Материалы

Яңа Кәешкүлдә һәйкәл яңарттылар

последние и лучшие новости искусства в мире

22-7Илебездә барган карантин сәбәпле, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын лаеклы дәрәҗәдә бәйрәм итү көне күчерелгән булса да, сугыш китергән афәт, олы югалтулар кичергән халык 9 Май көнне, чикле рәвештә булса да, барлык саклану чараларын кулланып, илебез күгенә тынычлык алып килгән сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәт белән искә алдылар. Яркәү районы, Яңа Кәешкүл урта мәктәбе укытучылары “Үлемсез полк” акциясен бик үзенчәлекле, үрнәк алырлык итеп оештырдылар. Хәрбиләрчә киенгән ике кеше “Урал” мотоциклларына утырып бәйрәмчә бизәлгән, тәрәзәләренә сугыш ветераннарының фотосурәтләре ябыштырылган мәктәп автобусын авыл урамнары буенча озата бардылар.

Аларны һәр йорт капкасы янында кулларына сугышта катнашкан һәм тылда эшләгән якыннарының фотоларын, чәчәкләр-шарлар тоткан авылдашлары каршылап, кул болгап, сәламләп калдылар. Автобустан яңгыраган “Җиңү көне” җыры һәркемнең күңелен дулкынландырды, күзләрдән яшь акты... Автобусның соңгы тукталышы – 6 май көнне клуб ишегалдында яңа куелган һәйкәл янында булды. Биредә укытучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре һәйкәлгә веноклар һәм чәчәкләр салдылар, авылдашларын бер минут тынлык белән искә алдылар.

Яңа Кәешкүл халкы сугыш һәм тыл ветераннарына багышланган һәйкәлне яңарту турында күптән хыялланды. Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, алар хыялларын ничек тә дөньяга ашырырга булдылар. Авыл халкы җыелышып, киңәшләшкәннән соң, бу эшне башкарырга авылдашларының ихтирамын яулаган - Хезмәт ветераны, Россиянең хөрмәтле доноры Ривал Абил улы Аитовка тапшыралар. Укытучылар - Зифанур Әнвәрова белән Зөлфирә Назарова халык исеменнән ярдәм сорап гариза язып биргәч, ул өлкә Думасы депутатлары - Тамара Казанцева, Юрий Конев, Яркәү районы хакимият башлыгы Евгений Золотухинга, Яңа Александровка авыл хакимияте җитәкчесе Владимир Репинга мөрәҗәгать итә. Шул ук вакытта Мөнәвәрә Аитова белән Гөлшат Бакиева өйдән-өйгә йөреп иске һәйкәлгә язылган исемлекне тикшереп, өстәп, тагын да тулыландырып әзерләп куялар һәм авылдашлары ярдәм итеп биргән акчаны җыеп, язып баралар. Озакламый Төмән шәһәрендә шәхси эшмәкәр Сергей Устюжанин җитәкчелегендә 3 өлештән торган таш һәйкәл әзер була. Ике һәйкәл ташына уелып сугышта һәлак булган һәм исән кайткан ветераннар исемлеге язылган. Ә уртадагы стела тылда эшләүчеләр истәлегенә куелган. Без Ривал Абил улы белән элемтәгә кереп, башкарган эшләре белән кызыксындык. Ул: “Хәзер кемне очратсам да, һәйкәл өчен миңа рәхмәт әйтәләр. Бу бер генә кеше кыла торган эш түгел бит. Без аны авылдашлар белән барыбыз бер булып башкарып чыктык. Һәйкәл якынча 800 мең сумга чыкты. Карантин вакыт булуга карамастан, 9 Майга хәтле утыртырга тырыштык, чөнки бу безнең өчен бик олы, шатлыклы вакыйга. Иске һәйкәл урынын Рәшит Хәсәнов җитәкчелегендә өмә уздырып, чистартып, ныклы нигез ясап, яңасын урнаштырдылар. Форсаттан файдаланып, матди, рухи ярдәм итүчеләрнең һәммәсенә, шулай ук мәктәп җитәкчесе Альбина Рамазанова, урынбасары Фәрзәнә Хәмитова, клуб мөдире Лариса Абдразаковага, авыл халкына зур рәхмәт. Инде хәзер авыл халкы җыйган акчага бизәкләр төшерелгән тимер рәшәткәләрдән читән ясатырга планлаштырабыз”, - диде. Ривал Абил улы әйтеп үткән рәхмәт әйтүчеләр арасында Төмән шәһәрендә яшәүче Зәйнәп Аитова та бар. Редакциягә шалтыратып: “Якташларымның шундый изге эш башкаруларына шатланып, сокланып туя алмыйм. Пандемия, тормыш авырлыкларына карамыйча, бәйрәмгә өлгертүләренә һәркеменә бик зур рәхмәт”, - диде ул.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума