Материалы

Яу кырын үтеп җиңү яулаучы

последние и лучшие новости искусства в мире

23-10“1945 елның 19 январенда Остероде шәһәре янында барган каты сугышларда яраланган рядовой Рәхим Корманов сугыш кырын калдырмыйча, дошманның атуы астында, сугышчыларны сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итүен дәвам иттерә”, - диеп язылган аның “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнү приказында.

1909 нчы елда Байкалово районы, Олы Кундан авылында туган Мөхәммәтрәхим Сәетмөхәммәт улы Кормановның балачагы империалистик сугыш, революция, гражданнар сугышы чорына туры килеп, репрессия, совет-фин бәрелешләрен кичерергә, ә шәхсән үзенә Польша, Япония һәм немец фашистларына каршы сугышырга туры килә.

1939 нчы ел халкыбыз өчен иң авыр елларның берсе була - 30 нчы ноябрьдә СССР белән Финляндия арасында сугыш башлана. Бу вакытта Советлар Союзының көнбатыш чикләрендә дә тынычлык булмый. Вермахт гаскәрләре Германиягә күрше булган илләрне яулап алу сугышларын башлап җибәрә. Көнбатыш Украина белән Белоруссия өлкәләрен һәм Балтыйк буе дәүләтләрен СССРга кушу өчен 1939 нчы елның сентябрь урталарыннан кыска вакытлы яулап алу сугышлары башлана. Бу сугышта Мөхәммәтрәхим Сәетмөхәммәт улы да катнаша. 1940 нчы елда исән-сау авылына кайткач, авылдашы Мәфәрүзә Исән кызына өйләнә, бераздан Нәҗиулла исемле уллары туа. Ләкин гаилә бәхете озакка сузылмый, Бөек Ватан сугышы башланып китә. 1941 нче елның 23 июнендә ул, Байкалово хәрби комиссариаты чакыруы белән, фронтка китә. Бертуган Атый абыйсы Көнбатышка юл ала, ә аны Ерак Көнчыгыш территориясен японнардан сакларга җибәрәләр. Биредә алар япон самурайларына каршы әзерлек үтәләр.

Билгеле булганча, Икенче бөтендөнья сугышы тарихын үзгәрткән Сталинград сугышы 1942 елның 17 июленнән 1943 елның 2 февраленә кадәр дәвам итә. 1942 елның 19 ноябреннән һөҗүм итү этабы башлана. Сугышлар һәр урам, һәр йорт өчен бара. Вокзал бинасы да 13 тапкыр кулдан-кулга күчә. Нәкъ шул вакытта Сталинград, Көньяк-Көнчыгыш һәм Брянск фронтлары Ерак Көнчыгыштан кайтарылган частьлар белән тулыландырыла. Бу көннәрне искә алып: “Төнлә безне ап-ак тиредән тегелгән җылы туннар кидереп, тәрәзәсез, ябык вагоннарга коралларыбыз белән бергә төяп алып киттеләр. Поезд төнлә генә барды, көндез запас юлларда яшеренеп торды. Гаскәрләрне Ерак Көнчыгыштан кайтару – японнар гына түгел, үзебезнекеләр өчен дә аеруча яшерен эш була. Кышкы салкыннарга карамастан, вагоннар ягылмады, безгә чыгып йөрергә, хәтта сөйләшергә, тәмәке тартырга да рөхсәт булмады. Билгеләнгән җиргә килеп җиткәндә, безнең ак туннарыбыз кара төскә кереп өлгергән иде. Шулай да яу кырында безне офицерлар дип уйлыйлар иде”, - дип сөйләгән ветеран сугыштан кайткач.

Бөек Ватан сугышы тарихында кемнеңдер җиңел кулы белән: “Мәскәүне Себер дивизияләре коткардылар”, - дигән фикер расланган. Ә чынында, Бөек Себер магистрале буйлап килгән һәм Мәскәү, Сталинград өчен көрәштә катнашкан дивизияләр себернеке түгел, ә Ерак Көнчыгыштан килүчеләр була. Көне-төне япон самурайларына каршы торыр өчен махсус хәрби әзерлек үткән физик яктан сәламәт, көчле, зур тәҗрибәле ир-атлар яу кырында каһарманнарча сугышалар. Рядовой Мөхәммәтрәхим Корманов 273 нче артиллерия полкында 152 нче минометчылар батареясында минометчы вазифасын башкара. Каты бәрелешләрнең берсендә яраланып, госпитальгә эләгә.

Сталинград янындагы җиңүдән соң, Бөек Ватан сугышында тамырдан борылыш башлана. Кызыл Армия олы югалтулар кичереп, фашистларны куып, алга омтыла. Сугышчан дуслары китәр алдан саубуллашырга дип госпитальгә килгәч, Мөхәммәтрәхим Корманов, табибларны кисәтмичә, алар белән бергә фронтка чыгып китә. Госпитальдә аны эзләп тапмагач, өйгә “кара кәгазь” җибәрәләр. Ләкин, озак көттермичә, сугышчының үзеннән: “Исән-сау, сезгә дә шуны телим”, - дигән куанычлы хаты килеп төшә. Рядовой Корманов Неман елгасын кичү, Кенигсберг, Вильнюс шәһәрләрен азат итүдә катнашып, Берлинга кадәр барып җитү бәхетенә ирешә. Дәһшәтле сугыш беткәннән соң, полкны яңадан Ерак Көнчыгышка, япон сугышына озаталар. Ә сугышның беренче көненнән алып, 1945 нче елның 9 маена хәтле сугыш кырыннан чыкмаган өлкән яшьтәге Мөхәммәтрәхим Кормановка туган ягына юл алырга приказ бирелә. Авылына ул 1945 нче елның август аенда кайтып төшә. “Ул елны Нәҗиулла абыем 1 нче сыйныфка керергә әзерләнгән була. Әтием, моны күздә тотып, Герман җиреннән яхшы сыйфатлы күн портфель һәм аның эченә күп итеп чиста кәгазь битләре тутырып алып кайткан. Аннары аякларына чолгау урынына немец-фашистларының флагларын чорнаган булган. Затлы ефәккә чигелгән Гербларны сүтеп, аларны ул ике сеңлесенә яулык итеп бүләк иткән. Әтием бик оста биегән дә. Аның үзенчәлекле “коронный” номерын, халык туй-мәҗлесләрдә кул чабып, сорап биеткәннәр. Себерчә төйдереп биегән арада ул сикереп чыгып, аягы белән түшәм сайгагына тибеп ала торган булган. Самурайларга каршы әзерлек үтү бушка булмаган, күрәсең”, - дип сөйләде Әдип Мөхәммәтрәхим улы, әтисен искә алып.

Бөек Ватан сугышында күрсәткән хезмәтләре өчен Мөхәммәтрәхим Корманов “Батырлык өчен”, “Кенигсбергны азат иткән өчен”, “Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” һәм башка истәлекле юбилей медальләре белән бүләкләнә. Сугыштан соң ул колхозда ат караучы булып эшли, оста аучы да була. Хатыны - Бөек Җиңүне якынайту өчен көне-төне эшләгән тыл ветераны Мәфәрүзә Исән кызы белән тату гомер итеп, үзләре кебек сабыр, эшчән, миһербанлы 5 ир-егет һәм 3 кыз үстерәләр. Мөхәммәтрәхим Сәетмөхәммәт улы 1980 елда вафат була. Әти-әниләре турындагы якты хәтер бүгенге көндә дә балалары, онык-нәбәрәләренең күңел түрендә лаеклы рәвештә саклана.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума