#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Авылыбызның тагын бер йолдызы сүнде

последние и лучшие новости искусства в мире

37-8Түбән Тәүде районының Икенче Казан (Вторая Казанка) авылы июль аеның матур бер көнендә үзенең сөекле улы, 82 яшен тутырып килгән Илдус Җаббаров белән мәңгелеккә хушлашты.

Аның якты дөньяны ташлап китүенә 16 сентябрьдә 40 көн тула, ә югалту хәсрәтеннән йөрәкләр сыкраудан туктамый, озак әрнер әле күңелләребез.

Узган гасырның башында Столыпин аграр реформасы чакыруы буенча Россиянең Идел буйларыннан Себернең иксез-чиксез җирләрен үзләштеререргә дип килгән бабайларыбыз 1911 елда нигез салган авыл бу. Нәсел тамырлары җиргә тирән үтеп керергә өлгермәгән булса да, аларның алтынчы-җиденче буыны үсеп килә инде.

Авыл үз йөзен җитлектереп өлгерде һәм аның кешеләре авыл йөзенә кызыллык китермәде. Шатлыкларын да, кайгы-хәсртләрен дә, тарихи ватанын сагыну сагышларын да җыр-моң аша чыгарып күңелен юатты авыл халкы, динне, гореф-гадәтләрне саклап, җырлап яшәде.

Артык зур булмаган шушы авыл төбәгебездә үзе бер якты мәгърифәт учагы булды, дип әйтсәк, һич артык булмас, чөнки аның рухи-мәдәни нигезе нык булды, ул җәмгыятькә күп еллар дәвамында дин, туган тел, милли мәдәниятебез сагында торган шәхесләр бирде, шуның белән төбәк үсешенә үзеннән саллы өлеш кертте.

Укытучы, туган тел остасы, киң эрудицияле оста лектор, җәмәгать эшлеклесе, җылы, киң күңелле, мәзәкчел шәхес Илдус Фәтхелислам улы Җаббаровны бакыйлыкка озатып калырга бик күп кеше килгән иде. Әнә Түбән Тәүдедә район мәгариф бүлеге белән күп еллар җитәкчелек иткән Иван Андреев, данлыклы авыл хуҗалыгы хезмәткәре, мәрхүм белән кулга-кул тотынышып эшләгән элекке “Бухтальский” совхозы директоры Мәҗит Бикмуллин. Менә аның белән шушы авыл мәктәбендә гомере буе иңгә-иң торып хезмәт иткән урыс теле укытучысы Нәркәс Нәбиуллина. Әнә Илдусның күпсанлы укучылары... Алар арасында Галимҗан хәзрәт Бикмуллин да бар.

Илдус Җаббаров турында авыл тарихыннан аерым сүз әйтеп булмый. Безнең бабайлар 1919 елда ике катлы зур мәһабәт мәчет торгызганнар, Казаннан указной мулла Тимерша хәзрәтне китергәннәр, ул мәдрәсә ачкан. Шул мәдрәсәдә белем алып калган буын кешеләре Ватан сугышына кадәр үк дин кысылган хәвефле елларда төбәгебезнең төрле почмакларында иман сагында булганнар, сугыштан соң Төмән шәһәрендә, бер-берсен алмаштырып, халык тарафыннан сайланган муллалар булып тордылар алар.

Сүз уңаеннан, Тимерша хәзрәтнең улы Хөсәен Ильясовка әтисендә алып өлгергән дини белеме, күңеленең иманлы рухи- әхлакый хәзинәсе заманында совет укытучысы булып дан казанырга, татар педагогия училищесы белән җитәкчелек итеп, аны төбәкнең иң якты мәгърифәт учагына әверелдерергә ярдәм итми калмагандыр.

Икенче Казан авылының Рәхмәтулла-суфи оныгы Галимҗан Бикмуллин 1986 нчы елда Бохара мәдрәсәсен тәмамлап кайткач, Тимерша шәкерте, олы яшенә җиткән Газиз Моталлапов Төмәндә дин эшләре белән җитәкчелекне аңа тапшырды. Галимҗан хәзрәт Бикмуллин үзе оештырган өлкә мөселманнары Диния нәзарәте белән 30 елга якын җитәкчелек итте, Төмәндә Җәмигъ мәчете, авылларда 26 мәчет төзетте.

Илдус Җаббаровның икенче укучысы Фәрит Хәкимов үзгәртеп-кору еллары башлану белән милли үсеш хәрәкәтенә беренчеләрдән булып килеп керде, өлкә татар мәдәнияте үзәге оештырып, аның данын өлкә чикләреннән еракларга танытып өлгерде, хәзер дә ул милли үсеш хәрәкәтенең үзәгендә.

