Материалы

Бөек җиңү көне - олы тантана

последние и лучшие новости искусства в мире

19-14 майда себер татар мәдәният үзәгенең концерт залында тыл ветераннары, сугыш елларында туып-үскән балалар, тол хатыннар, ятим үскән сабыйлар, мәктәп укучылары  җыелган иде.

Алып баручы Айгөл Мәүлекаева Бөек Ватан сугышы елларында аяусыз көрәштә батырлык күрсәткән сугышчылар, тылда хезмәт итүчеләр турында сөйләде. Ул: ”Илебез күгенең аяз булуы белән без сезгә, ветераннарыбызга, бурычлыбыз. Бөек Җиңү көне якынлашкан саен, һәр ел бу бәйрәм көне дәһшәтле сугыш елларын искә төшерә, ветераннарның күңелендә тарихи вакыйгаларны яңарта. Тарихта тиңе булмаган Бөек Ватан сугышы 1418 көнгә сузыла, миллионнар яу кырыннан әйләнеп кайтмадылар. Канкойгыч сугышка Тубылдан 23 меңгә якын кеше китә. Аларның алты меңнән артыгы туган якларына әйләнеп кайтмыйлар”, - дип чыгыш ясады.

Бөек Ватан сугышы елларын хәтерләрдә яңартып, тамашачылар әһәмиятенә сәхнәләштерелгән күренеш, “Мирас” бию ансамбле (җитәкчеләре М.Андрущик) хореография композициясен, Хәсән Хучашев, Изил Кәримов, Динара Әбсәламова, ”Себер нурлары”, ”Яшьлеккә сәяхәт” ансамбльләре башкаруында җырлар, Гыйззәт Әминовның яңа биюләре тәкъдим ителде. Кичәгә татар телендә шигырь сөйләүче балаларның чыгышлары ямь өстәде. Бөек Ватан сугышыннан соң, җитешсезлек елларны сәхнәләштереп куйган күренештә уйнаучыларның чыгышларын карап, тамашачылар рәхмәтләр теләп утырдылар. Сәхнәгә куючы Алсу Симонова: “Г.Сагитулиннаның “Тол әбиләр”ен “Яңарыш” газетасында укыдык. Мәдәният үзәгенә фольклор ансамбленә йөрүче җырчылар сәхнәгә куярга теләгебезне хуплап, зур тырышлык белән уйнадылар. Тамашачылар җылы каршы алдылар”, - дип фикерләре белән уртаклашты. Күренеш декорациягә, музыка бизәлешенә бай булмаса да, үзәк хезмәткәрләренең тырышлыгын, талантлы уйнауларын да күрсәтте.  Үзешчән актерлар  Б.Ниязова, И.Колмәмәтов, А.Симонова, С.Ишбулаева, Н.Мәмәтова, Г.Абдрахманова җылы алкышларга лаек булдылар. Мәдәният үзәге сәхнәсеннән: ”Күкләребез аяз, дөньяларыбыз имин, көннәребез тыныч булсын!” дип яңгыраган теләкләр дә уртак булдылар.

Римма УМИТБАЕВА.
Гали СӘИТОВ
фотосы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума