#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Балалар белән үткән чирек гасыр

последние и лучшие новости искусства в мире

24-4Өлкәбезнең күренекле мәдәният белгече, “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестивален өлкәдә булдырган Вәлимә Сәгыйт кызы Ташкалова балалар йортларында да көтеп алынган кунак. Ул инде 25 еллар дәвамында ятим балаларга ярдәм итеп килә. Ә бу аралашу болай башлана:

- 27 еллар элек Ямбайда бер чарада янымда утырган хатын: “Сез Ташкаловамы?”, - дип сорый. “Әйе”, - дим. “Сезне без беләбез”, - ди ул. “Сез безнең балалар йортында булганмы? Мин Ямбай балалар йортының директоры Әнисә апа Усманова”, - диде.

Үзенә кунакка, балалар белән танышырга чакырды. Бу соңгыга калдыра торган эш түгел, дип, икенче көнне үк Ямбайга киттем, - дип сөйләп китте Вәлимә ханым. - Килсәм, андагы балалар исәнләшеп, хуш күреп каршы алдылар. Һәркайсы үзләренә чакыра. Әнисә апа аннары балалар йортындагы һәр гаилә белән таныштырып чыкты. Анда гаилә гаилә 10-14 бала. Кайсы гаиләгә ярдәм итәргә теләвемне сорады. Мин спонсорлар азрак булганын бирүләрен үтендем. Шулай итеп 8нче гаилә белән дуслаштым. Анда төрле яшьтәге 13 балачык иде. Монда Әнисә ханымның тапкырлыгына сокланган идем. Балаларга да уңайлы. Зурраклар кечкенәләргә киенергә, дәрес әзерләргә булышалар. Әнисә апаларына, “мамочка”, дип килеп сарылалар. Алга таба мине дә, “мама тетя Валима”, дип әйтә башладылар. Спонсорлар эзләргә керештем. Танышларым күп иде. Беренче ярдәм кулын төрек фирмасы җитәкчеләре сузды. Аннары “Заречье” мебель фабрикасы ярдәмендә гаиләм гарнитурлы булды. Туганым Зәйтүнә Абдразакова Төркиягә барган саен зур сумка белән матур киемнәр алып килә иде. Чыгарылыш кичәләренә аның күркәм киемнәрен яратып, рәхәтләнеп киделәр. Бу балалар барысын да эшли беләләр иде: төрле ашлар пешерәләр, кул эшләрен башкаралар, бүлмәләрен чисталыкта тоталар һ.б. Һәр гаиләнең кухнясы, малайлар һәм кызларга аерым йокы, кунак бүлмәләре бар. Кемдер җылытыр өчен электромич бүләк иткән. Мин дә тагын бер мич алып бирдем. Килгәндә милли ашлар белән сыйлыйлар да әле!

Ул чорда яңа оешкан Төмән өлкә татар милли-мәдәни автономиясе әгъзалары да балалар өчен кирәкле әйберләр җыярга ярдәм иттеләр. Әле кулланылган кием-салым, уенчыклар кабул итәләр иде. Хәзер ярамый.

Балаларны чиратлап ял көннәрендә өемә алып кайтам. Алар белән театрларга, төрле чараларга барабыз. Күп еллар безне Төмән дәүләт циркы директоры Фәрзәнә Хәлилова түләүсез барлык тамашаларга да кертә иде. Мин аларны, үзем хоккей ярышларында судья-информатор булгач, гел бергә йөрттем. Студентлар белән дә бара идек, алар өчен бәйрәмнәргә сценарийлар яздык. Укучыларым кышын халык бәйрәмнәре буенча зачет тапшыралар, практик өлешен әлеге балалар белән үткәрәләр.

Мин эшләгән чордагы Төмән мәдәният институты ректоры Михаил Капеко уку йортына яңа транспортлар алгач, балалар йортына институтның “Волга”сын, автобусын, үзенең баянын, башка бик күп әйберләр бирде. Ә инде Төмән дәүләт университеты профессоры Николай Фролов зур телевизор бүләк итте. Әле дә ул телевизор бар икән. Тик хәзер бер юбилейларына өлкә татар Конгрессы биргән заманчарак телевизорны карыйлар.

- Әле дә кайберләре белән аралашасызмы, Вәлимә апа?

