#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Авыл хат ташучысы турында

последние и лучшие новости искусства в мире

15-6Көннең нинди булуына карамастан, хат ташучы Наилә Муса кызы Айбатова 15 ел буена үзенең билгеләнгән маршрутын уза. Ул Вагай районының Сөләймән һәм Меткә авылларында 160тан артык йортка (400 кеше) хезмәт күрсәтә. Йортларга корреспонденция генә китереп калмый, ә якташларын газета-журналларга яздыра, кирәкле товарлар китерүне даими башкара, коммуналь хезмәтләр өчен түләүне кабул итә. Һәркемнең исем-фамилиясен белә һәм аларның проблемалары белән яхшы таныш. Бу якларда Наилә Муса кызына һәркем ышана, сабырлыгы, намуслылыгы һәм җаваплы карашы өчен хөрмәт итә. Аның төп максаты - көтеп алынган хат яки пенсия акчасын биреп кешеләрне сөендерү, шулай ук аларның төрле йөкләмәләрен һәм үтенечләрен үтәү.

Наилә Муса кызы 1971 елның 8 мартында күп балалы гаиләдә, унберенче бала булып дөньяга килә. Әти-әнисе Вагай КБО филиалында эшләгәннәр. Кечкенәдән авыл тормышы белән таныш булып, барлык балалар да хезмәткә өйрәтелеп үскәннәр. Гаилә зур булгач, зур хуҗалык тоталар, шулай үзләрен ит, сөт, май, каймак, йомырка белән тәэмин иткәннәр. Наилә Муса кызы Казанлы урта мәктәбенең 10 сыйныфын тәмамлаганнан соң, 1990 елда Тубыл шәһәрендә сатучы һөнәренә укып чыгып, эшли башлый. Әмма тиз арада, шәһәр тормышын ошатмыйча, әти-әнисе янына кайтып төшә. Шул ук елның көзендә авылдашы Раил Айбат улы Айбатовка кияүгә чыга. Яшь гаилә әти-әниләре ярдәме белән яңа йорт салып, 1996 елның октябрендә өй туен гөрләтеп уздыралар. Наилә Муса кызы җиде ел Меткә клубы мөдире вазифасын башкара, клуб ябылганнан соң, ике ел мәктәптә җыештыручы булып эшли. Соңрак, эшләмичә, өйдә балаларын тәрбияли. Аннары 2006 елның февралендә Казанлы почта элемтәсенә хат ташучы булып урнаша. Биредә аңа һәр урам, йорт, кеше таныш, кирәкле адресны номерсыз да таба. Кайберәүләр хат ташучыны соңгы яңалыклар белән уртаклашыр өчен дә көтәләр. Аларга газета-журналлар уку гына түгел, тере сөйләшү дә кирәк.

- Үз эшемне яратам, кешеләрсез, аралашмыйча булдыра алмыйм. Элек абунәчеләр күбрәк иде. Ә хәзер кешенең акчасы юк. «Сельский труженик» район, «Яңарыш» өлкә газеталарын алдыралар. Аларның бәяләре кулайрак. Күпләргә «Өй һәм гаилә өчен» журналы, «Непоседа» һәм «Кызыклы наклейкалар» балалар басмалары ошый, - дип сөйли Наилә Муса кызы.

Почта бүлекчәсенең кечкенә коллективы планнарын үти, тату яши. Хезмәттәшләре Наилә Муса кызы турында: «Ул теләсә нинди эшкә һәрвакыт зур җаваплылык белән тотына. Үзе бик гадел, тәртипле хатын. Безгә генә түгел, һәркемгә ул юату, дәртләндерү сүзләре һәм вакыт таба. Авыл хат ташучысының хезмәтен җиңел дип атап булмый, күпме вакыт, көч таләп итә. Әмма аның эш урынында да, өендә дә, бакчасында да һәрвакыт тәртип”, - дип әйтәләр.

Айбатовлар өч бала тәрбияләп үстерделәр. Кызлары Регина Тубыл шәһәрендә яши. Рамазан 11 сыйныфтан соң эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Армия сафларында хезмәт итеп кайтып, хәзерге вакытта Тубыл полициясендә эшли. Синегериядә югары мәктәптә юриспруденция факультетында укый, яшь булуга карамастан, күп бүләкләргә ия. Гаиләсе бар. Ә төпчек уллары Илзур Казанлы урта мәктәбенең 11 сыйныфын тәмамлый.

Айбатовлар 3 баш эре мөгезле терлек, 11 сарык, 30 тавык һәм үрдәк асрыйлар, шулай ук бакчада эшлиләр. Оста хуҗабикә яшелчәләр, җиләк-җимешләрдән төрле кабымлыклар, кайнатмалар әзерли. Ул әле оста пешерә дә, бәйрәмнәргә күз явын алырлык тортлар ясый, бәйли, чәчәкләр ярата. Ул 20 елдан артык Казанлы сайлау комиссиясе әгъзасы булып тора. Наилә Муса кызын бәхетле хатын дип әйтеп була. Ул ире белән 30 ел тату гомер кичереп, балаларының һәм тормыш иптәшенең хөрмәтен, кайгыртуын тоеп яши.

Бүгенге көндә җиңел булмаган һәм, кызганычка каршы, хезмәт хакы түбән булган эштә мондый күпьеллык тугрылыкны еш очратып та булмый.

Фатыйма ВАБИЕВА,
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836