Материалы

Ялуторда татар мәдәнияте көннәре үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән өлкәсендә татар мәдәнияте көннәре бара. Шул рәвештән 14 февраль көнне Ялутор шәһәренең милләтләр мәдәнияте үзәгендә татар мәдәнияте көне үткәрелде.

Фойеда җәйге авыл урамы, урам буйлап авыл кешеләренең көнкүрешләре (фото зоналар): иң беренче, матур итеп җиһазландырылган өйдә Саҗидә әби үзенең оныгын йон эрләргә өйрәтә. Бүлмәнең иң җылы почмагында Нәсимә әби сәлтөптә яткан Әбдерахманны йоклатып маташа. Әү, Нәсимә әби үзе дә йоклап утыра шикелле!

Ә Нурзия һәм Рәсимә әбәләр өй янындагы түбәлек астында, күләгәдә түгәрәк өстәл түренә утырып, тирләп-пешеп савомарда кайнаган чәйләр эчеп утыралар. Авылның очындарак, сыргыйдан ясалган читәннәргә корама юрганнар эленгән. Ике күрше: Фәриха әбә, Лидия апаларның күп эшләүләре күренми. Бер-беренең колакларына пышылдап нәрсә турындадыр сөйлиләр.

Ә менә Раилә әби - бу авылның метеостанциясе. Тырнавычны озын сабыннан югарыга күтәргән дә, бертуктаусыз чөертә. Әллә инде болытларны бер җиргә җыймакчымы, яңгыр телиме... Читәндә зонтигы эленеп тора.

Тагын бер кура алды: әтәчләр, тавыклар читән башка урнашканнар, бозавы да яшел чирәм ашарга бушатылган. Шәкүрә әби элеккечә тавыкларның йомыркасы бүген булырмы, юкмы дип, берәм-берәм тикшерә. Таштабагында туп-тулы йомыркасы да җыелган...

Нәкъ авыл уртасында матур итеп кое утыртылган. Аның янында Рауза апа һәм аргы очка яңа күчеп килгән Нәзимә киленчәк. Тулы сулы чиләктән казлар да эчеп туйганнар, ике чиләк җирдә аунап ята, ә бу икәүнең һаман сүзләре бетми. Ә күрше өйдә җыр, гармун тавышлары. Армия сафында хезмәт итеп, Әхмәтриза әти-әнисенә өйләнеп кайткан. Ул һәркемне тәмле ашлар янына чәйләр эчәргә чакыра.

Бәйрәмгә килгән барлык кунаклар тәмле чәйләр эчкәннән соң, концерт карарга чакырдылар.

Раил хәзрәт Мәхмүтов, шәһәр башлыгы урынбасары Ольга Алексеева, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белгече Радмир Газизов чыгыш ясадылар. Үзләренең тәбрикләү сүзләрендә бу бәйрәмне оештыручыларга, килгән тамашачыларга, концертта катнашкан җырчылар – Гөлфия Левкова, Әлфинур Латыйпова, Роберт Сабиров һәм “Сандугач” татар халык җыр ансамбленә рәхмәтләрен белдерделәр.

Бәйрәмебез уңышлы, күтәренке рухта үтте.

Зөһрә КОЖЕВНИКОВА, Ялутор шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума