#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бәхетле, катлаулы язмышыма рәхмәтлемен

последние и лучшие новости искусства в мире

34-7Насыйбулла Хисмәтулла улы Моратбакиев Вагай районының Тубысы авылында туа, монда гомер кичерә. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуелса да, туксан яшендәге Насыйбулла бабай Бөек Җиңү көнен, Хәдичәсе белән гаилә корган, беренче төзегән яңа йортын, уллары, кызлары, оныклары, оныкчыклары туган көннәрне якты хисләр белән күз алдына китереп сөйли. Кайгы-хәсрәтләре дә онытылмый.

- Безнең буын кешеләренең язмышы катлаулы булса да, мин үземне бәхетле кешеләрнең берсе дип саныйм. Авырлыклардан курыкмадык, бирешмәдек. 1941 нче елны әтием Хисмәтулла Бөек Ватан сугышына китте. Сталинград кырларында фашистлар белән барган бәрелешләрдә катнашты. Бу авыр елларны әнием сукыр эчәге шешүдән (аппендицит) төзәлмичә, мәрхүм булды. Энеләремне, сеңелләремне Казанлы авылындагы балалар йортына урнаштырдылар. Монда сеңелләрем Гөлбанисә, Нәгыймә вафат булдылар. 1944 нче елны “Әтиегез вафат” дип язылган хатны безнең йортка да китерделәр. Безнең йөрәктә мәңге төзәлми торган ятимлек хисләре урын алды. Ул елларны мин колхозда эшли идем. 12 яшемнән ашлык чәчтем, урдым, җыйдым, печән чаптым. Без “эш көне” дигән хезмәт хакына эшләгән чор кешеләре. 20 яшемдә яраткан Хәдичәм белән гаилә кордык . Улым туды, ә мине армия хезмәтенә алдылар. Белоруссиядә, Сочида ике ярым ел хезмәт итеп кайттым. Армиядән кайтуга колхозга кереп эшли башладым. Дубровныйда механизаторлыкка укып чыктым. Колхозларны берләштерү булып китте. Первухино исемендәге зур колхозда тракторда, комбайнда йөрдем. Көзге уңыш җыйган чак иде. Комбайнымны ремонтлаган вакытта кулым нык яраланды. Өченче группа бирсәләр дә, мин совхозда хезмәт юлымны дәвам иттем, - дип сөйләде.

Каршымда утырган, сугыш чорының хәсрәтләрен йөрәге аша үткәргән Насыйбулла бабайга Бөек Ватан сугышы, тыл ветераны исеме бирелгән. Ул хезмәт юлында ел саен социалистик ярышларда җиңү яулый. Ветеранга хәтер сандыгын актарып үткәннәрне сөйләү җиңел булмады. Бүгенге тормыш белән бик тә канәгать булганы турында да әйтте: “Дөньялар тыныч булсын. Яшәү өчен пенсия җитәрлек, бөтенесе бар. Картлыкка бирешәсе килми. Узган елларны күлгә балык тотарга төшә идем. Тубысы матур, искитмәле бай табигате белән үзенчәлекле. “Косык сугарга” күмәкләшеп бара идек. Яшь вакытымнан эштән дә, урманда аюдан да курыкмадым. Ир кеше бөтен эшне эшли белергә тиеш. Мин йортлар төзедем, төрле техникада эшләдем, фермада да хезмәт иттем, атаклы балыкчы да, сунарчы да булдым”, - дип сүзен дәвам итте. 90 яшен каршы алырга әзерләнгән Насыйбулла Хисмәтулла улы әле күптән түгел Омск шәһәрендә яшәүче 80 яшендәге бертуган сеңлесенең барып хәлен белә. Ул: “Озын гомерле булырга теләсәгез, усал булмагыз, ашыкмыйча йөрегез, сабыр булыгыз, якыннарыгыз белән аралашып яшәгез. Балаларга, оныкларга мөмкинлегегез булса ярдәм итегез. Аларның килүләренә, хәл белешүләренә мин сөенеп яшим”, - диде. Үз аягында йөргән, теләгән ризыгын ашаган, тормыш яңалыклары белән кызыксынып яшәгән ветеран кызы Гөлбанисәнең, якыннарының хөрмәтендә яши. Тормыш юлында никадар авырлыклар кичерсә дә, ул үзен бәхетле кешеләрнең берсе дип саный.

Насыйбулла Хисмәтулла улы 31 август көнне Төмән өлкәсендә яшәүче туган-кардәшләрен 90 яшьлек гомер бәйрәменә чакырды.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836