Материалы

Якты хатирәләрем

последние и лучшие новости искусства в мире

2-4Өлкәнәя барган саен яшьлек елларыбызны сагынып искә алабыз. Гомер юлыбыз авыр сугыш елларыннан соң хезмәттә узды. Ничек катлаулы еллар булса да, авылда тормыш гөрләп торган чакта яшәдек.

Бүгенге язмамда ахирәт дустым Нина Гилеваны җылы сүзләр белән искә аласым килә. Ул Ялутор районының Кактамак авылына юллама белән агроном булып эшкә килгән иде. Аның дусты Мәүзия дә – яшь укытучы. Алар ике якын дус булып яшәделәр, эшләделәр.

Ул еллар авылларда чәчү эшләре кайнап торган чор иде. Халык дус, тату, актив.Авыл хезмәткәрләре өчен төрле мәдәни, милли бәйрәмнәргә багышланган чаралар үткәрелде. Бәйрәмнәрдә яшь белгечләр актив катнаштылар. Аларсыз бер генә бәйрәм дә үтмәде. Игенчеләргә кырга концертлар белән бару, кышын фермада агитаторлык эшләре, сайлауларда катнашу, оештыру эшләрен башкардылар. Берсе парторг, икенчесе комсомол оешмасының секретаре иде. Нина апа укытучы да, авыл китапханәсендә китапханәче булып күп еллар эшләде. Ул елларны китапханәченең эше китапханәдә укучыларга китап бирү белән генә чикләнмәде.Өлгер, тырыш, эшен чиксез яратып, авыл халкының хөрмәтен яулап бер урында 45 ел тырыш хезмәт итте ул. Хәзер инде Нина Александровна мәрхүмә. Аның урыны оҗмах түрләрендә булсын.

Яраткан укытучы апабыз - Мәүзия апа Бикчәнтәева авылыбызның хөрмәтле ветеран укытучысы. Ул авылда якыннарының, укучыларының хөрмәтендә яши. Авылыбызның игелекле, хөрмәткә лаеклы хезмәт ветераннарын онытмыйк. Аларның хезмәт юлы яшьләргә үрнәк итеп сөйләрлек.

Мөнирә ШӘФӘГЕТДИНОВА,
Ялутор районы, Кактамак авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума