#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Янгыннарны кисәтү

последние и лучшие новости искусства в мире

2-4Янгынга каршы рейдлар Тубыл шәһәрендә атна саен үткәрелсә дә, кызганычка, фаҗигале янгын очраклары турында еш ишетәбез. Декабрь аенда ике баласы белән әти-әниләренең янгын гомерен өзгән коточкыч хәбәр хәтеребездән чыкмый...

Ел саен Тубылда һәм районда профилактика эше тукталмый, көчәя генә. Йорттан-йортка кереп янгынның куркынычы, янгыннан саклау кагыйдәләрен җиткереп торалар.

Тубыл шәһәрендә 26 нчы декабрьдә янгынга каршы узган рейдларда Россия эчке эшләр министрлыгының Тубыл шәһәренә хезмәт күрсәтү бүлегеннән һәм Тубыл, Яркәү районнары буенча муниципаль унитар оешма вәкилләре, күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге, полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге белгечләре, полиция участок бүлеге инспекторлары күп балалы гаиләләр яшәгән йортларда булдылар. Янгын куркынычсызлыгын тикшерү буенча рейд үткәрүчеләр 67 адрес буенча йорт хуҗаларына «Янгын куркынычсызлыгы чаралары», «Сак булыгыз, мошенниклар» темаларына язылган белешмәлекләр тапшырдылар.

Кереп булмаган йортларны, адрес буенча кеше яшәмәгән, балаларның ата-аналары өйдә булмаган, бер адрес буенча ике хуҗа булган йортларны да рейдларда ачыклыйлар. Кайсыбер йортларда мич ремонт таләп иткәнен, иске электрүткәргечләргә, сигнализация юклыгына хуҗаларның игьтибарын юнәлтәләр. Бу турында полиция майоры Гүзәл Катир кызы Тимралеева: ”Күп очракта янгыннар электр приборларның төзексезлеге аркасында килеп чыга. Рейдлар үткәргән чараларда күп кимчелекләр ачыклана. Янгын сигнализациясе урнаштырылса, электр үткәргечләр, приборлар төзеклеге каралган, тикшерелгән булса, янгын куркынычсызлыгының гади кагыйдәләрен үтәсәк, якыннарыбызның гомерләрен саклап калыр идек. Янгыннарны кисәтү буенча системалы эш алып барсак та, хәтәр көтмәгәндә килә. Бигрәк тә күп балалы гаиләләр, үз йортларында яшәүчеләр балаларына, куркынычсызлык чараларына игътибарларын көчәйтсеннәр иде. Янгын килеп чыкканда 101 номерын җыярга, электр рубильникны сүндерергә, балаларны йорттан чыгарырга кирәклеген онытмаска кирәк”, - ди. Рейд чараларында катнашучылар һәркемгә Яңа ел бәйрәмнәрен имин каршы алуларын теләделәр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836