орешков”.

Шушы батырлыгы өчен Үлмәскә “Батырлык өчен” медале бирелә.

Икенче батырлыгы турында бүләкләр кәгазендә түбәндәге сүзләр язылган: “4 июля 1943 года товарищ Каташев А.С. находясь в группе захвата прикрывал действия захватывающей группы, лично сам уничтожил трех фрицев и забросал гранатами идущую повозку с минами и проволокой.

Контрольный пленный-немецкий унтер-офицер был захвачен. Командир 488-ой отдельной разведроты лейтенант Гаркуша».

Бу батырлыгы өчен Үлмәс “Сугышчан хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнә.

Үлмәс Каташевка җиңү яулап туган авылына кайтырга насыйп булмый. 1943 елның 24 июлендә ул батырларча һәлак була.

Вәсбиҗамал апа ике улының (Сабинур, Үлмәс) сугыш кырында һәлак булуларын бик авыр кичерә һәм 1948 елда вафат була. Әтиләре Зиннур бакыйга 1967 елда күчә.

Авылда куелган һәйкәлдә Сабинур һәм Үлмәс Каташевларның да исемнәре язылган. Сабинурның нәсел дәвамчылары калган, ә Үлмәснең юк, чөнки ул гаилә корырга өлгерми.

Рафаил МАГЖАНОВ. Ялутор районы, Аслана авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836