#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Авыл музее юбилее

последние и лучшие новости искусства в мире

22-7Апрель ахырында Сәел авылы мәктәбе бинасында мәктәп-авыл музееның 30 еллык юбилей кичәсе үтте. Моннан 30 ел элек бу эшне мәктәп директоры Мирсат Әбделхак улы Латыйпов кушуынча рус тел укытучысы Мөнҗия апа Хәсәнова башлап жибәрә, соңыннан бу эшне яшь укытучылар башкаралар. Ә хәзерге көндә бу вазифаны үз теләге белән тырышып-тырышып ветеран укытучы Гөлсинә Әхмәтулла кызы Газизова алып бара. Гөлсинә апа табигатьнең иң матур җирендә - Сәел авылында туып-үскән.

Кечкенәдән авылын, туган җирен бик ярата, Исәт 8 еллык мәктәбен тәмамлагач, төрле эшләрдә эшләп карый, ләкин күңелен балалар дөньясы, мәктәп тарта... Һәм ул 1975нче елда Омск индустриаль-педагогия техникумын тәмамлап, туган мәктәбенә сызу, рәсем дәресләре укытучысы булып эшләргә кайта һәм интернатта тәрбияче була. Рәсем дәресләрендә ул балаларда табигатькә соклану уята, рәсем ясау техникасына өйрәтә, тәрбияче буларак һәрбер баланың күңеленә ачкыч таба белде, хәлен сорашып киңәш бирде. 1980-1994 нче елларда Урай шәһәр мәктәбендә балаларга белем бирә. Сәел авылында урта мәктәп ачылгач, гаиләсе белән туган якка кайтып, мәктәптә рус теле дәресләрен укыта башлый. Гөлсинә апа бөтен күңелен биреп эшкә керешә. Шул ук вакытта “Яңарыш” туган якны өйрәнү түгәрәген да алып бара. Биредә ул укучылар белән сугыш ветераннары, мәктәп тормышы, колхоз-совхоз эшчеләре турында альбомнар төзиләр, авыл тарихын, фольклорын жыялар. Картлардан авыл тарихын сөйләтеп язып баралар. Элекке йорт жиһазларын, татар халкының киемнәрен, йолаларын җыеп туплыйлар. Ике бүлмәдән торган музейның берсендә 19 гасыр хатын-кызлары кигән киемнәр, туй күлмәге, кияү билбавы, өй җиһазлары куелган. Ә икенче бүлмә авыл, мәктәп, колхоз-совхоз, пионер-комсомол, сугыш ветераннары, яшь ил сакчылары, авылдашларның фотосурәтләре белән тупланган. Барысы турында Гөлсинә апа бик кызыклы итеп сөйләп бирә. Юбилейга килгән кунаклар музейның һәрбер экспонатына сокланып, тарихын тыңлап рәхмәтле булдылар. 2000 нче елдан Гөлсинә апа Сәел күле буенда профессор А.Ткачев җитәкчелегендә үтә торган археологик казынуларда катнаша. 2008 нче елда ул беткән авыллар темасы буенча Терсәк, Мөслим авылларының тарихын торгызуда үз өлешен кертә. Тынгысыз җанлы Гөлсинә апа үзенең көчен, белемен, татар хакының гореф-гадәтләрен, йола-кануннарын, телен саклап музей аша халыкка тапшыра. Шул актив эшләре өчен ул 30га якын Мактау кәгазе, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Монда район хакимияте, хәтта өлкә губернаторы В.Якушев исеменнән дә Мактау хатлары бар. Тормыш иптәше Сабирчан абый белән бер егет үстерделәр. Егетләре төньяк шәһәрендә эшли. Газизовлар матур итеп йорт салганнар, аллы-гөлле чәчәкләр, яшелчәләр үстереп, дус- тату булып авыл тормышында актив катнашып яшиләр.

А.КАДЫРОВА, Ялутор районы, Исәт авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836