Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Якты хатирәләр, догалар белән искә алыйк

последние и лучшие новости искусства в мире

4-3Факия Нәфыйк кызы Алеева 1931 нче елны Сатылган авылында туа. Бу матур Иртеш елгасы буенда урнашкан татар авылында аларга яшәү насыйп булмый. Әтисе 28 яшендә генә вафат булганнан соң, әнисе Бибикамал апа үзенең әти-әнисе яшәгән Тубыл шәһәренә күчә. Монда аның кызы Факия 5 нче татар балалар бакчасына йөри, аннары 15 нче мәктәптә белем ала. Бибикамал апа язмышын сынап, тагын кияүгә чыга, аның бу тормыш иптәше дә, аннары Бибикамал апа үзе дә үпкә авыруыннан 30 яшендә вафат була. 10 яшендәге Факияне әнисе яктан әбисе белән бабае үстерәләр.

14 яше тулу бәлән Факия әбисенең бертуганы - Сәмих абыйсына Казанга юл тота. Монда туганнарының таянычы, үзенең тырышлыгы белән педучилищега укырга кереп, уңышлы укып диплом алып чыга. Яшүсмер кыз тормыш сынауларына бирешми. Ятимлек ачысын күрсә дә, әби-бабасына, абыйсына рәхмәтле булып үсә. Сугыштан соңгы авыр еллар аны чыныктыра, алдына куйган максатларына ирешергә өйрәтә.

Яшь укытучыны юллама белән Тубыл районы, Саускан мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Туган якларына диплом алып кайткан белгечнең шатлыгы чиксез була. 1954 нче елны Тубыл пединститутына укырга кереп, 1958 нче елны югары белемле рус теле һәм әдәбияты укытучысы дипломын алып чыга һәм аны Вагай районы, Казанлы мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Факия апа 1955 нче елны гомерлек юлдашы һәм мәхәббәте Нил Мифтах улына тормышка чыга. Алар бер балалар бакчасына йөриләр, мәктәптә бер парта артында утырганнар. Язмыш аларга бергә матур тормыш юлын узарга насыйп иткән. Нил Мифтах улы Саускан авылында зур тату гаиләдә туып-үсә. Әтисе Мифтах Хөсәен улы 15 нче мәктәп директоры булып эшли. 1939 нчы елны аны фин сугышына алалар. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны да. Яу кырларыннан яраланып кайтып, 1945 нче елны Мифтах Хөсәен улы Тубыл шәһәрендә вафат була. Аның улы Нил тормыш иптәше Факия белән матур гомер һәм хезмәт юлын уңышларга ирешеп, балалар үстереп узалар. 1959 нчы елны Факия Алееваны 50 нче ятим балалар йортына тәрбияче итеп эшкә алалар. 1961 нче елны Факия апа шәһәрнең 13 нче мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта, балаларга белем бирә. Укытучының тырыш хезмәтен күреп, 1961 нче елны аны Балалар йортына завуч итеп куялар.

Факия апа Алеева укучыларын, балалар йортында тәрбияләнгән сабыйларны хәтерендә саклап, аларның язмышлары белән кызыксынып яши. Ул горурланып сөяктән сыннар кисүче оста, рәссам Минсәлим Тимергазеевны, танылган журналист Виктор Гороховны һәм гади хезмәт һөнәрләренә укып чыкканнарны да исендә тотып, хатирәләрен яңартып, эшләгән елларын искә ала.

Аның хезмәтенә тиешле бәя бирелгән. Ул «Мәгариф отличнигы» исемен алган, “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән укытучы. Тормыш иптәше Нил Мифтах улы шәһәрнең пассажирлар автопредприятиесендә, беренче автобазада машина йөртүче булып эшли. “Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен” медале, күптөрле Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Сугыш елларын күргән, үз җилкәләрендә сугыш сынауларын кичергән Алеевлар эшләгән хезмәтләреннән ләззәт табып, кулга-кул тотынып 55 ел матур гомер юлын узалар. Быел 21 январьда Факия апага 90 яшь тулган булыр иде... Аларның дәвамчылары - 4 балалары, 7 оныклары, 19 оныкчыклары горурланып, сагынып, җылы сүзләр, догалар белән әти-әниләрен, әби-бабаларын искә алып, якты хатирәләре белән уртаклаштылар.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836