Бабайлары белән горурлана

последние и лучшие новости искусства в мире

35-12Төмән районы, Каскара мәктәбенең филиалы булган Талымхан урта мәктәбенең укучысы Резедә Мөхәмәдъярова быел 11 нче класска керә. Апрель аенда ул музей советы әгъзасы буларак, иҗади эш язды. Җитәкчесе Тәслимә Мөхәмәдзянова белән Мәскәүдә чыгыш ясады – өч буын бабайлары турында сөйләде.

Алар Талымхан авылы кешеләре - Мөхәмәдъяровлар династиясеннән, балта осталары. Әтисенең әтисе Мөдәррис, аның әтисе – Нурулла Әхмәталый улы Төмән районының үсешенә өлеш керткән кешеләр.

Бабаеның абзые белән сөйләшкәннән соң, Резедә Илмир кызы бабаеның бабае турында мәгълүматлар җыя. «Әхмәталый Мөхәмәдъяров авылыбызда сугышкача җаваплы эшләр башкарган: сатучы, хисапчы, келәтче, аның карамагында колхоз әйберләренең, ашлыкның хисабын алып барган. Ә сугыштан соңгы елларда ул балтачы булган. Төзүчеләр бригадасында оста җитәкчелек иткән, Талымхан, Каскара, Ямбай, Яр кебек күрше авылларда йортлар салган, мәктәпләр өчен, Ямбай балалар йортына утын әзерләгән.

Бабаемның әтисе - Нурулла Әхмәталый улы Бөек Ватан сугышыннан кайту белән ике куллап тормыш төзергә керешкән, әтисе, абыйлары кебек колхозда эшләгән. Башта төзүчеләр бригадасы составында авылда йортлар, мәктәп, ферма салган, соңыннан шул яңа фермада хайван караган. Терлекчелектә эшләп, хезмәт ветераны исемен дә алган, лаеклы ялга чыккан.

Бабаем Мөдәррис Мөхәмәдъяров үзенең әти-бабайларының эшен дәвам итә. Армия сафларыннан кайткан яшь егетне 1979 елда совхоз юлламасы буенча Московский поселогына җитәкчеләр мәктәбенә укырга җибәрәләр. Ул уку йортын тәмамлау белән совхоз эшенә керешә, терлекчелек комплексында бригадир вазыйфасын башкара. Әтисе Нурулла кебек тырышып эшли, грамоталар, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.

1984 елдан бирле ул пилорамада эшли, әтисе кебек үз балаларына торак сала. Ике улы авыл хуҗалыгында хезмәт итәләр, матур йортларда яшиләр, балалар үстерәләр.

Өч буын бабайларымның эшен дәвам итүче әтиемнең абыйсы – Руслан Мөхәмәдъяров 2001 елда Төмәндәге авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлап, авыл хуҗалыгында эшли башлый. Менә инде 17 ел дәвамында ул туган җирендә агроном буларак, аш, яшелчәләр үстерә. Хөкүмәтебез Руслан Мөдәррис улының эшен күрә: Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Мин үземнең туганнарым белән горурланам», - дип яза Резедә.

Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума