Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Һава белән бәйле хезмәт

последние и лучшие новости искусства в мире

24-14Тирә-ягыбызда күпме тырыш, акыллы, кыю милләттәшләребез мактаулы хезмәт алып баралар. Алар турында ишетсәк, чын күңелдән шатланабыз. Шуларның берсе - “ЮТэйр” авиакомпаниясендә авиатехник вазифасын үтәүче Илнур Гальметдин улы Хәбибуллин белән очрашып, намуслы эше турында сораштык.

- Илнур, эшегез нидән гыйбарәт?

- 20 тонна йөк күтәрүче МИ-26 Т вертолетларына хезмәт күрсәтәбез. Берләшкән милләтләр оешмасы (ООН) “ЮТЭйр” авиакомпаниясе белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзегән. Шушы контракт буенча 4-5 айга Африка илләренә командировкаларга китәбез.

Экипаж һәм 5 авиатехник оча, алар кайткач, егетләрне икенчеләре алыштыра. Мин үзем Африкага 2011 елдан бирле барам. Конго, Көньяк Судан, Танзания (Ванза шәһәре), Уганда илләрендә булдым. Африкалылар - дусларча мөнәсәбәттәге халык. Уганда белән Танзаниядә тормыш шартлары уртача, ә калганнарында ярлылык. Эшебез җиңел түгел, баргач һәм кайткач климатка ияләшәсе бик авыр. Мәсәлән, бездә 30 градус суык, ә анда 40 градус эсселеккә килеп төшәбез. Конго океан тигезлегеннән югарырак булгач, анда температура түбәнрәк. Яңгырлар, корылык сезоннары бар. Иң хәтәре – малярия. Африкалыларның шушы авыруга каршы иммунитетлары көчле, аларга ул бездәге салкын тию шикелле, ә башка халыклар малярия белән авырырга мөмкин. Кайбер илләрендә сугышлар бара; безгә алар кагылмый. Берләшкән милләтләр оешмасы тарафыннан безне әйбәт ашаталар, яшәү шартлары яхшы. Монда бер илдән икенчесенә вертолетта йөк ташыйбыз.

- Африкадан кайткач нәрсәләр эшлисез?

- Аэропортта эш күп, нигездә, төньякка командировкаларга йөрибез. Мәсәлән, 15 көн Төмәндә эшлибез, 15 көн Сургутта, сменалар шулай алышына.

- Коллективта татар егетләре бармы?

- Рәис Гайнетдинов белән без якын дуслар. Киндерледән Дамир Фәизов хезмәт итә, әмма ул башка сменада.

- Шушындый абруйлы, кирәкле һөнәр белән тормышыгызны ничек бәйләдегез?

- Төмәндә туып үстем. 1980-1983 елларда Выборг гражданнар авиациясенең авиация-техник училищесын тәмамладым. Анда хәрби кафедра бар иде, укудан соң кече лейтенант дәрәҗәсен бирделәр. Юллама буенча Плеханово аэропортына эшкә җибәрделәр. МИ-10 К вертолетына (“очучы кран” дип йөрттеләр) хезмәт күрсәттем. Анда җиһазларны, техник бүлекне тикшердем, монтаж эшләрен эшли идем. 1984-1985 елларны бөтенроссия күләмендәге төзелешкә - Хабаровск өлкәсе, Болонь поселогы белән Комсомольск-на-Амуре арасына “п” формасындагы терәкләр (опоры) ташыдык. Бу - Ерак Көнчыгышка булышуыбыз иде. Монда 4 ел эшләдем. Коллектив тату, тәртипле иде; бер тапкыр да очу буенча тоткарлану булмады. Техник бүлек буенча җитәкчебез кешелекле, гадел Владимир Руднов иде. 1986-1987 елларда Төмәнгә яңа МИ-26 Т вертолетлары кайтты, безне аларда эшләү өчен укырга җибәрделәр. Читтән торып Мәскәү гражданнар авиациясенең инженер институтына укырга кердем. Яркәү районы, Карагай авылында туып үскән әнием Римма Әбүбакир кызына, әтием Гальметдин Шәйхетдин улына укытулары, тәрбия бирүләре өчен рәхмәтлемен. Кызганычка каршы, алар инде мәрхүмнәр, - дип сөйләде Илнур Гальметдин улы.

Бүгенге көндә тормыш иптәше Лилия Шамил кызы белән Ләйсән исемле кызларын тәрбиялиләр. Илнур ял вакытында балык тотарга, сунарга барырга, гөмбә җыярга ярата. Шәһәр малае булуына карамастан, кечкенә вакытыннан ук Карагай урманнарына гашыйк ул. Тырышып эшләгән кешене һәр җирдә хөрмәт итәләр. Шушындый егетләр илебез өчен терәк.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836