#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Авыр югалту...

последние и лучшие новости искусства в мире

3-9Искиткеч кызыклы, якты вакыйгалар белән тулы, шул ук вакытта авырлыклардан мәхрүм ителмәгән тормыш кичерде әтием - Рәшит Сәлим улы Юмачиков. Инженер-конструктор, чаңгы ярышлары буенча спорт мастерлыгына кандидат, бокс буенча тренер, бакчачы, умартачы үзенең 69 яшендә хезмәттәшләренең, дусларының һәм туганнарының тирән ихтирамын казанып өлгергән иде.

Әтием тумышы белән Тубыл районының Алга авылыннан иде. Әнисе - укытучы, әтисе - III дәрәҗә “Дан” ордены һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән Бөек Ватан сугышы ветераны. Армия хезмәтеннән соң ул физкультура факультетына укырга керә. Ләкин балачактан конструкцияләү белән мавыккан, төгәл фәннәргә омтылган булу сәбәпле, хыялына хыянәт итмәскә тырышып, Төмән индустриаль институтында укуны якынрак күрә һәм инженер-конструктор белгечлеге алып чыга. Шуннан бирле аның көчле, кызыклы һәм халыкка зур файда китергән эшчәнлеге башлана. Ул язган фәнни мәкаләләр “Нефть. Газ. Яңалыклар” журналында бастырыла бара. Ул җитәкләгән компания эшлекле даирәләрдә танылу алып, Төмән технопаркының резиденты була. Әтиемнең нефть промыселы җиһазлары буенча уйлап табуларга патентлары күп булды. Мәсәлән, нефть чыгару скважинасында насос кабул итүдә механик катнашмалардан чистарту җайланмалары аркасында насосларның хезмәт итү вакыты берничә тапкырга артты. Аның иң уңышлы уйлап тапкан әйбере - “Үз-үзен чистартучы скважина фильтры”н (ФССЮ) киң кулланылышка чыгару буенча “ИНЖЕНИ” фирмасы инде берничә ел шөгыльләнә. Скважиналар фильтрларының төрле модификацияләре бар – шланг насослары, электр насослары өчен. ФССЮ фильтрлары «Татнефть», шулай ук Азәрбайҗанның нефть промыселларында киң файдаланыла. 2015 елда Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды тарафыннан уздырылган «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» конкурсы лауреаты булды. «Сколково» фондының махсус номинациясендә машина төзелеше өлкәсендә инновацион проектлар конкурсында җиңүче дә ул. Шулай ук “GenerationS-2015 технологик стартаплар федераль акселераторы финалисты.

Әнием Сафия Адәм кызы белән ул Төмәндә узган нефть-газ форумында катнашып, ФССЮ презентациясен һәм бизнес-партнерлар белән очрашулар үткәрәләр. Яңа фильтрлар җитештерү һәм сынау буенча грантлар алу өчен документлар әзерлиләр. Улы Руслан белән Төмән өлкәсенең төньягына һәм Татарстанга, скважинага фильтрлар урнаштыру һәм аларны эксплуатацияләү, фильтрларны тәҗрибә-промысел сынауларына тапшыру өчен хезмәт командировкаларына бардылар. Бергәләшеп фильтрларны экспортлау мәсьәләсе буенча Төмән өлкәсе Сәүдә-сәнәгать палатасы белән хезмәттәшлек иттек.

Буш вакытларын әтием файдалы итеп үткәрде – хатыны, ике баласы һәм өч оныгы бергә дачада эшләп, бергәләшеп ял иттек. Ул кунакларга һәрвакыт шат булды, алар белән паркка, урманга җиләк-җимеш, гөмбә, балык тотарга, шугалакка, тауга, музейга барырга, аларны үз участогында үстерелгән җиләк-җимеш, яшелчә белән сыйларга әзер иде.

Әтиемнең киләчәккә планнары шулкадәр күп иде әле. Ул оныгын яшьлектә өйрәнгән столяр эшенә өйрәтергә уйлады. Үзгәртеп кору чорында, кибетләрдә тауар булмаган вакытларда әтием миңа агачтан төрле бизәкләр төшереп, балалар җиһазы комплектын ясады, ә соңрак абыем белән дача йортын төзеделәр. Оныклары Ева белән Янаның һәр кечкенә казанышларына һәм уңышларына сөенде, аларга акыллы киңәшләрен бирде, кешеләр белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыра белүе белән уртаклашты.

Әтине барысы да мәрхәмәтле, ярдәмчел, позитив һәм төрле яктан белемле интеллигент кеше буларак истә калдырырлар.

Өзелеп яраткан әтиебезнең рухы шат, иманы юлдаш, урыны җәннәттә булсын!

Әлфия ДӘҮЛИЕВА, Төмән шәһәре.
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836