Материалы

“Яратабыз... Хәтерлибез...”

последние и лучшие новости искусства в мире

41-330 сентябрь көнне Татар мәдәният үзәгендә безнең арабыздан вакытсыз киткән искиткеч кеше, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, 13 ел Төмән шәһәренең татар мәдәнияте үзәген җитәкләгән Лилия Гафият кызы Кәримовага багышланган “Яратабыз... Хәтерлибез...” - дип исемләнгән хәтер кичәсе булып узды.

“Исәнмесез, хөрмәтле милләттәшләр! Без бүген сезнең белән бар хыял-өметләрен, күңелен, хәтта язмышын татар милләтенең кабатланмас сәнгате, тарихы, традицияләре, гореф-гадәтләре, мәдәниятен төрле чаралар аша саклап калуга багышлаган Лилия Гафият кызы Кәримованың хәтер кичәсенә җыелдык”, - диеп башлады кичәне алып баручы Зөлфинә Миннебаева.

Беренче өлештә Лилия Гафият кызы рухына багышлап Коръән сүрәләрен укуны Зиннәт хәзрәт Садыйковка тапшырдылар.

Нибары 45 ел тормыш юлы шундый кыска булып чыкты. Шуңа да карамастан, ул күп эш башкара алды. Зирәк җитәкче, рухландыручы һәм остаз, яраткан эшенә бөтен талантын һәм рухи көчен биргән кеше. Мәгариф һәм мәдәни өлкәләрдә зур эш тәҗрибәсе, менеджерлык таланты, искиткеч оештыру сәләте, күңел җылылыгы, игелеклелек кебек сыйфатларын үзенә сыйдырган зат ул. Хезмәттәшләрен, туганнарын, дусларын хөрмәт иткән һәм яраткан. Һәрвакыт үзенең креатив уй-фикерләре һәм кыю карарлары белән тирә-юньдәгеләрне шаккатырган. Татар халкының милли мәдәниятен саклау һәм үстерү өчен иҗат итү теләге аның өчен эш кенә түгел, ә тормыш мәгънәсе булган!

Лилия Гафият кызы безнең хәтеребездә гадел, шат күңелле, игелекле, иҗади, энергияле кеше булып калсын.

Лилия Гафият кызының тормыш юлы кызыклы, вакыйгаларга бай булган. Тормыш һәм эш аңа бик күп тугры дуслар бүләк иткән. Кичәнең икенче өлешендә хезмәттәшләреннән һәм дусларыннан җылы сүзләр яңгырады, күп кенә хатирәләр яңарды. Мәрхүмәне хезмәттәшләре бары тик яхшы яктан гына искә алдылар. Гади, тырыш, таләпчән, эшләгәнне күрә белүче, үз кулы астында эшләүчеләрнең һәркайсына ышанып караучы, төпле киңәшче, зирәк җитәкче... - болар барысы да Лилия Гафият кызы турында.

Лилия Гафият кызының яздырылган тавышын тыңлау күпләрне битараф калдырмады.

«Бер үк кояш җиргә караса да.
Бер үк булмый заман җилләре.

Йолдыз белән йолдыз арасында
Балкып ята кеше эзләре.

Һәркемгә дә бирелмәгәндер ул
Яшәү-күкрәүләргә тиң гомер.
Бу дөньяга сез килгәнсез икән,
Юкка түгел, юкка түгелдер».

“Тормыш юлында Лилия Гафият кызы Кәримова кебек искиткеч кеше белән очрашып, таныш булуыбыз барыбыз өчен дә язмыш бәхете. Бүген ул безнең арабызда юк, ләкин хисләр һәм хатирәләр безне ташламый, ул безнең йөрәкләрдә яши. Кеше исән, тик аның турында хәтерләсәк”, – дигән сүзләр белән кичә ахырына җитте.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума