#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Авыл укытучысы

последние и лучшие новости искусства в мире

40-11Без юллар сайламыйбыз, диләр, ә алар безне сайлыйлар. Авыл укытучысы хезмәтен утыз еллар элек башлангыч сыйныфлар укытучысы Рита Рябикова үз иткән.

Аның язмышы беренче карашка иң гади, әмма тирәнрәк күренсә дә, аның белән тирәнрәк аралашсаң гына алай түгеллегенә игътибар итәсең.

Ул 1951 елның сентябрендә Уки авылында, элеккеге фронтовик Чарулла Шәрипов һәм гади колхозчы Нәгыймә Сөләйман кызы гаиләсендә туа. Гаиләдә соңгы, дүртенче бала булган. Әтисе озак яшәмәгән - фронт яраларыннан вафат булган. Тормыш арбасын тарту әнисенә кала. Әмма ул рухын сындырмый. Бу гади хезмәт сөючән хатын-кыз барлык балаларына яхшы тәрбия һәм белем биргән, яхшы әни булган. Рәхмәт аңа!

Рита Чарулла кызы гомер буе Өге мәктәбендә эшләгән. Үз гомерен яраткан хезмәтенә багышлау өчен чын-чынлап риясыз, эш белән мавыгучы кеше булырга кирәк. Укытучы булу - аның кечкенәдән килгән хыялы. Кечкенә генә кыз «мәктәп-мәктәп” уйнарга бик яраткан, укытучыларына охшарга тырышып уенчык дәфтәрләренә бәяләр куйган, чын-чынлап дәфтәр тикшерергә хыялланган. Балачак хыялы тормышка аша: сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, яшь Рита Тубыл педагогия училищесына укырга керә, ә аны тәмамлап, авылга әнисе янына кайта.

Үзе әни булгач, өч кызы үсеп килгәндә, читтән торып Тубыл дәүләт педагогия институтын тәмамлый.

Мәктәп турында сүз барганда, гадәттә, беренче сентябрь, беренче мәктәп кыңгыравы, беренче укытучы искә алына. Рита Чарулла кызы күп санлы укучылары күңелендә зур хәрефле Укытучы булып саклана.

Ә үзе аларны искә алса, күзләрендә шаян очкыннар бии башлый. Кызыклы походлар, гадәти булмаган сәяхәтләр, экскурсияләр, учак янында пионер җырлары, дәресләр, сыйныф сәгатьләре, ачык чаралар - һәркайсы күз алдыннан уза. Әле хөрмәтле мөгаллимәгә күп еллар мәктәптә пионервожатый булып эшләргә, мәктәп драма түгәрәге алып барырга, сценарийлар язарга һәм костюмнар тегәргә туры килә.

Хезмәте өчен Рита Чарулла кызы Мактау грамоталары белән бүләкләнә, «Хезмәттәге казанышлары өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре, «Халык мәгарифе отличнигы» исеменә ия була.

Гаиләдә дә ул бик бәхетле кеше. Ире Зарип белән өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Олысы Гүзәл Тубыл шәһәрендә яши һәм эшли, ул - медицина хезмәткәре. Икенче кызы Гөлнара Тубыл дәүләт педагогия институтын тәмамлап, балалар бакчасында хезмәт итә. Кече кызлары Луиза да югары белемле педагог.

2020 елда Рита Чарулла кызы һәм Зарип Мифтаф улы Рябиковлар гаиләсен «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләделәр.

Лаеклы ялга чыккач, Рита Чарулла кызы урманга гөмбә, җиләк, чикләвек җыярга йөри, балык тотарга ярата. Аның тәрәзәсе астында матур чәчәкләр үсә, ә көзен ул үз бакчасыннан мул уңыш җыеп ала.

Шулай ук хөрмәтле укытучы җырларга һәм биергә ярата, алар ире белән күп еллар үзешчән сәнгатьтә катнашып киләләр. Авылда бер генә концерт та алардан башка узмый - ул баянда уйный, сәхнәдән татар һәм рус телләрендә матур җырлар, дәртле такмаклар, бию көйләре яңгырый.

Бу матур пар җиренә җиткереп эшли дә, ял да итәргә ярата!

Тынгысыз, актив һәм энергияле Рита Рябикова - авылда ветераннар советы рәисе, район иҗтимагый палатасы әгъзасы һәм озак еллар участок сайлау комиссиясен җитәкли. Авылдашларына да күңелсезләнергә ирек бирми, аэробика белән шөгыльләнү төркеме оештырган, сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмәләр үткәрә, җырлар өйрәнәләр, рецептлар һәм матурлык серләре белән уртаклашалар. Көн саен скандинавия йөреше белән шөгыльләнәләр.

Менә шундый ул безнең авыл укытучысы Рита Рябикова!

Тәкимә АЙНИТИМОВА, Уват районы, Өге авылы
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836