#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Яшь буын” артистлары Усакта

последние и лучшие новости искусства в мире

Быел икенче тапкыр төмәнлеләр безнең Олы күл халкын үзләренең матур концерт программалары белән сөендерделәр. Беренче чыгышларын карый алмадым. Концертта булганнар бик мактап сөйләделәр. 10 мартта кабат безнең Усак, Картавыл, Биек авылларыннан килгән тамашачылар белән бик җылы очрашу булды. Алкышларга карап кына да концертның уңышлы үтәсенә ышанып була иде. “Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов чыгышларын өлкәдә чыга торган бердәнбер татар газетасы “Яңарыш”ның 30 еллык юбилеена багышлауларын әйтте.

Чыннан да, экранда бер-бер артлы газетабызны чыгарып һәм саклап калуда зур көч куйган шәхесләребез чагылып үттеләр. Моннан 29 ел элек газетаның беренче саны безнең почтага килеп эләккән иде. Мин дә аны алып укыдым. Язып карыйм әле, дип кенә язган идем, кечкенә генә мәкаләм тиз арада басылып та чыкты. Бераздан Азат абый Сәгыйтовтан хат та килеп төште. “Апа-җаным, языгыз, зинһар. Каләмегез бик өметле күренә. Безгә язучылар әле бик аз гына”, - дип язылган иде анда. Шуннан бирле вакыт булган саен язгалап торам. Газетабыз җирле язучы-шагыйрьләребезне үстереп чыгарды бит. Газетабыз – безнең аралашу чарасы да, өлкәбездәге хәтта Татарстан җирендә узган вакыйгаларны яктыртучыбыз да. Рәхмәт газетаның баш редакторы Алсу Сәгыйтовага һәм хезмәткәрләренә, авыр эшләрендә уңышлар телим.

Концерт бик күңелле үтте. Җырчы егетләр – Роберт Сабиров, Ленар Тульметов исемнәрен ишетүгә ук тамашачылар алкышлый башлыйлар. Җырчы Гөлфия Левкова үзенең матур тавышы, оста башкаруы белән сөендерде. Лилия Шәрипова сәхнәдә очып йөргәндәй биеде. Ул әле матур җырлары белән дә тамашачы күңелен яулады. Аңа гашыйк булмаган егетләр калмагандыр, моңа бер дә шигем юк. “Лилиябезне калдырмыйбыз, өметләнмәгез дә!” – дип Фәрид Зәки улы кисәтеп тә куйды шаяртып. Ул үзе дә тамашачыларга моңлы җырлар бүләк итте. Гөлфия Левкова белән Роберт Сабиров парлашып та җырладылар. Таныш моң-җырларны алар бик оста башкардылар.

Юл һәлакәтенә эләгеп, икенче тапкыр дөньяга килгән Фәрид Кормановны саклап калган Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтебез булсын! Үзем күрмәсәм дә, аның күркәм эшләре белән “Яңарыш” аша таныш идем. Үз милләтенә хезмәт итсен, дип саклагандыр Аллаһы Тәгалә, күрәсең. Уңышлар сезгә, егетләр һәм кызлар!

Галия АБНАЗЫРОВА, Вагай районы, Усак авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836