Авыл көне - һәркем өчен бәйрәм

последние и лучшие новости искусства в мире

35-3Төмәннән 30 чакрым ераклыкта матур табигать кочагында Муллаш авылы урнашкан, ә янәшәсендә — зәңгәр күлләр. Муллашка кадәр юл бормалы, төз нарат агачлары буйлап бара. Авылга килеп керү белән мәчет манарасы кояшта ерактан балкып тора. Җирле хакимият мәгълүматларына караганда, Муллашта меңнән азрак кеше яши. Аларның яртысы - пенсионерлар.

Авылның барлыкка килүенең төгәл датасы юк. Бирегә, якынча 400 ел элек, күрше Шыкча авылыннан ике бертуган күчеп килгән. Дуван елгасы буенда наратлар арасында матур урында өй корганнар, балык тотканнар, ауга йөргәннәр.

Туганнарның берсе бу урыннан китәргә карар кыла, икенчесе, Муллаш исемлесе, моңа каршы килгән: «Нигә китәсең, монда алтын ага бит!» - дигән. Чыннан да, елгалар һәм күлләрдә чуртан, чабак һәм алабуга, шыртлака (ерш), хәтта чөгә (стерлядь) һәм ала балык (сиг) тотканнар. Күпмедер вакыттан соң бирегә башка авыллардан тагын берничә гаилә күчеп килә.

Топонимның тагын да гадиерәк версиясе бар: «мул» - төркичә бай, «аш» – ризык. Күргәнебезчә, моңа тарихи нигез бар.

23 июль көнне муллашлылар авылның 304 еллыгын билгеләп үттеләр. Муллаш - талантлы җитәкчеләр, укытучылар, артистлар, күпме сәләтле шәхес үстергән җир . Бу көнне иң изге сүзләр яраткан авылга һәм аның халкына багышланган иде. Муллаш авылы көненә багышланган чара тантаналы өлештән башланды. Авыл җирлеге башлыгы Таңсылу Хөсәенова кунакларны, халкын бәйрәм белән котлап, аеруча тырыш хезмәт куйган авылдашларын «Актив тормыш позициясе өчен» Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

«Иң күп укучы гаилә» номинациясендә ике гаилә билгеләнде: Сирачетдиновлар һәм Зөлбохаровлар гаиләләре.

«Ел гаиләсе» номинациясенә авылда яшәүче Зөлбохаровлар гаиләсе ия булды - авылның иң активлары алар. «Яхшылык бүләк итәм», «Ватан сакчысы», «Мәктәп медалистлары» тәбрикләнде һәм гадәти булмаган «Гади муллашлылар» номинациясе интернет челтәрендә елмаю һәм кәеф күтәренкелеге бүләк итүче кешеләргә кагылган иде.

Авыл көнендә, инде традициягә кергән, бәйрәмчә спорт чаралары узды. «Чәк-чәк» һәм «Җәйге эшләпә» бәйгеләре, «Могҗизалар кыры» интерактив уены, милли уеннар, кул көрәше һәм авыл җирлеге башлыгы кубогына мини-футбол буенча традицион турнир үтте. Авыл халкы бик теләп аркан тартуда, шахмат һәм шашка турнирында катнаштылар.

Интерактив һәм спорт мәйданчыклары, шулай ук барлык балалар белән яраткан аквагрим - чараның аерылгысыз өлеше.

35-4Саф һавада хәрәкәтчән милли уеннардан башка бер чара дә үтми. Алар, спорт кебек үк, тизлекне, чыдамлыкны, җитезлекне, игътибарлылыкны үстерә, уенчыларны спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итә. Капчык киеп, көянтә, йомырка белән йөгерү - гадәттәгечә, ел саен «Авыл көне» бәйрәмендә үткәрелә.

Муллаш авыл клубы коллективлары концерты һәм чакырылган артистлар - Луиза Сөрмәтова һәм Азат Азаматов бәйрәмнең йөзек кашы булдылар.

Бәйрәм программасы фейерверк белән тәмамланды. Муллаш озак еллар кешеләрне бәхетле йолдызлык астында саклый торган авыл дип ышанасы килә. Авыл чәчәк атсын, ә халыкка мул тормыш һәм гади кеше бәхете теләп калабыз.

Ләйлә МАДЬЯРОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума