Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Авыр елларның шаһиты булган

последние и лучшие новости искусства в мире

31-4Түбән Тәүде районы, Киндерледә яшәүче тыл хезмәтчәне Мингаян Хантимер кызы Заһидуллина авылда иң өлкән кеше. Быел аңа апрель аенда 94 яшь тулды. Гасырга якын гомер. Мингаян апа үзенчәлекле сыйфатка ия хатын-кыз, ул электән үк татар китаплары, журнал-газеталар укырга ярата. Галимулла Хәбибулла улы белән акыллы, тырыш ике ул, бер кыз үстергәннәр. Бүгенге көндә Мингаян апа кызы Шәмсегаян Галимулла кызы тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Улы Рафил гаиләсе белән Киндерледә яши, әнисенең хәлен белергә еш киләләр. Улы Таһир Төмәндә тора, гаиләсе белән ял көннәрендә атна саен авылга кайта диярлек. Апаның тормышы бөтен, бала-оныклары кадер-хөрмәттән өзми.

Заһидуллиннарның йортлары авылда иң үрнәк өйләрнең берсе. Урамнан ук тәртипкә, матурлыкка, пөхтәлеккә карап хозурланасың. Бакча тулы чәчәк, аларның гүзәллеге күңелләрне ямьләндерә, күтәрә. Шәмсегаян апа бакчада гел нәрсәдер эшли: су сибә, утый, тырмалый...

Мингаян апа 1926 елда Киндерледә туып, 20 гасырның бөтен михнәтен, авырлыгын, шатлыклы елларын кичергән диярлек. Хәзерге буын өчен ул бербөтен тарих иясе, хәзинә.

Без йортларына барып аннан тормышы, хезмәте турында сорадык. Әниле-кызлы ачык йөз белән каршы алдылар. Мингаян апага карап хәйран калдык: бу яшьтә яшьләр көнләшерлек акыл белән үз аягыңда йөр әле! Беренче булып китаплар, газета-журналлар укыймы икәнлеген сорадык.

- Китаплар инде укымыйм, “Яңарыш” газетасын беренче көненнән яздырабыз. Күңелгә ятышлы, ансыз яшәп тә булмый. Һәр санын башыннан ахырынача укыйм, бөтен мәкаләләр ошый, - дип безгә өстәлдә яткан газетаның соңгы санын алып укып күрсәтте. Күзлексез укуына шаккаттык. Үзе мәзәкчән, сабыр, күп сөйләшми.

- Әтием – Хантимер, әнием – Миннебәнәт Татарстаннан (Рәчиядән) Себергә күченеп килгәннәр. Бөек Ватан сугышы башланганда әти инде карт иде, аны яуга алмадылар. 1920 елгы Мәхүпкамал, 1923 елгы Гайникамал, мин, 1930 елгы Гөлҗиһан - гаиләдә 4 кыз үстек. Гел кызлар булганга яклаучыбыз юк иде. Беренче сыйныфта Ямбайдан килгән укытучы Рәбига апа укытты. Кечкенә генә бинада белем алдык, 3 нче сыйныфта зурракка күчтек. 7 нче сыйныфкача шулай күченеп йөрдек. Мөгазәмә Айтумбитова, Хәдичә Нигъмәтҗанова, Маһирә Мәхмүтова, Сәүдәҗиһан Гыйльфанова, Шакирҗан Шагиәхмәтов бер класста укыдык. Кыткүлнең Әлфия Кәримова якын дустым иде. Безне Пермьнән килгән яшь укытучы Тайбә апа Гайнуллина укытты. Мәктәптә төшке ашны ашаттылар. Кыткүлдән, Турайдан, Бухариннан килгән укучылар туганнарында яшәделәр.

Сугыш чыкканда 15 яшьлек үсмерләр идек. Тормышның бөтен авырлыгы ныгып бетмәгән җилкәләребезгә төште. Җәен колхоз сыерларын кырга барып савабыз, сөт тулы чиләкләрне күтәреп кайтабыз. Генераторлы тракторларга “шакмак” кистек. Үгезгә җигелеп сабанга төштек. Хәзерге 14-15 яшьлек кызларның үгезгә җигелеп җир сөрүләрен күз алга китерә дә алмыйм. Кышын Ключи поселогына урман кисәргә йөрдек. Бер баракта - хатын-кызлар, икенчесендә ирләр яшәде. Ял көннәрендә сагынып җәяү өйгә кайтып китәбез. Сугышның иң зәһәр йөге 21 яшьлек Мәхүпкамал апага тиде инде. Ул 1958 елны Үзбәкстанга Ферганәгә китте, аннары Гөлҗиһан да апасы янына юл алды. Алар гомере буе анда яшәделәр.

Мин озак еллар терлек фермасында сыер саудым, бозаулар карадым. “Большевик” колхозы хәлләнә башлагач, хезмәт хакын түли башладылар. Җитәкче – Социалистик хезмәт Герое Поликарп Прокопьев гадел, намуслы кеше иде.

Үләнле күл авылы (Травный, Яңа Казанлы, хәзер ул юк) егете Галимулла Хәбибулла улы белән гаилә кордык. Үләнле күл - киң бер урамлы матур авыл иде. Кышын әтиләре балаларны чаналы ат белән әбиләренә кунакка алып бара иде.

Авылда суны елгадан ташыдык, 1965-1967 елларда гына коелар казый башладылар.

Хәтердә, 1965 ел тирәсе, мәктәпкә Казаннан күренекле язучылар, шагыйрьләр килделәр. Алар арасында Илдар Юзеев, Фатих Хөсни дә бар иде, күп китаплар сатып алдым, - дип сөйләде Мингаян Хантимер кызы.

Шәмсегаян апа безгә зур гаилә фотоальбомын китерде. Монда нинди генә фоторәсем юк: менә 70 нче елларда клуб янында авыл яшьләре төшкән. Демографик кризис аркасында аның кадәр кешене хәзер җыеп та булмый. Менә ниндидер ирләр җыены, алгы планда басып торучы сугыш ветераны Гаделша абый Сибгатуллин белән 5 яшьлек улы Илгизәрне таныдык. Бу – чама белән 1968-1969 еллардыр һәм башкасы. Рәсемнәр никадәр еллар үтүгә карамастан, яхшы сакланганнар. Шәмсегаян апа безгә ике фоторәсем бирде. Берсендә: икенче рәттә сулдан беренче – Мәхүпкамал апа, уртада – Галимулла абый, уңда - Мингаян апа. Икенче рәттә – Мингаян апаның әнисе Миннебәнәт апа оныгы Винарис белән, уңда – Гөлҗиһан апа төшкәннәр. Икенче рәсем уникаль, тарихи. Бу - 1938-1939 еллар тирәседер, чөнки Мингаян апа (дүртенче рәттә, уңнан өченче, такта янында) 5 нче сыйныфта укыганымда төштек диде. “ Укытучылар: Тайбә апа Гайнуллина (өченче рәттә, сулдан беренче), Людмила Николаевна (өченче рәттә, сулдан икенче), Хәдичә апа Гыйльманова (дүртенче рәттә, сулдан бишенче), Риза абый Салаватуллин (дүртенче рәттә, уңнан икенче), Габделхак абый Мотыйгуллин (дүртенче рәттә, сулдан беренче)” , - дип өстәде ул.

31-5Бу төрле сыйныфларда укыган балалар-ударниклар рәсемгә сугыш алдыннан төшкәннәр. Йөзләре шат, аларны берни борчымый, бәхетле балачак, тынычлык. Алда нинди куркыныч, канкойгыч, вәхшәтле, коточкыч зур Бөек Ватан сугышы башланачагын әлегә белмиләр. Күпләре әтисез, абыйсыз, якын кешеләрсез калачак, кайберләре сугышны кичеп чыгачак. Мәсәлән, Зиннәтҗан абый Әхтәриев (өченче рәттә, өченче) сугышта Сталинград янында юкка чыккан Ишимда оешкан 229 нчы укчы дивизиядә сугышкан, әтисе сугыштан кайтмый. Гыйззәт абый Нотфуллин (беренче рәттә, сулда) фронтка барып өлгерми, чөнки сугыш тәмамлана, әтисе яуда хәбәрсез югала. Укытучы Тайбә апаның тормыш иптәше Нәбиулла абый да укытучы була. Фашистларга әсирлеккә эләгә, качып партизаннарга чыга, исән кала.

Тырыш хезмәте, кешелеклелеге, гадилеге белән авылдашлары арасында зур хөрмәт казанган Мингаян апа Заһидуллинага сәламәтлек, тыныч картлык телибез. Аллаһы Тәгалә алдагы туган көннәрен дә билгеләп үтәргә насыйп итсен.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА
.(Фотолар архивтан).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836