#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Авыл бәйрәме – Сабантуй!

последние и лучшие новости искусства в мире

32-7“Яшәр өчен бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечегә,

Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

Туган ягы кирәк кешегә.”

                                                    Фәнис Яруллин.

Архив материалларына караганда, 100 елга якын тарихы булган Түбән Тәүде районы, Кыткүл авылында авылдашлар, классташлар, чордашлар, кардәшләр белән очрашу бәйрәме узды.

Сабан туе – татар халкының гасырлар буена яшәгән гореф-гадәтләрен, йолаларын, халкыбызның рухи байлыгын саклап килгән күркәм милли бәйрәме. Нәкъ менә шушы кагыйдәләрне күздә тотып, Кыткүлдә дә авыл бәйрәме – Сабантуй оештырылды.

Кыткүлдә ХХ гасыр башында Татарстаннан күчеп килгән халык төпләнгән. Заманында иген кырларында икмәк чәчеп-урып, терлек асрап, сугыш елларында балык артеле, алма бакчасы булган, шаулап торган авылда хәзерге вакытта кыш көне җиде генә төтен булса, җәй айларында балаларына кышларга китүчеләр, бакча үстерергә кайтучылар белән беркүпме җыелалар.

Кыткүл авылында соңгы елларда краудфандинг (инглиз теленнән кергән сүз - «народное финансирование») юлы белән җыелган финансларга уздырылган Картлар көне, Җиңү бәйрәменә – Сабантуй да өстәлде.Кемнәрдер бу ысул белән акча җыеп, кино төшерсә, музыкаль альбомнар чыгарса, безнең авыл халкы аралашу, очрашу мәҗлесләре оештыра.

Дөнья буйлап, авыл, район, өлкә, федераль Сабантуйлар уза. Безнең авылда да әүвәлге заманнарны искә төшереп Дания Плеханова (Садыйкова) һәм Риваль Кәримов инициативасы буенча икенче ел зур бәйрәм оештырылды.

Сабантуйның традициясе буенча, иртән гармун уйнап, һәр өй янында туктап, җырлап-биеп бүләкләр җыю булды бәйрәмнең башы.

Милли чараны ачып җибәрү өчен Киндерле авылы мәчете мулласы Сәлимҗан хәзрәт Самадовның хәер-фатихасын алып, авылыбыз егете – эшмәкәр Ринат Насыровның матур теләкләре белән башланды бәйрәм.

Бәйрәмгә Киндерле мәктәбененең хөрмәткә лаеклы укытучылары да чакырылган иде: Мөнирә Шәмсетдинова, Фәридә Юсупова апаларның, Фәһим абый Хәмидуллинның чыгышлары бәйрәм кунакларының байтагын мәктәп елларына алып кайтты. Заманында Кыткүлдә башлангыч мәктәп кенә булганлыктан, барчабыз да Киндерле урта мәктәбендә укыдык. “Киндерле кичләре” ансамбле җыр-биюләре белән бәйрәмгә ямь өстәделәр. Рузалия апа Самарханова мәзәк сөйләп халыкны көлдерсә, Фәния апа Заһидуллина шундый сәнгатьле итеп яттан сөйләгәнендә күпләрнең күзләренә яшь килде.

Мәйданда Сабан туеның традицион уеннары узды. Чүлмәк вату, бүләкләрне күз бәйләп кисү, капчык киеп, сулы чиләк-көянтә белән йөгерү, аркан тарту, баганага менү, бүрәнәдә капчык белән сугышу, кашыкка йомырка куеп йөгерү һәм башка уеннарда олысы-кечесе, кызлар-егетләр катнаштылар.

Уеннарны уздыручылар Ренат Гайсин һәм Люция Гильфанова күзеннән беркем дә читтә калмады. Уеннарда бала-чагалар гына түгел, яшь егетләр һәм кызлар, ир-атлар һәм хатын-кызлар да катнашты. Һәм инде балалар өчен иң шатлыклысы - беркем дә бүләксез кайтып китмәде.

Бәйрәм, татар халкының милли ризыклары – чәк-чәкле, кортлы, пылаулы, мул корылган чәй өстәлләре артында, уен-көлке, җыр-бию белән үрелеп, кичкә кадәр дәвам итте. Кичке уенга да халык көттермичә җыелды. Учак ягып авылыбыз күленең табаннарыннан уха, сарык итеннән шулпа өлгерде. Кемдер 80 нче еллардагы татар җырларын искә төшерде, кемдер парлы биюдә катнашты, яшь вакытларны искә алып волейбол да һәм башка уеннар уйналды.

Кыскасы, бәйрәм бала-чагалар өчен генә түгел, хәтта зурлар, олылыр өчен дә искиткеч мизгелләр, шатлыклар алып килде.

Бу чарага һәркем үз өлешен кертте, беркем дә читтә калмады, ә инде төп оештыручылар: Р.Кәримов, Д.Плеханова, Р.Гайсин, Ф.Булатова булдылар.

Туган як, туган җир, туган авыл - һәркем өчен изге, кадерле ул, шуның өчен урбанизация, глобализация шаукымына карамыйча, авылыбыз яшәячәк, чөнки буыннар чылбыры өзелмәгән, киләчәктә дә шундый матур бәйрәмнәр булыр, дигән өметтә калабыз.

Гөлшат ГАЛЯМОВА, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836