Авылның ихтирамлы кешесе

последние и лучшие новости искусства в мире

35-11Төмән районы, Винзили поселогында яшәүче Тәслимә Кочеткова 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул Башкортостанның Әлшәй районы, Әүрезтамак авылында туа, 9 балалы зур гаиләдә үсә. Бала чагы, яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә. Тәслимә апа бәләкәйдән үк бик тырыш, уңган, эшчән кыз була. Бик иртә эшкә тотына, әти-әнисенә, туганнарына ярдәм итә. Үзенең тырышлыгы белән сәүдә техникумында укып, диплом ала. Аннан соң юллама белән ул Винзили поселогына эшкә килә. Сату эшенә ул 39 ел гомерен бирә. Тырышып эшләгәне өчен аның бик күп бүләкләре, Мактау грамоталары бар. Тәслимә апа бик актив, безнең татар «Дуслык» клубының әгъзасы. Бик күп чараларда катнаша.

Быел, татар мәдәнияте көннәрендә, конкурста катнашты, аның бәйләгән, чиккән әйберләре өчен Рәхмәт кәгазе тапшырдылар.

Тәслимә апаның 2 улы, 7 оныгы бар. Аларны ул бик ярата, балалары, оныклары да аны бик яраталар. Тәмле ашлар пешереп, кош телләре, мантый, пылаулар белән сыйлый ул аларны.

Тәслимә апа инде күп еллар лаеклы ялда, хезмәт ветераны. Ире исән чакта бакча тоттылар. Хәзер дә саулыгы булмаса да, эшсез утырмый. Инде менә 20 ел үзе яшәгән подъезд кырында чәчәкләр үстерә, матурлыкны ярата. Башка кешеләр дә шушы матурлыкны күреп соклансыннар дип тырыша.

Тәслимә апа авылның ихтирамлы кешесе. Туган көне белән котларга бик күп кунаклар җыелды. Балалары, оныклары, ветераннар советыннан, «Дуслык» клубы әгъзалары килделәр.

Чәчәкләр, бик күп бүләкләр, юбилей медале, диплом тапшырдылар. «Дуслык» клубы әгъзалары - Флүз Кашаев һәм Винира Нигъмәтуллина башкаруында бик күп җырлар яңгырады.

Винира НИГЪМӘТУЛЛИНА
Төмән районы, Винзили поселогы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума