#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Авылларда халык иҗаты байлыгы

последние и лучшие новости искусства в мире

5-7Тубыл районында татар мәдәнияте көннәре январь аенда башланды. Бәйрәм чараларын район мәдәният үзәге очрашулар, концертлар, остаханәләр, яшьләр өчен ял кичәләрен оештырып, үзәк артистларының чыгышлары белән бизәп башлап җибәрде. Якташларыбызның күңелләрен күтәргән бәйрәм көннәре Вәчир, Ләчек, Ләңче, Лаемтамак, Күкрәнде, Тәпкен, Янгутум, Хуҗайлан, Тубылтора, Байгара авылларында үткәрелә.

Мондый чараларда ел саен катнашучы танылган җырчылар Нурхәят Шаһбанова, Светлана Костина: ”Элекке еллар белән чагыштырып әйткәндә, без күп үзгәрешләр күрәбез. Хәзер авылларга яхшы, өр-яңа «Газель» машиналарда барабыз. Костюмнарыбыз яңартылып тора. Иҗади хезмәт итү өчен шартлар да яхшы якка үзгәрде.

Музыкаль аппаратура, җырчыларыбызның, биючеләребезнең осталыклары сокланып, горурланып сөйләрлек. Ел дәвамында алар төрле бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулап, чыгышларын авыл тамашачылары игътибарына да тәкъдим итәләр,” - дип сөйләделәр.

Быел бу җырчыларга Тубыл районының 90 еллык юбилее уңаеннан “Районның хөрмәтле гражданнары” исеме бирелде, аларга таныклыклар тапшырылды. Күп еллар мәдәният өлкәсендә хезмәт иткән Нурхәят Нургали кызы мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, Светлана Костина “Яхшы эшләр өчен” билгесе белән бүләкләнгән коллегаларыбыз. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, телен саклап калуда зур өлеш керткән Нурхәят Нургали кызы: ”Без Тубылның сәнгать һәм мәдәният техникумын тәмамлап, бу юнәлешкә тугры булып кырык елдан артык эшлибез. Светлана Ивановна белән ике телдә дә җырлыйбыз. Ул “Сарман”, ”Оныттың бугай,” “Ялгыз агач” дигән җырларны яратып башкара. Авыл халкы, өлкән яшьтәгеләр халык җырларын яратып тыңлыйлар. Уңышларга ирешүебездә коллективыбызның, җитәкчебез Римма Бизинаның керткән өлеше зур. Татар мәдәнияте көннәре - авылларда яшәүче, хезмәт итүче якташларыбызның иҗатына бәя бирү дә, уңышлар белән уртаклашу чарасы да. Вәчир авылы клубына җыелган тамашачыларны районыбызның мәдәният, яшьләр, спорт юнәлеше бүлеге башлыгы Анатолий Зырянов котлады, рәхмәт хатларын тапшырды. Концерт программасында Прииртышский клубыннан Маннура Назырова, Лайтамактан Шаһинур, Вилдан Маметгалиевлар башкаруында җырлар, Вәчир авылыннан Рузилә Хисаметдинова башкаруында җирле шагыйрә Галия Абайдуллина иҗат иткән шигыре яңгырады. Үзешчән артистлар Вахисә Айдуллина, Арифулла Тимергалиев, Римма Янгучина, Кафия Айдуллина, Мөхрисә Айдуллина дипломнар белән бүләкләнделәр. Авыл халкы концерт карап, моңлы җырлар тыңлап, аралашып, фикерләр белән уртаклашып ял иттеләр”, - диде.

Халык иҗаты байлыгы, матурлыгы белән таныштырган татар мәдәнияте көннәрендә һәр авыл халкы кунакчыллыгын күрсәткән, килгән җырчыларны ачык йөз белән каршы алганнар. Тубыл районында татар мәдәнияте көннәре Надцы авылында тантаналы рәвештә ябылачак.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836