Материалы

Яшә әле, яраткан бабаебыз!

последние и лучшие новости искусства в мире

3-6Минем кадерле, изге бабаем - Апшанаков Биктимер Ашир улы 1941 елның 3 январенда Тубыл районының Юршак авылында туган. Башлангыч мәктәптә укыганда, бабаем математика фәнен ярата. Ул үзен яраткан фәненә багышламаса да, әнием, математика укытучысы Зөлфирә Шәйдуллинаны тәрбияләде, ул 30 ел инде хөрмәт һәм казанышларга ирешеп (шуларның 16 елы – директор) Тубыл районының Ворогушино мәктәбендә эшли. бабаем 44 ел башта «Сталин» исемендәге колхозда, аннары «Совет Себере» совхозында тракторчы булып эшли. 1959 елда 18 яшендә күрсәткән хезмәте өчен алган беренче «Мактау кәгазе»н гаиләбез әле дә саклый.

Бабаебыз игенче, бакчачы иде. Бигрәк тә бәрәңге казырга ярата иде. Кайчагында тәүлек буе эшли идек, дип сөйли ул. Сатылган, Бизино, Сумкино, Ворогушино мәктәпләре, 15 нче мәктәп, 23 нче училище укучыларына эш фронты әзерләргә кирәк иде. Бабай социалистик ярышта берничә тапкыр җиңүче була. Аңа «Социалистик ярыш җиңүчесе» Мактау билгесе дә тапшырыла. Лаеклы ялга чыккач та, авылда бабай барысына да булышкан. Бакчаларны сөрде, бәрәңге өйде, печән чапты, утын әзерләде. Мин бер тапкыр да аның кемгә дә булса ярдәм күрсәтүдән баш тартуын күрмәдем, кешеләргә кирәк булуына шатлануын гына сиздем.

Без абыем белән балачагыбызны әби белән бабай янында үткәрдек. Бабай безгә үзенең балачактагы булган кызыклы хәлләрне сөйләргә ярата иде. Аның әтисе – Ашир Зарип улы Апшанаков беренче бөтендөнья сугышында (1914) катнаша. Өйгә 1917 елда гына кайта, контузия ала. Ул улына окопта тупның шартлавы, кешеләрне җир белән күмүе турында сөйли. Иптәшләре аларны казый башлагач, әтиләре генә исән булып чыга. Әтисе беренче булып колхозга керә, ике ат бирә. Үзе балта остасы була. Чаналар, арбалар, тырмалар, авыл хуҗалыгы кирәк-яраклары ясаган. Әнисе Гөлбәсирә Мөхәммәтвәли кызы сарыклар көтә, йон эшкәртә, оекбашлар бәйли, туннар, бүрекләр тегә.

Бөек Ватан сугышы тәмамланганда, бабаема 4 яшь була. Ул икедән туган абыйсы белән солдатка каршы йөгерүен хәтерли. Солдат абыйсы Хәйрулла булып чыга, икедән туган абыйсы – аның улы була. Ул аларны башка балалар арасында танып алгач, икесен дә кулга күтәреп өйгә кадәр алып кайта.

Колхоз кырында бабай 8 яшьтән бирле эшли. Ул вакытта комбайннар «үзйөрешле» түгел, ә «стационар» булганнар. Басуда «Сталин» дип аталган комбайн торган. Бабаем, сигез яшьлек малай, атка атланып, салам, аш ташый.

Һәм тагын минем бабай – гармунчы. Элек тирә-юнь авылларда бер генә туй да аннан башка узмаган. Ул үзе гармунда уйнарга өйрәнгән. Аңа, кечкенә малайга, уенчык гармун бүләк иткәч, ул бу уен коралында уйнарга өйрәнергә карар кыла. Аның тырышлыгын һәм теләген күреп, әтисе Тубылда таныш мастердан чын «тальян» гармун сатып ала. Без гаиләбез белән аның гармунда халык көйләрен уйнаганын бик теләп тыңладык. Аның яраткан тапшыруы да - «Уйнагыз, гармуннар!». Бабай беркайчан да кыенлыкларга зарланмый.

Аның мәхәббәте дә гомер буена бер. 1965 елның декабрендә әбием белән очрашкач, алар бер көнгә дә аерылышмыйлар. Ә бүген бабаебызга – 80 яшь! Алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, бүген аларның алты оныклары, оныкчыклары бар. Без барыбыз да аларны нык яратабыз, сәламәтлек һәм озын гомер телибез!

Барлык оныклары исеменнән Дания ШӘЙДУЛЛИНА.
(Нәсимә ТАШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума