Материалы

Балачакны хәтерләткән бишек җырлары

последние и лучшие новости искусства в мире

44-6Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы “Бишек җырлары” дип исемләнгән кичә оештырды. Чараны башлап җибәрүче Ләйсән Ниязова кичәгә килгән өлкән яшьтәге кунакларны яшьлек елларына чакырды. Тамашачылар бишектә балаларын үстергән елларны искә алдылар. “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе һәм кичәне алып баручы, үзе дә ун балалы гаиләдә бишек җырларын тыңлап үскән Айсылу Әбделман кызы Юнысова бишек җырлары, бишекләребез халкыбызның гореф-гадәтләрен саклаган йолабыз дип, һәркемебезгә таныш булган “Әлли-бәлли итәр бу, мәдрәсәгә китәр бу” дигән җырны башкарды.

Себер татар телендә дә Галия Абайдуллинаның шигырьләр җыентыгыннан алынган бишек җыры яңгырады. Залда утыручы шәһәр Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин бишекне Аромаш районының Яңавылында “шәлтөп” дип йөртүләрен искә алды. ”Гаиләдә иң зурлары булдым. Кече сеңелләремне йоклатып, миңа да шәлтөп тибрәтергә туры килде. Кичә дә балачагымны искә алып сөйләп алдым әле”, - дип сөйләде. Ветеран укытучы Гөлҗиһан апа Закирова: ”Безнең Өстамак авылында бишекне “цәнгелцәк” дип әйтәләр. Мин үги әни белән үстем. Гаиләбездә бер-бер артлы туган 9 баланы шундый бишектә тибрәтеп утырганымны исемә төшереп елап утырдым. Кулларым сызлый иде. Элек уенчыклар да булмаган, бишеккә кечкенә мендәрчекләр тегеп, алар белән уйный идек. Бишеккә эленгән матур мендәрчекләр баланы күз тиюдән дә саклый дип әйтүләре истә калган. Монда килгән тамашачыларның балачак еллары авыр сугыш чорына туры килде. Ул еллар онытылмаслык күңел ярасы булып калды”, - дип сөйләде. Тубыл шагыйрәсе Галия Абайдуллина: ”Бүгенге балалар бишекнең нәрсә икәнен дә белмиләр, бишекне күрмәгәннәре дә бар. Балаларны тугач ук балалар бакчаларына йөгертәбез. Яшь әниләр өчен бик уңайлы. Хөкүмәтебез кайгыртып тора, шөкер Аллаһыга. Дөньялар тыныч булсын. Шулай да, өлкән буын бишек җырларын гаиләләрендә онык-нәбәрәләренә ишеттерсеннәр иде. Кичәдә сөйләүчеләр туган тел, сугыш чорында үскән балалар темасына тукталдык. Татар мәдәният үзәгендә бу темаларга чаралар үткәрергә кирәк”, - дигән тәкъдимнәрен җиткерде. Ул Айсылу Юнысовага үзенең шигырьләр җыентыгын бүләк итте. 85 яшендәге хезмәт ветераны Фәридә әби Ташбулатова башкаруында әниләргә багышланган җырны тамашачылар җылы кабул иттеләр. Нурия Вафеева бишектә үстергән кызлары, гаилә бәйрәмнәре, гореф-гадәтләребезне искә алды, әниләргә багышлап җыр башкарды. Почтаның газета-журналларга яздыру бүлеге башлыгы буларак, милләттәшләребезнең татар-газеталарына язылуларын үтенеп сорады, ярдәмчеләренә рәхмәтләрен белдерде, “Ак калфак” оешмасына изге эшләрендә уңышлар теләде. Тубыл шәһәренең татар мәдәнияте тарихы турында һәм “Ак калфак” оешмасына карата тәкъдимнәр белән Роза Яхина, Флорида Марганова чыгыш ясадылар. Өлкән яшьтәге кунакларның күпчелеге бишек җырларын белмәүләренә үкенеп, авыр сугыш вакытына туры килгән яшьлек елларын искә алдылар. Бу чараны оештыручы “Ак калфак” оешмасы рәисе Айсылу Юнысовага, оешма әгъзаларына, шәһәр милли-мәдәни автономиясе рәисе Сәет Хисмәтуллин, себер-татар мәдәният үзәге директоры Гөлсинә Ташкеевага рәхмәтләрен белдерделәр. Кичәдә катнашкан хезмәт ветераннары Фәүзия Мөслимова, Нуриҗан Саликов, Данир Уразов, Равилә Фазыйлова, Фирдәвес Аитова, Рәсимә Әбдерахмановага изге эшләрендә уңышлар теләделәр. Кичә милли чәй табыны артында җылы теләкләр белән йомгакланды. Киләчәктә “Ак калфак” оешмасы укучылар арасында бишек җырлары буенча бәйге үткәрергә планлаштыра.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума