tyumen

Подписка на газету 

Baner 230x300 1

Календарь 

Сентябрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Бәхет чишмәсе хезмәттә

последние и лучшие новости искусства в мире

15-3“Яңарыш” газетасының беренче саныннан һәр юлын калдырмыйча укып килүче әбиләребез - газетаның юлдашчылары, тугры дуслары. Алар аннан башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйлар. Күзлек өстенә лупа куеп булса да укыйлар.

Ә менә дөнья хәлләрен шатырдатып сөйли алгач, аяклары йөреп торгач, үз күзләре белән газетаны укып, андагы хәлләрне кергән-чыкканга бәян итеп, 90 яшькә җиткәч, әлхәмдүлиллә, моннан да зур бәхет бармы икән? Тиздән Миңнәсма Миңнемулла кызы Шәяхмәтова 10нчы дистәне вакламакчы була.

- Шушы яшькә кадәр шулай үзегезне ничек саклый алдыгыз? – дигән сорауга ул: “Кая ул саклау да, үзең турында уйлау. Безнең үсмер еллар сугыш чорына туры килде, күпме кирәк җигелдек”.

‑ Үзегезнең гомер юлыгыз турында сөйләп китмәссезме икән?

‑ И-и, мин сөйли башласам, бер китап язарлык. Үткән гомер – бер мизгел ул. Дөньялыкта яшәүнең мәгънәсе дә әнә шушы тузан бөртеге кебек кенә булган мизгелләрнең кадерен белеп, игелек кылып, изгелек эшләп һәм шул рәвешле тирә-юньдәге кешеләрнең хөрмәт вә ихтирамын казанып гомер итүдәдер, мөгаен.

Тормыш нәкъ агымсудай ага да ага икән. Агарга тиеш булгач, акмый нишләсен инде?! Ничек ага ул тормыш, үзеннән соң җирдә нинди эзләр калдыра – менә шунысы аеруча мөһим.

Тормыш юлын күпмедер үткәч, кешенең артына борылып карый торган гадәте бар. Шул язмыш сукмагыннан узган чакта, кылган изге гамәлләрен, матур эшләрен күреп дуслары, туганнары шатланып торсалар, соклану белдерсәләр, шөкер, минем барысы да тәртиптә икән, дип уйлап куясың.

Аннары тагын да олыгаю ягына чыккач, хәтирәләр әллә кайчангы заманаларны, ата-бабаларны, бала-чакны искә алып яши башлыйсың. Нәкъ агымсулар аккан төсле, берәүләр килә, икенчеләр китә. Элеккеләр белән чагыштырганда, без җәннәткә тиң тормышта яшибез, ә дөньяның бернинди кызыгы юк.

Безнең бабайлар Татарстан ягыннан килеп, Себердә төпләнгәннәр. Кара урманнар, сазлыклар белән чорнап алынган, урманнары җәнлекләр белән тулган, сазлыклары җиләк-җимешкә бай җирдә Камай авылы барлыкка килгән. Аның халкы үзенчәлекле, бик тату, бердәм иде. Беренче килеп урнашкан кешеләре авыл зиратына күчә бардылар, 1975 елларда алардан туган балалар төрлесе төрле якка күченеп, авыл таркалып бетте. Киң, озын урамнары, бакчалардагы шомыртлыклар, берничә коесы һәм авыл зиратыннан башка бернәрсә дә калмады. Менә шул Камай авылында гаиләдә дүрт кызның иң олысы булып мин туганмын. Миннән соң Миңсәйдә, Саҗидә, Сәкинә туып, Аллага шөкер, барыбыз да исән-сау үсеп, хәйран гына озак яшәдек. Безнең нәсел нык, тирән тамырлы. Әбиләр 100дән артык яшәгәннәр һәм үз көчләре белән хәлле тормышка ирешкәннәр. Хатый бабайның йон тетә торган машинасы, ашлык сугу җайланмасы бар иде. Дөньялар бутала башлагач, Хатый бабай минем әти Миңлемуллага йорт сатып алып, аның гаиләсен аерым чыгара. Репрессиянең кара усал җилләре безгә дә кагылмыйча калмый. Хатый бабай инде карт иде, ул 1938 елда вафат булды. Бабай сатып алган йортны да кулаклаштыру башлангач тартып алдылар, безне куып чыгардылар. Сугыш башланганда миңа 13 яшь иде. Әтиемне бик тиз фронтка алдылар да, бер ярым ай үтүгә “хәбәрсез югалган” дигән язу да килде. Алар Днепр елгасы янында чолганышта калып, әти әсирлеккә төшмәс өчен Днепр елгасына ташланган. Аның сөякләре Днепр төбендә ята. Миңа 14 яшь тулгач, рус телен яхшы белгәнгә күрә, Велижандагы балалар бакчасы мөдире итеп эшкә җибәрделәр. Сугыш барганда Мөхипҗамал әбием, “Ике улым сугышта” – дип бездән тартып алган йортны сорап, авыл хакимиятенә барды. Үз йортыбызны кайтардылар.

16-17 яшьләрдә авыр йөк ташыганда Миңнәсма апа бик каты чирләп, 1,5 ярым ай түшәк өстендә ята. Кызы ачлыктан үлмәсен дип, әнисе күн итеген (әтиләре сугышка кадәр итекче була) бер чиләк бәрәңгегә алыштыра. Әмма, кызның ризык йотарлык хәле булмый. Алар йортына Гайшә исемле бер әби килә һәм: “Бу балага бик каты күз тигән бит”, - дип, аны өшкерә. Әллә яшисе гомере булганга, әллә шул өшкерүнең файдасы тигәнгә, Миңнәсма апа тернәкләнеп, савыга башлый. Сугыш башланганда 4 сыйныфны тәмамлап калса да, кыз рус телен яхшы белә һәм тормыш юлында аңа аның файдасы тия. Озын толымлы, кара тутлы чибәр кызга сугыштан соң, Уфим авылыннан яучылар килә. Мөхәммәтшәриф исемле егеткә кияүгә чыгып, 61 ел бәхетле тормыш юлын үтәләр. Өйләнешкәч, Мөхәммәтшәриф абыйны армиягә озатып, өч ел көтеп ала. Аннары ике бала белән Төмәнгә күченеп, Яңавылда ике ел фатирда торгач, үз йортларын өлгертәләр. Миңнәсма апа баскан җиреннән ут чыгара торган, бигрәкләр дә әрсез, тынгысыз җан, кеше кебек атлап йөрми, ә йөгереп йөри. Башта җиһазлар ясый торган фабрикада, аннары күп еллар сыра заводында эшли. Аның тырышлыгының иге-чиге булмый. Кая гына эшләсә дә, фоторәсеме Мактау тактасында тора. 43 ел эшләгәч, 1983 елда хезмәт ветераны булып лаеклы ялга чыга. Мөхәммәтшәриф абый белән дүрт бала үстерәләр. Өч кыз: Мәүҗидә, Тәнзилә, Рәмзия һәм уллары Вәгыйзне. Балалар да тырыш, хезмәт сөючән булып үз тормышлары белән яшиләр. Мөхәммәтшәриф абый гомер буена милициядә эшли. Шунысы игътибарны җәлеп итә – алар мартның егермесендә кавышалар һәм мартның егермесендә Мөхәммәтшәриф абый дөньядан китә.

‑ Миңнәсма апа, сезгә 90 яшь тула, дөньяда яшәү сизелдеме? – дип сорау биргәч, “Юк, гомер буена чаптым, 13 яшьтән эшли башладым, әле дә тукталмаган. Бәлки, атлап кына йөргән булсам, сизелгән булыр иде, - диде шаяртып.

Бүгенге көндә Миңнәсма апа кадер-хөрмәттә, үз нигезендә яши. Янында - кызы Рәмзия, аның улы Ильяс гаиләсе. Миңнәсма апаның үз бүлмәсе, үзенә кирәкле җиһазлар, өстәлдә “Яңарыш” газетасы һәм күзлек тора. Дөньяга шөкер итеп яши.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836