Бу авыл кешеләренең кайсының гына исемен атама, алар иманлы, намуслы, хезмәттә тырыш булулары белән дан казандылар, алар өчен дин, туган тел, милли гореф-гадәтләр укытучыларының гыйлемлелеге, аларның рухи байлыгы нигезендә аерылгысыз бербөтен хәзинәгә әверелеп, буыннардан-буыннарга юл күрсәткече булып килде.

Казан авылының югары рухи-әхлакый халәтен булдыру, дистәләгән буын балаларын тәрбияләп якты тормыш юлына бастыру эшендә Җаббаровлар укытучылар династиясенең роле шактый зур булды. Аларның Себердәге башлангычы, шушы авылда татар телен укытып, төбәк татар укытучылары арасында бердәнбер булып Ленин орденына лаек булган Фәтхелислам Җаббаров Себернең күркәм бер мәгърифәтчесе иде. Аның кызлары Наилә белән Рауза, улы Илдус Җаббаровлар, кайсылары кыска вакыт аралыгында, кайсылары гомерләре буе, авыл мәгарифе күгендә якты йолдыз булып балкыдылар.

Фәтхелислам абзый Казан губернасының Буа өязе Чәчкаб авылында туып үскән, Буа мәдрәсәсендә дини белем алган. Совет хөкүмәте урнашканнан соң, укытучылар курсларын тәмамлагач, Себердә татар мәктәпләре ачу эшенә Урал аръягына, Төмән якларына юллама белән җибәрелгән. Берничә ел мәктәпләр ачып хезмәт итеп алганнан соң, гаиләсе белән Салаер авылына (Төмән районы), соңрак Свердлау өлкәсенә караган Тәгән авылына күчерелгән ул, анда 8 ел эшләгәннән соң, 30 нчы еллар башында яңадан Төмән өлкәсенең Урманбаш авылына (элекке Велижан, хәзер Түбән Тәүде районы) кайтарылган. Туган илдә кавышкан җәмәгате Сатира апа белән алар 4 бала дөньяга китереп үстерәләр.

1944-45 нче уку елы башланыр алдыннан Җаббаровлар гаиләсен 7 еллык мәктәп ачылган Казан авылына күчерәләр. Кешегә игътибарлы, мәрхәмәтле, һәръяктан гыйлемле, гаҗәеп күркәм холыклы зыялы укытучыны шушы төбәктә олы хөрмәт йөзеннән Мөгаллим абый дип атыйлар иде, аңа үз исеме белән эндәшкән кеше аз булгандыр. Фәтхелислам абыйның балалары да хезмәт юлларын аның эзләреннән башлап җибәрделәр. Олы кызы Наилә апа икееллык педагогия институтын тәмамлап, биология укытты, соңрак авыл китапханәсе белән җитәкчелек итте. Казан авылы кешеләренең телгә оста булуларында аның өлеше гаять зур булгандыр. Аның ярдәмендә авыл кешеләре, эшкә батыр, моңга бай, җырга оста булулары өстенә китап күп укулары белән дә дан тоттылар. Авыл кешеләрендә Наилә апа китапка мәхәббәт тәрбияли алды, ул исән булганда китапханә сукмагын үлән басмады, ул үткәргән кызыклы очрашулар, төрле темаларга әңгәмәләр, фикер алышулар авыл хәтерендә саклана. Авыл кешеләренең олысына, яшенә киңәшче Наилә апаның гомере генә кыска булды. Авыл халкын сагышта, ире Ибраһим Вавинны (ул да вафат инде) 5 бала белән калдырып, 50 яшен дә тутырмый рак авыруыннан бик иртә китте ул дөньядан.

Җаббаровларның икенче кызлары Рауза апа Тубыл татар педагогия училищесында белем алып, күрше Мүллин авылында (хәзер юк инде ул авыл) балалар укытты. Язмыш юллары Казанга алып китте аны. Анда тылсымлы китап дөньясына барып керде ул, зыялы гаиләдә үскән кыз читтән торып Ленинград мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлады. Озын хезмәт юлын Казанның Бауман урамындагы төп китап кибетендә тауар ташучы вазифасында хезмәт итеп тәмамлады. Казан авылын да китаплы итте ул, китапханәгә һәм мәктәпкә үзе эшләгән кибетнең “Китап – почта белән” бүлегеннән посылка-посылка китаплар озатып, дәреслекләр белән дә тәэмин итеп торды. Рауза апа үзенә тартып торган сөйкемле зат иде. Аның көләч йөзеннән бөркелеп торган нурлар белән яктыртылган эш бүлмәсенә олпат татар язучыларының кереп озаклап аралашып-сөйләшеп утырулары минем өчен дә якты истәлекләр булып калды.

