#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бакчачы хуҗабикәләргә

последние и лучшие новости искусства в мире

Бакча эшләре хуҗабикәләрнең бик тырышып, җиргә ябышып ятуларын таләп итә. Җирне яратмасаң, су сибеп, чүп үләннәрен соңгы бөртегенә хәтле утап тормасаң, искитәрлек уңыш ала алмыйсың. Хуҗаларның тырышлыгына карап, бакчалары да җәннәт бакчаларына тиң була.

Чүп үләннәренә каршы берничә киңәш бирәбез: 10 литр суга 0,5 литр керосин кушып сипсәң, чүп үләне аз була. Бакча кортларына каршы химик препаратлар зарарлы, алар урынына төнәтмәләр кулланырга кирәк.

Суган белән сарымсак төнәтмәләре бакча кортларына каршы көрәшү өчен куркынычсыз чара. Дөрес, алар химик препаратлардан көчсезрәк, әмма агусыз, зыяны да юк. Сарымсак төнәтмәсе акканат, вак корт, үлән бете (тля) кебек корткычларга, күгәрек, тимгел, фитофтора ише чирләргә каршы тора. Суган төнәтмәсе үлән бетен куркыта, кортларга, гөмбәчекләргә кулланыла.

Билгеле булганча, җирне ашларга кирәк. Мүлчәләү (ашлау) туфракның сыйфатын яхшырта. Нинди генә яшелчә, чәчәк утыртсагыз да, мүлчәләргә тырышыгыз. Яңа чабылган печән, салам, пычкы чүбе, ылыс, кипкән яфрак, газета – болар барысы да мүлчәләү өчен яраклы.

Тагын бер киңәш. Тузганак үскән бакчада башка чүп үләне үсми. Аны йолкып алып, кычыткан белән бергә суга салып берничә көн тотсаң, җирнең сыйфаты яхшыра. Аның яфрагын салат итеп ашарга, чәчәгеннән кайнатма ясарга була. Мүлчәләгәндә яфрагы да, чәчәге дә ярый.

Мин үзем дә бакчага химик препаратлар кертмим, аның каравы агусыз, чиста, тәмле яшелчәләр үстерәм.

Менә кәбестәне үстергәндә бер киңәш: 1 чиләк суга 40 тамчы йод тамызыгыз да, кәбестә җитешә башлагач, һәр төпкә 1 л сибегез. Бу инде уңышны тагын да күбрәк арттыру өчен. Ә өйдәге гөлләр шау чәчәк атсыннар өчен 1 литр суга 1 тамчы йод салып су сибәм.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836