#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Авыл китапханәсеннән хәбәрләр

последние и лучшие новости искусства в мире

11-3Вагай районы муниципаль үзәкләштерелгән китапханәләргә Сопра авылы китапханәсе дә керә. Февраль аенда бу китапханәдә үткәрелгән чараларда Сопра, Егаер авылларыннан укучылар, авыл халкы актив катнашалар.

Авыл мәктәбе бинасында урнашкан китапханәдә эшләүче китапханәче Алсу Әткәш кызы Симонова узган ел нәтиҗәләре буенча Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Уңышларга ирешкән китапханәче: ”Китапханә авыл җирлегендә бер мәдәни учак булып тора. Авыл халкын кызыксындырып, аларның ярдәмен тоеп, бердәмлектә эшләгәндә, уңышларга ирешеп була.

Авылдашларым китапханәдә газета-журналлар белән танышалар, яратып китап укучылар да бар. Чараларның күпчелеген мәктәп белән берлектә үткәрәбез. Мәктәп директоры Анжела Рифгатъ кызы Вабиевага рәхмәтләремне әйтер идем. Укытучылар да, мәктәп укучылары да чараларны үткәрүдә ярдәм итәләр. Ватанны саклаучылар көненә багышлап 22 нче февральдә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган һәйкәлгә, Чечен сугышында һәлак булган авылдашыбыз Дмитрий Федоровның якты истәлегенә куелган мемориаль такта янында авыл халкы һәм укучылар белән очрашып, чәчәкләр салдык. Читтә калмаган Егаер авылы халкына рәхмәтләремне юллыйм. План буенча саф һавада уздырган чараларда да алар теләп катнаштылар. Авыл халкы бер-берсен яхшы беләләр. Һәр гаиләдән Бөек Ватан сугышына китүчеләр булды, сугыштан кайтмаганнар да аз түгел. Яшь буын, мәктәп укучылары алар турында белеп үссеннәр иде. Патриотизм хисләрен тәрбияләгән чаралардан балаларның әтиләре белән төшкән фотосурәтләрен кулланып, күргәзмә оештырдык. Февраль аенда Сталинград сугышына багышланган, “Җиңелмәгән Ленинград” дип исемләнгән чаралар үтте. Бу темага китаплар күргәзмәсе, китапханә сәгатьләре үткәрдек. Китапханәгә мөмкин кадәр күп кеше йөрсен дип тырышабыз. Рус, татар газеталарыннан кызыклы яңалыклар белән дә таныштырып барам. Егаер авылы Сопрадан ике чакрым ераклыкта урнашкан. Төрле милләт халкы монда дус, тату яши. Китап яратучы дусларыбыз Фәүзия Азанова, Галия Мәхмүтова, Луиза Сабарова, Айшакә Янсуфинага; мәктәп укучылары - Роман Уразалиев, Ариана Аллоярова, Сафинә Янсуфина, Самирә һәм Салават Янсуфиннарга да рәхмәтләремне әйтәсем килә. Алар төрле мавыктыргыч чараларда актив катнашалар. Һәрвакыт мәктәп укытучылары, әти-әниләре дә ярдәмгә киләләр. Авыл балалары ихлас күңеллеләр, тырышлар, кызыксынучаннар. Анастасия Абдулина, Арина Иванова, Ангелина Иванова, Надежда Маркина – бу укучылар Ленинград блокадасы, Бөек Ватан сугышы темасына рәсем ясап, китапханәдә узган рәсемнәр бәйгесендә катнаштылар. “Җиңелмәгән Ленинград” квест–уеннарында катнашырга теләүчеләр дә күп булды. Китапханәгә 454 кеше язылса да, алар арасында сирәк һәм еш килүчеләре бар. 11-420 басмадан “Яңарыш”, Казаннан “Татарлар” газеталарына һәм “Сөембикә” журналына да язылдык. Китапханәдә 200гә якын татар телендә матур әдәбият бар. Файдалы, кызыклы мәгълүмат тупланган, рус телендә чыккан газета–журналларны да даими укып баручы укучыларыбыз бар”, - дип сөйләде Алсу ханым.

Авылда балалар, яшьләр тормышында мөһим, күркәм урын алып торган китапханәче хезмәте хөрмәткә лаек. Укучыларында китап укырга теләк уятырга, балаларны, мәкәп укучыларын кызыклы китаплар белән дус булырга өйрәткән Сопра авылы китапханәчесенә эшендә сүнмәс дәрт, яңа уңышлар телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836