Фәтхелислам абыйның кече улы Илдарны да, Наилә апа вафат булгач, аның 8 нче сыйныфны тәмамлаган гына кызы Әлфирәне дә үз янына алды Рауза апа, аларның икесен дә Казан авиация институтында укытып чыгарды.

Илдус Тубыл педагогия училищесын, соңрак читтән торып Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлап, татар телен һәм әдәбиятын укытты. Ленин юллары буйлап, Каһарман шәһәрләргә, Казанга сәяхәт кылып, укучыларына дөнья күрсәтте, гомерен киң карашлы, милли җанлы, югары әхлаклы шәхесләр тәрбияләүгә багышлады, күп еллар дәвамында мәктәп белән җитәкчелек итте. Аның төрле темаларга булган әңгәмәләрен, докладларын әле дә сагынып: “Бернинди кәгазьләргә карамыйча, катлаулы дөнья хәлләре турында да аңлаешлы итеп, өзлексез су агышына охшатып сөйли белә иде ул”, - дип искә ала авыл халкы. Фәрит Хәкимов та мәктәп еллары истәлекләрен яңартты: “Хатын-кызлардан торган укытучылар коллективында ир-зат Илдус абыйның булуы безнең өчен зур бәхет булды. Кичләрен ул алып барган фототүгәрәк тылсымлы дөнья иде. Һәр баланы ул заман фотоаппаратларында фотога төшерергә өйрәтте. Ә инде аның әдәбият дәресләрендә без тын да алмый утыра идек. Ул шигырьләрне яттан, әдәби әсәрләрдән өзекләрне шулкадәр сәнгатьле итеп сөйли, укый иде ки, без, “тагын, тагын укыгыз, тагын сөйләгез әле”, дип ялвара идек, дәрес тәмамланганын белми дә кала идек. Туган телгә аның дәресләрендә күңелгә сеңеп калган мәхәббәт хисе гомерлек юлдашыбыз булды”.

Иван Никифор улы Андреев: “Илдус Җаббаров җитәкчелек иткәндә Казан авылы мәктәбе гөрләп торды, җиһазлар белән тәэмин ителүе, чисталыгы, җылылыгы сүз тидерерлек булмады”, - дип искә алды.

Өлкә татар теле укытучылары белән тәҗрибә уртаклашуда да, өлкә укытучылар белемен күтәрү институтының милли мәктәпләр кабинеты каршында оешкан милли мәктәпләр Шурасы эшчәнлегендә дә актив катнашты Илдус Фәтхелислам улы. Мәктәп һәм авыл тормышын, клуб эшчәнлеген үзенең ялкынлы дәртле, төпле фикер-киңәшләре, көр күңеле, мәзәк сүзе белән өретелгән әңгәмәләре белән яктыртып, бизәп торган чын мәгърифәтче иде И.Җаббаров. “Бер кешегә дә авыр сүз әйткәне, начарлык эшләгәне булмаган якты шәхес иде Илдус”, - дип уртаклаштылар авыл өлкәннәре дә.

Илдусның хәләл җефете Зөлфия - авылның чибәр, моңга бай, уңган кызы, совхоз сыерларын савып дан казанып кына калмады, сәнгать төркеменең җырчысы буларак, район татарларын моңлы җырлары белән ләззәтләндерде. Авылга килеп киткән һәр түрә, һәр вәкил, кунак, я артистлар директор йортында ашап-эчеп, ял итми узып китми иде. Зөлфиянең тәмле ризыкларын, өчпочмак-бәлешләрен һаман да сагынып искә ала алар. Авылда иң беренчеләрдән булып намазга Зөлфия басты. Ике уллары, бер кызлары, алардан туган 8 оныкларына кадерле әби-бабай, нык рухи терәк булып тордылар Илдус белән Зөлфия, тик Зөлфия ул терәк баганасының ялгыз канаты булып калды. Оныкларын хәсрәт эчендә калдырып китеп барды бабалары Илдус Фәтхелислам улы. Оныгы Гүзәлнең күз яшьләренә буылып: “Без бәхетле идек, ике бабаебыз бар иде, хәзер берсе генә калды. Авылга кайтып төшсәк, капкадан елмаеп, шатлыгыннан гөрләп-сөенеп: “И-и-и! “ дип кочагына алмас инде Илдус бабаебыз”, - дип әрнеп җылаулары истән чыкмас инде.

Хәләл җефетенең, балаларының, оныкларының, барлык авылдашларының, дусларының күңелендә мәңге сакланыр Казан авылы йолдызларының берсе булган Илдус Фәтхелислам улы Җаббаровның якты истәлеге. Авылда аның якты эзләре җуелмас.

Аллаһы Тәгалә урыныңны җәннәт түрләрендә насыйп итсен иде, кадерле туганыбыз, дустыбыз!

Бибинур САБИРОВА, төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836