#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бөгелмә театры “Гөргөри кияүләре”н алып килде

последние и лучшие новости искусства в мире

23-6Үткән ел ахырында Казан шәһәрендә узган 18 нче “Идел-йорт” төбәкара театр конкурсы нәтиҗәләре буенча Бөгелмә татар мәдәният үзәгенең халык театры Гран-прига лаек булып, аларга 1 миллион акча бирелгән иде. Моның белән бергә аларга Бөтендөнья татар Конгрессы тарафыннан Төмән өлкәсенә гастрольләргә чыгарга йөкләмә дә куелды. Алар үзләренә уңайлы вакыт табып, 16-20 май көннәрендә Төмән, Тубыл шәһәрләрендә, район үзәкләре һәм татар авылларында режиссер, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Флюра Шәрипова җитәкчелегендә күренекле драматург һәм прозаик Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” этнографик музыкаль комедиясен һәм “Гаиләм – бәхет бишегем” дип исемләнгән шаян-шоу тәкъдим иттеләр.

Куанычлы очрашуларны оештыру эшләрен “Яшь буын” Төмән өлкәсе татар яшьләре оешмасы җитәкчесе, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрид Корманов үз җаваплылыгына алып, югары дәрәҗәдә башкарды.

Төмән тамашачысы “Гөргөри кияүләре” белән 19 май көнне татар мәдәният үзәгендә таныштылар. Кунакларны Фәрид Зәки улы сәламләп, күтәренке кәеф, күңелле ял теләгәннән соң Флюра Вәли кызына сүз бирде. Ул тамашачыларга якташларының җылы хисләрен җиткерде һәм: “Бүгенге очрашуыбызның төп сәбәбе – сезнең яныгызда булып, күзләрегезгә карап хәлләр белешү. Театрыбыз 20 елдан артык эшләп килә. Төп максатыбыз – үзебезнең татарларга Тукай, Җәлил шигырьләрен, Сәйдәш көйләрен җиткерү, телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне югалтмыйча, милләтебезгә тугры хезмәт итү. Без сезгә көлеп утырырсыз, рәхәтләнеп ял итәрсез дип карарга керәшен татарлары фольклорына нигезләнгән җырлы-биюле, 2 пәрдәдән торган комедия алып килдек. Туфан аганың әсәрләре һәр татарның йөрәгенә сары май булып ягыла ул. 100 елдан соң да аның иҗаты онытылмаячак. Себер татарымы, керәшенме, кырыммы – без барыбыз да татарлар, шуны онытмаска кирәк. Һәм татарыбыз яшәсен өчен без бердәм эш күрсәтергә тиешбез”, - дип, халыкның иң нечкә күңел кылларын тибрәндерде.

Ниһаять, пәрдә ачылып, сәхнәгә төп геройлар Гөргөри белән Кәтернә чыгып бастылар. “Аһ!” иткәнче, алар тамашачыларны үзләре белән керәшен халкының көнкүрешенә алып кереп тә киттеләр... Ә биредә Гөргөри дәдәй һәм Кәтернә түтинең төпчек кызлары Үринәне берьюлы өч егет яратып йөри. Олы кызлары икесе дә атасыз бала үстергәнгә күрә, әтисе төпчек кызын керәшен йолалары буенча гына кияүгә бирергә карар кыла. Шуннан китә кыз йортына яучы җибәрүләр, көрәштә, җыр-биюдә сынашулар... Җебегән Микуш та сынатмый, хәтта иң күркәм кияү булып чыга. Артистлар - Наил Һәдиев, Фәния Сухова, Эдуард Гафиятуллин, Регина Нәҗмиева, Илнур Иркәгалиев, Гүзәл Медведева, Булат Латфуллин, Клара Сәйфиева, Ләйсән Мусина, Алия Габдрахманова үзләренең рольләрен бик килешле, югары дәрәҗәдә башкардылар. Төмән тамашачысы аларның сәләтенә, үзләрен тотышларына, мимика-интонацияләренә зур әһәмият биреп карадылар. Кызыклы җирләрендә кычкырып көлделәр, алкышларга күмделәр, ә күңелләренә хуш килгән геройлары белән бергә борчылып та алдылар. Нәтиҗәдә, әлеге комедия беркемне дә битараф калдырмады, артистлар әсәрнең төп идеясен төгәл җиткереп, һәркемне тормышчан кыйммәтләр турында уйланырга мәҗбүр иттеләр. Халык сәхнә бизәлешен башкарган Эльвира Латыйпова белән музыка өчен җавап бирүче Айнур Сөнгатуллинның керткән тырыш хезмәтләренә дә югары бәя бирде.

Очрашуның икенче өлешендә театр артистлары күпкырлы талантларын исбатлап, тамашачыларга матур җырлар бүләк иттеләр, кыска скетчлар күрсәттеләр. Төмәнлеләр һәр чыгышларын яратып каршыладылар, олы рәхмәтләрен белдереп чәчәкләр, конфетлар, бүләкләр тапшырдылар, аяктан басып алкышладылар. Бөгелмә артистларының Себер якларына ясаган сәфәрләре турында Фәрид Зәки улы: “Аллага шөкер, кайда гына барсак та, бик яхшы каршыладылар. Бер-ике авылда гына мәдәният хезмәткәрләре халык белән яхшы эшләмәгән булып чыкты, әмма артистларыбыз моңа күп әһәмият итмәделәр, залда халык аз, уйнамыйбыз, дип карышмадылар. Киресенчә, залда күбесе рус телле тамашачылар гына тезелешеп утырганын белгәч, бер дә югалып калмыйча, рольләрен ике телдә сөйләп башкардылар. Бу бик отышлы адым булып, минемчә, миссияләренең мөһимлеген тагын да арттырды. Гомумән әйткәндә, артистларыбыз безнең якларны бик ошатып: “Себер, Төмән өлкәсе, дисәләр, күз алдына салкын, кырыс табигатьле авыл-шәһәрләр килә иде. Баксаң исә, биредә җылы, яхшы күңелле, бик тә кунакчыл кешеләр яшиләр икән”, - дип соклануларын белдерделәр. Туган якларына кайтып җиткәч һәркеме һәм Бөтендөнья татар Конгрессы җитәкчесе урынбасары Данис Шакиров шәхсән шалтыратып рәхмәтләрен белдерделәр. Чынлап та, Бөтендөнья татар Конгрессы безгә зур бүләк ясады. Аларга җавап итеп, без дә үзебезнең кайнар һәм изге теләкләребезне юллыйбыз. Киләчәктә тыгыз аралашып, безне яңа сәхнә әсәрләре белән ешрак таныштырып торарлар дигән өметтә калабыз. Аерым рәхмәт әйтәсем килә Яркәү, Вагай, Шатан, Шыкча, Яңа Атъял, Сәел авыллары клублары, Тубыл шәһәр себер-татар һәм Төмән шәһәр татар мәдният үзәкләре хезмәткәрләренә һәм килгән тамашачыларга”, - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836