#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ата-бабалар нигезе тарта

последние и лучшие новости искусства в мире

26-81968 елны яшь пар – Ахъярҗан һәм Фәхирә Әхтәриевлар Түбән Тәүде районы, Киндерле авылыннан Пермь краена күченеп китәләр. 1969 елда уллары Анзор, 1971 елда кызлары Илүсә туа. Шуннан бирле 50 елдан артык вакыт узган. Кеше дөньяның кайсы җирендә генә яшәмәсен, олыгайган саен аны ата-бабаларының нигезе, туган кан тарта.

Киндерле мәдәният йортында “Туган як” исемле зур концерт уздырылды. Керү бушлай булды, зал халык белән тулы иде. Концертны әтисенең авылдашларына, туганнарына бүләк итеп Анзор Ахъярҗан улы Әхтәриев куйды.

Моңлы, көчле тавышы белән Салават Фәтхетдинов, Фирзәр Мортазин репертуарыннан һәм татар-башкорт халык җырларын башкарды. Сөйкемле, гади, тыйнак, мәзәкчән егетнең чыгышларын киндерлеләр зур алкышлар белән озаттылар. Экраннан күрсәтелгән гаилә архивыннан алынган фоторәсемнәрдә күпләр үзләрен таныганнардыр. Аларда узган гасырның 60 нчы елларыннан алып хәзерге көнгәчә Әхтәриевлар токымы сурәтләнгән. Туган якка багышланган җырларны җырлаганда Анзорның үзенең дә, туганнарының да күңелләре нечкәрде. Концерт программасын Ильяс Әхтәриев, Зөлфия Фәизова, Алинә Әхтәриева җырлап бизәделәр. Ильяс Зиннәтҗан улы белән Анзор Ахъярҗан улы икесе бергә гармунда да уйнадылар.

Сәхнәгә Киндерледә туып-үскән, озак еллар намус белән Түбән Тәүде районы хакимиятен җитәкләгән ихтирамга лаеклы якташыбыз Зөфәр Әхтәриев күтәрелде.

Миңа - 72, Анзор энемә 50 яшь, бүген беренче тапкыр күрештек. Безне шулай җыеп очраштырганы өчен зур рәхмәт. Ул безне бүген елатты да. Гомер бер мизгел шикелле уза да китә, ә менә мондый очрашулар мәңгелек хәтердә кала. Ата-бабаларыбызны искә төшерү, туганнарыбызны хөрмәт итү йөзеннән мондый чаралар үткәрү традициягә әверелсен. Яшь буын үзенең нәсел агачын белсен. Шулай җыелып һәр токым очрашулар уздырсын, - дип сөйләде Зөфәр Зарифҗан улы.

Әхтәриевлар җыелып фоторәсемгә төштеләр. Анзор туганнарына, авыл халкына үзенең альбомы белән дисклар таратты.

Без шушы талантлы җырчы белән очрашып үзе турында сорадык.

- Пермь крае, Оса шәһәрендә яшим. Төмән белән арабыз әллә ни ерак та түгел шикелле, поезд белән 10 сәгать барасы. Балачакта Киндерлегә әти-әниләр белән кайту истә калган. 1993 елда Гаяз Габдуллин, Энҗе Хәмидуллина катнашында концерт куйган идек. 2002 елда сеңлем белән соңгы тапкыр булдык. Быел отпуск шулай туры килде, сеңлем Илүсә дә, гаиләм дә бара алмадылар. Илүсә бик матур җырлый, сәләтле. Әти дә, әни дә җырладылар, гармунда уйнадылар.

“Лукойл-Пермь” нефть эшкәртү оешмасында 1992 елдан инженер-геолог булып эшлим. Пермь тау-нефть   университетын тәмамладым. Җырлау – хобби. Студент вакытта Пермь дәүләт сәнгать һәм мәдәният университеты хорында солист идем. Еллар дәвамында төрле конкурс-бәйгеләрдә лауреат исемнәрен яуладым. Бүгенге көндә төрле чараларда катнашам. Барда районында татарлар, башкортлар күп яши, сабантуйлар, башка бәйрәмнәр, ярышлар, нигездә, анда уздырыла.

Әтинең туган ягына кайтып концерт куярмын дип былтыр ук уйлап куйган идем. Авыл халкының, туганнарның шулкадәр зурлап каршы алуларын көтмәгән идем, каушап, югалып калдым. Туганнар шулхәтле күп икән, барысын истә калдырып булмады.

Әти 1981, әни 1998 елларда яныбыздан мәңгелеккә киттеләр. Әни Киндерледә мәктәптә балаларны укыткан. “Фәхирә апаны яхшы хәтерлибез”, - дип коллегаларының балалары, укучылары килеп исәнләштеләр.

Мин биргән фоторәсемнәрдән презентация ясаулары, концертны оештыруда ярдәм итүләре өчен Новотроицк авыл хакимияте башлыгы Ринат Әхтәриевка, Киндерле мәдәният йорты директоры Светлана Серебрянскаяга, җылы каршы алулары өчен Рәсимә җиңгигә, Ильяс абыйга, Зөфәр абыйга, чыгышларымны алкышларга күмгән авыл халкына рәхмәтемне белдерәм. Киләчәктә, Алла боерса, тагын да киңрәк, олырак концерт белән очрашырбыз дигән өметтә калам, - дип сөйләде Анзор Ахъярҗан улы.

Без шушы җырчы егеткә иҗатында уңышлар теләп калабыз.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836