Материалы

Якын күрде, үз итте

последние и лучшие новости искусства в мире

40-10Һәр баланың әти-әни канаты астында назланып, иркәләнеп үсәсе килә. Ә газиз баланы кирәк чакта иркәләгән, вакытында шелтәләгән, еласаң юаткан, сабый өчен төн йокыларын калдырган, өйләрне ямьле, ашларны тәмле иткән Әни! Әти кеше дөньяви эшләр белән мәшгүль.

Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында яшәгән Мәрьямбикә Хәлиулла кызы Гыйльфанова Себергә 18 яшендә килгән.

Ул Татарстанның Кайбыч районы (элекке Апас районы), Олы Урсак авылында 1920 елны туган. Татарстаннан өч яшендә Киндерлегә килгән 4 балалы тол ир Хәлим Гыйльфан улы Гыйльфановка кияүгә чыга. Олы уллары Хаялга 11, кече кызлары Наиләгә 4 яшь була. Хәлим абый белән Мәрьямбикә апа акыллы, тырыш, кешелекле, гадел 11 бала тәрбияләп үстерәләр. Мәрьямбикә апага ачы бала кайгысын кичерергә туры килә, 1990 елны яшь уллары Наилне cоңгы юлына озата.

Минем әбием һәм бабаем Киндерледән еракта Яркәү районы, Карбан авылында яшәделәр. Үземне белә башлаганнан бирле әбием дип Мәрьямбикә апаны исәпләдем. Безнең йорт аларныкына терәлеп тора иде, ике күрше дус-тату булдык. 1963 елдан алып 1975 елгача Хәлим абый белән Мәрьямбикә апа әти-әнигә безне, 4 баланы, тәрбияләргә булышканнар. Иң кечкенә энебез 1976 елда яңа йортка күчеп киткәч туды. Элек Советлар заманында аналар декрет ялында да озак утырмаганнар. Әти-әни көнозын мәктәптә эшләгәннәр, безнең өчен күңелләре тыныч булгандыр. Мәрьямбикә апа безне гомере буе якын күреп, үз итеп яшәде. Без дә үскәч шәһәрдән кайткан саен сагынып аңа бара идек.

Ачык йөзле, ягымлы, җыйнак, пөхтә, юмарт “Герой ана” медале белән бүләкләнгән Мәрьямбикә апа ак яулыгын таратып артка бәйләп куя иде. Мич каршында “почмакта” гел пешеренде. Мичтәге арыш икмәгенең исе бөтен йортка тарала иде. Кабарып пешкән әчкелтем икмәк һәм шакмак шикәр белән чәй эчәбез. Үзләренең өй тулы балалары булган, безне дә сыйдырганнар. Ишегалларында сул якта, тәрәзә буенда, таган эленгән иде. Анда туйганчы атынып өйләренә керәбез. Түр якта диванда Наил абый гел китап укый, без, бала-чага, янында сикерә-сикерә шаярабыз, үл безне күрми дә, ишетми дә.

Гыйльфановларның шәһәрдә яшәүче балалары безгә уенчыклар, тәмле ризыклар алып кайттылар. Фәһимә апа Тубылда педучилищеда укыганында миңа сувенир сары чеби алган. Мин уйнадым һәм аны идән асларына төшереп җибәрдем, елыйм, Хәкимҗан абый тиз арада идән астына төшеп чебине табып менде.

Хәлим абый белән Мәрьямбикә апа инде күптән мәңгелеккә киткәннәр. Балачак хәтирәләрен искә төшереп аларга рәхмәтләр укыйсы гына кала. Яныбызда шушындый мәрхәмәтле кешеләр яшәгәнгә бәхетле балачак кичергәнбез. Мәрхүмнәрнең яткан туфраклары җиңел, урыннары җәннәттә булсын.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума