#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ярдәмгә ашыгалар

последние и лучшие новости искусства в мире

Түбән Тәүде районы авылларына уникаль хәрәкәт итүче поликлиника килде.

Бу районның халкына медицина ярдәме тагын да якынрак булсын өчен Төмән өлкәсенең өч медицина оешмасы үзләренең көчләрен берләштерде.

Монда 15 нче өлкә шифаханәсенә КамАЗ базасындагы “Сәламәтлек автопоезды” - хәрәкәт итүче ФАП (фельдшер-акушер пункты) ярдәм итте. Ул ерак, үтеп булмый торган авылларга җитешүче чын тәгәрмәчләрдәге поликлиника, ул анализлар алу, беренчел диагноз кую өчен барлык мөһим әйберләр белән җиһазландырылган.

Өлкә туберкулезга каршы диспансеры хәрәкәт итүче колоннага флюорограф өстәде. Исегезгә төшерәбез, диагностиканың бу төрен елына бер тапкыр үтәргә кирәк. Ул вакытында күп куркыныч авыруларны, шул исәптән, туберкулезны да ачыкларга мөмкинлек бирә.

“Медицина шәһәре” оешмасы хатын-кызларга сәламәтлекләре өчен аеруча мөһим булган тикшеренү үтү – иртә стадиядә үсүче сөт бизе онкологиясен ачыкларга хәрәкәт итүче маммограф бирде. СПИД белән көрәшү һәм профилактика үзәге ВИЧка экспресс-анализ уздыру өчен өстәмә ярдәм – тестлар бирде. Профилактика өлкә үзәге медицина хезмәткәрләрен пациентлар өчен брошюралар, “памяткалар” белән тәэмин итте.

Бер ай эшләгән дәвердә “Автопоезд” районның 50 дән артык яшәү пунктын йөреп чыгачак. Биш меңнән артык олыларга – эшләүчеләргә дә, шулай ук пенсионерларга да медицина булышлыгы күрсәтеләчәк.

Бүгенге көндә “Сәламәтлек поезды” өч яшәү пунктында булды. Киндерледә тикшеренүгә 70 пациент килде, Новотроицкта 80 гә якын, Тукман поселогында – 60 кеше.

35 пациентны тирәнрәк тикшеренү өчен профильле белгечләргә җибәрделәр, чөнки табиблар аларда төрле авырулар барлыгына шик белдерделәр, шул исәптә онкология һәм йөрәк-кан тамырлылары да. Районның унга якын кешесе беренче тапкыр авыру ачыкланган пациент исемлегенә теркәлде, аларга дәва билгеләнәчәк.

“Московский комсомолец в Тюмени”
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836