#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңа уку елы белән сезне

последние и лучшие новости искусства в мире

36-61 сентябрь көнен студентлар да түземсезлек белән көтеп алалар. Зур ихтирамга лаек булган яраткан укытучылары Гөлфия Марат кызы Талипованы бәйрәм белән котларга студентлары ашыгып киләләр.

Гөлфия Марат кызы үзе дә бу көнне ел саен дулкынланып көтә. Гомерен укытучы һөнәренә багышлаган мөгаллимә 1998 нче елны Тубыл пединститутының рус-татар бүлеген тәмамлап монда эшли башлый. Беренче студентлары белән эшләгән елларын ул әле дә онытмый. Аның күпчелек студентлары инде үзләре дә укытучылар.

Гөлфия Марат кызы 2007 нче елны кандидатлык диссертациясен уңышлы яклап, хезмәт юлын пединститутта башлап җибәреп, бүген дә дәвам итә. Рус-татар бүлеге ябылганнан соң, ул кунакчыллык индустриясе һәм мәгълүмати технологияләр юнәлешләре буенча урта һөнәри белем бирү бүлеге җитәкчесе урынбасары булып эшли. Туризм компетенциясе буенча сертификацияләнгән эксперт ел саен студентлары белән илкүләм узган “Яшь һөнәрчеләр” бәйгесендә катнаша. Узган уку елында Worldskills Russia дип исемләнгән бәйгедә 37 команданың тугызы финалга чыга. Алар арасында Тубыл студентлары да уңышлы чыгыш ясыйлар. Җиңү яулау өчен бәйгедә катнашучылар яңа уку елының сентябрь аеннан тырышып әзерләнүләрен дәвам итәчәкләр. Гөлфия Марат кызы үзенең яңа юнәлештә хезмәте турында: “Хәзер, нигездә, персонал белән идарә итү, кунакханә продуктын сатуны оештыру, туристлар белән эшне алып бару технологияләре буенча белем бирәм. Быел коронавирус, карантин тормышыбызга, эшебезгә үзгәрешләр кертте. Бөтенләй дистанцион укыту укытучыларга да, студентларга да авыр бирелде. Кайбер студентларның компьютерлары юк. Без аралашып, балаларның күзләрен күреп, фикерләр белән уртаклашып укытырга, тәрбия бирергә өйрәнгән укытучылар. Коронавирус безне аралашу, сөйләшү, бер-береңне тыңлый белү, уртак максатларга ирешүнең кадерен белергә өйрәтте. Быел яңа уку елын, 1 сентябрь көнен, студентлар белән очрашуны без сагынып каршы алабыз. “Яшь һөнәрчеләр” командасы белән бәйгенең соңгы турында катнашырга планлаштырабыз. Алдыбызга куйган максатларга ирешү өчен күп әзерләнергә, бердәм тырышып эшләргә кирәк. Яңа уку елында безнең бүлектә укучы студентларны, булачак башлангыч сыйныф укытучыларын, тәрбиячеләрне, гамәли информатика, физкультура укытучыларын укытудан тыш, аларда игелеклелек, гаделлек, намуслылык хисләрен тәрбияләргә тырышабыз”, - дип сөйләде.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836