Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Азан тавышын ишетеп яшәргә язсын

последние и лучшие новости искусства в мире

47-5Cумкино мәчетенең 20 еллыгы белән дин юлында булган авыл халкын Тубыл шәһәр Думасы депутаты Андрей Болдырев, дин вәкилләре Илфат хаҗи Абдуллин, Уразмөхәммәт хаҗи Бариев, “Мирас” иҗтимагый оешмасы рәисе Луиза Шәмсетдинова, “Дуслар” яшьләр оешмасыннан Ринал Әбдерахманов, 000 “Судоремонт Сумкино” оешмасыннан килгән кунаклар котладылар. 85 яшен каршы алган Батхулла хәзрәт Камалетдинов бу мәчеттә имам вазифасын 1997нче елдан башкара. Хәзрәт җитәкчелегендә иске йорт урынында мәчет төзүдә бөтен авыл халкы тырышып эшкә тотынган.

Ирләр, хатын-кызлар ял көннәрендә дә мәчет төзү эшен туктатмыйлар. Фатыйма Сәфәралеева, Мөкәррәмә Баймөхәмбетова ярдәм итүчеләрне җылы сүзләр белән искә алдылар, теләкләрен юлладылар. Август аеннан мәчет имамы итеп билгеләнгән Маннур Суючбакиев бәйрәм намазын укып, традицияләрне саклаучы авыл халкы турында сөйләде. Ул: ”Безнең мәчет өлкә дини идарәсе канаты астында эшлибез.47-4 Дин юлында булган якташларыбызның ярдәмен күңелем белән тоеп хезмәт итәм. Юбилей көннәрендә шатлыклы хисләрем белән уртаклашам. Мәчеткә өлкәннәр белән бергә урта яшьтәгеләр дә, яшьләр дә килгәннәр. Җомга намазларын калдырмыйча йөрүчеләргә Аллаһым сәламәтлек, уңышлар бирсен. Аларны үрнәк итеп сөйлим. Киләчәктә мәчеткә йөрүче яшьләребезнең саны артыр. Сумкино мәчетендә дини бәйрәмнәргә шәһәрдән дә киләләр, туган нигезләренә яшьләр дә кайта. Аллаһы йорты буш булмас дип ышанам. Нур таратып торган мәчетебездән азан яңгыраган тавышны ишетеп яшәргә язсын”, - диде. Мәчетнең 20 еллыгына багышланган бәйрәм намазыннан соң Коръән ашы үтте.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836