Материалы

Бөтенесе фронт, барчасы Җиңү өчен!

последние и лучшие новости искусства в мире

Мондый лозунг 1941 елның 29 июнендә фронт буендагы өлкәләрнең партия һәм совет оешмаларына СССР һәм ЦК ВКП (б) Совнарком директивында формалаша. Бөтен сугыш елларында немец илбасарларына каршы көрәштә ул совет халкының хәрби девизы була. Төмән өлкәсе дәүләт архивы документлары буенча, ОГПУ исемендәге колхоз (Түбән Тәүде районы, Кыткүл авылы) хезмәтчәннәренең 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы чорында дәүләт йөкләмәләренең барчасын арттырып үтәүләре билгеле.

ОГПУ исемендәге колхозда “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында намуслы хезмәте өчен” медале белән 31 кеше бүләкләнә. 1946 елның 13 июнендә, 17 сентябрендә һәм 15 декабрендә тантаналы рәвештә медальләрне тапшырганнар. Бүләкләү документында язылган мәгълүматларга мөрәҗәгать итик. “Сугыш елларында Нуретдин Фәхретдинов җитәкчелегендәге ОГПУ исемендәге колхозның сөт-товар фермасы ел саен терлек санын үстерү планын һәм дәүләт алдындагы бурычын вакытыннан алда үти.

Минҗиһан Гыйльманова сугыш елларында сөт саву буенча тулысынча биремне үти, аның бер тапкыр да бозау үлү очрагы булмый. 1945 елны һәр савым сыердан 1016 литр сөт сава, план – 900 литр. 12 бозау үстерә.

Хәлимә Шакирова һәр фуражлы сыердан 1100-1200 литр сөт сава.

Нурҗиһан Шәфыйгуллина бер тапкыр да бозавы үлү очрагын булдырмый, 80 баш терлек үстерә.

Нуретдин Низаметдинов һәм Салихҗан Садыйков ел саен урып-җыю вакытында 200-250 гектар уңыш алалар, колхозның башка эшләрен дә намус белән үтиләр. Сугыштан соң кыр эшләрен башкарганда зур фаҗига була, яшен сугып Салихҗан Садыйков үлә. Нуретдин Низаметдинов белән Мөдәррис Абдрахмановка Түбән Тәүде шифаханәсе табиблары ярдәм күрсәтәләр.

Фәрхинур Кәримова һәм Нурдидә Шакирова ел саен урып-җыю чорында кырда эшләү нормасын артыгы белән үтәп, елына 400-500 “трудодень” туплыйлар.

Ат караучы Гайнулла Насыйров 10 ана аттан туган 10 тай үстерә. Ат караучы Нигъмәтҗан Мөхәммәтшин колхозның атлар көтүен яхшы карый, бер тапкыр да тай үлүен булдырмый. Әхмәтзаян Кәримов 1943 елдан бирле колхоз рәисе урынбасары булып эшли.

Карыйбулла Фәтхуллин хезмәт иткән дәверендә икмәкне һәм башка азык-төлекне яхшы саклауны тәэмин итә. Кыр эшендә көндезге норманы 150% үти. Гыйльфан Гайнетдинов һәм Зәләй Низаметдинов сугыш елларында колхоз өчен авыл хуҗалыгы инвентарен эшләүне, ремонт ясауны җитәклиләр.

Зәйнәп Вәлиева, Майбәдәр Галямова, Рауза, Майсәрвәр Насыйровалар уңыш җыюда, малга азык әзерләүдә ел саен югары сыйфат күрсәтеп планны артыгы белән үтиләр. Рәйханә Гайфуллина балык тоту бригадасында ел саен балык тоту планын артыгы белән башкара. Барлык яшьтәшләре кебек Галимҗан Кәримов 1941 елда хезмәтне 12 яшендә башлый. Бүләкләү документында болай дип язылган: “шәхси үрнәк, югары хезмәт җитештерүчәнлеге белән иптәш Галимҗан Кәримов уңыш җыю буенча бригадада яхшы күрсәткечкә ирешә. Ел саен 400 “трудодень” эшли”.

Яшь егетләр: Мингәрәй Борханов, Фәрит Кәримов, Нурулла Шагиәхмәтов бернинди һава торышына карамый атларда уңышны 25 чакрым ераклыктагы бодай хәстәрләү пунктына озатып баралар, төнлә, караңгыда әйләнеп кайталар, ә бит атларны да карарга кирәк.

Минҗиһан, Майбәдәр Гыйльфановалар, Мәстүрә Кәримова, Срурҗиһан, Нәфисә Садыйковалар һәм Хәлимә Шакированың ирләре сугышның беренче елында фронтта һәлак булалар. Кулларында кечкенә балалар кала. Саимә Хәмидуллина сугышның беренче көннәрендә тракторчыга укып чыга.

Хәдичә Әхмәтҗан кызы Шагиәхмәтованың хатирәләре:

“Сугыш елларында кышын урман әзерләүдә агач кистек, аны Эске елгасы буенча агыздык. Бернинди ялсыз 40 көн рәттән “трудодень”га эшләдек, акча түләмәделәр. Өйгә хәлсез бетләп кайтып төшә идек. Икмәк паёгы бирделәр, сугыш тәмамланганда көненә 300 грамм. Күз алдымда бер ат үлде, аны кискән зур нарат агачы изде. Озак жәлләп йөрдем. Кышкы кичләрдә чыра ягып яисә керосин лампасы яктысында фронттагы солдатлар өчен бияләй, оек бәйләдек. Бөтен продукцияне дәүләткә тапшырдык. Тәртип катгый иде, сугыш вакыты законы буенча яшәдек. 12-15 яшьлек үсмерләр бер-берсе белән узышып эшләделәр. Алар: Сәитгали Абдрахманов, Ярхәметдин Бикчәнтәев, Равил Булатов, Миңлегәрәй Борханов, Риза Вәлиев, Рәис, Рәҗәп Гайфуллиннар, Хөсәен Ибраһимов, Галимҗан, Зәйнулла, Фәрит, Мәгъсум Кәримовлар, Сәлахетдин Мөхәммәтшин, Нуретдин Низаметдинов, Салихҗан Садыйков, Нурулла Шагиәхмәтов һәм башкалар.

Әхмәтгали Абдрахманов, Шәфигулла Бикчәнтаев, Хәкимҗан Кәримов, Мәүлетгәрәй Латыйпов, Хәсәнҗан Садыйков, Габделфәт Садретдинов, Сәйфетдин Фәхретдинов һәм Гашыйгулла Шагиәхмәтов - сугышның беренче көненнән колхозда эшлиләр, 1943 елны хәрби хезмәткә алыналар. Аларга әлегә 18 яшь тә тулмаган була. Сугышның беренче чорының авыр хезмәте бу егетләрнең җилкәләренә төшә.

Вилдан КӘРИМОВ, Төмән шәһәре.
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума