#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Авылыбызга “Дуслык” килде

последние и лучшие новости искусства в мире

Муллаш авылы мәдәният йортында ”Дуслык” халык җыр  ансамбленең концертын карадык. Җитәкчеләре – Хәким абый Мирхәйдәров Әсмабикә апа белән безнең авыл халкына якын туганнар кебек булып калганнар. Залда бер буш урын да юк иде. Бөтен коллектив матур костюмнарда, араларында бер ир кеше, үзенең тавышы шундый моңлы, авыл халкына бик ошады. Бу коллектив татар халык җырларын, Рөстәм Русин язган җырларны да башкарды.

Гөлсем апаның ялгыз җырлавы, апалы-сеңелле Әлфирә Әйтбаева һәм Әнисә Рамазанова башкарган җырлар бигрәк тә тамашачыларны сөендерде. Бу ансамбльдә безнең авылда туып-үскән Зөлфирә белән Мөхәррәмә Арслановалар да җыр башкаргач, тамашачылар аларны да алкышларга күмделәр. Без шулай ук җыр да, бию дә яратабыз. Әсмабикә апа баянда үзе төрле көйләр башкарды. Менә инде киләсе 2018 елда бу ансамбльгә 30 ел тулуын Хәким абый белдереп китте. Бу зур юбилейда да очрашырга Аллам насыйп итсен. Күп вакытлар мәдәният йортында, зур хөрмәткә лаек булган ветеран Тимербикә апа Нәҗметдинова, мәчет имамы Хәмзә абый Нурмөхәммәтов һәм авыл активисты Нурия Юсупова чын күңелдән рәхмәтләрен белдерделәр. Бу коллективка зур уңышлар, сәламәтлек, озын гомер, татулык телибез. Киләчәктә дә аларны үзебездә күрергә язсын.

Мәръям ЗӨЛБОХАРОВА, Төмән районы, Муллаш авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836