- “Гаилә”мдәге бер кыз Оля гел миңа кунакка кайта иде. Ул Борки балалар йортыннан олы тормыш сукмагына аяк басты, кияүгә чыкты. Хәзер дә кунакка килергә җыена, шалтыратышып торабыз.

Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә Яңа ел бәйрәме уңаеннан ятим һәм опекага алынган балалар өчен кичә үткәргәндә бер бала килеп кочакланды: “Мин Ямбайда сезнең гаиләдә идем, Успенкада да очрашып тордык”, дип. “Син Алешамы?”, дим аңа. “Әйе, Алеша мин. Мин хәзер Аромаш районындагы татар гаиләсендә яшим. Анда татар сүзләрен дә өйрәндем”, - дип шатландырды ул.

- Балаларны гаиләләргә тарата башлагач, аларның саны кимү белән бергә махсус йортлар да ябылды. Шул исәптән, Ямбай балалар йорты да бетерелде. Калган сабыйлар Успенкага күчерелде. Сез “гаиләгез” белән элемтәне югалтмадыгызмы?

- Әнисә Сәидрәхим кызының лаеклы ялга китүен авыр кичердек. Ул балалар йортында шулкадәр күңелгә хуш килә торган атмосфера иде. Успенка балалар йортында гаилә тибы сакланмады инде. Алай да мин йөрүемне туктатмадым, аның музыка җитәкчесе элекке студентым да булып чыкты. Мәдәни чаралар еш, сыйфатлы итеп оештырылды.

2009 елда өлкәдәге россиякүләм “Түгәрәк уен” татар фольклор фестиваленнән соң, минем тормыш юлым өлкә татар Конгрессы белән бәйләнде. Ныклап себертатар фольклоры белән шөгыльләнә башладым. Ул арада балалар йорты Боркига күчте. Анда да күп бардым. “Витязь” ял һәм сәламәтләндерү лагерена да ял итәргә 3 баланы урнаштырдым.

Борки гаилә һәм балаларны реабилитацияләү социаль йортының соңгы директоры Наил Гибадуллин белән таныштым. Сабыйлар үзен бик яраталар, килеп кочакланалар. Оптимизацияләү нәтиҗәсендә, үзенә берничә оешманы җитәкләргә туры килсә дә, ул һәркайсы баланың исемен белеп тора. “Ембаевский” совхозы директоры Баязит Хәйруллин да ел саен чәчәк үсентеләрен бирә, балалар йортының тирә-ягы шау чәчәкләргә күмелеп утыра иде.

Соңгы елларда татар балалары артты. Тагын да Урта Азия Республикаларыннан килүчеләрнең балалары еш күренә башлады. Сабыйларга наз җитми, алар иркәләүгә сусыйлар, килеп сарылалар, шулкадәр кызганыч үзләре. Тик сиздерергә ярамый, нык, мөстәкыйль тормышка яраклашкан булып үсәргә тиешләр.

Балаларга аз гына да материал яктан шатлык алып килгән, башларыннан сыйпап, үз күреп сөйләшеп, тормыш тәҗрибәсеннән чыгып киңәшләр биргән Вәлимә Сәгыйт кызы кебек изге күңелле кешеләр булуына сөенергә кирәк. Ә бит хәзер “Борки” гаилә һәм балаларны реабилитацияләү социаль йорты шикелле оешмаларда тәрбияләнүчеләрнең күбесе әти-әниле ятимнәр. Гаиләдә замана баласының таләпләре бик зур: кыйммәтле кәрәзле телефон, компьютер яисә ноутбук, төсле телевизор турында әйтәсе дә юк, яхшы кием һ.б. Ятимнәргә гади генә тормыш шатлыкларын бүләк итү дә зур рәхмәтләр белән бәяләнә, аларның сагышлы күзләрендә очкыннар барлыкка килә.

24-2Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисләрендә: “Ятим бала еласа, Аллаһы Тәгалә фәрештәләренә: “Төшегез нинди бала елый икән”, - ди. Фәрештәләр төшеп карагач: “Йа Раббым, бер ятим бала елый”, - диләр. Аллаһы Тәгалә: “Кем дә кем шушы баланың башын гына сыпырып куя, кулына ничә бөртек чәч эләгә, шулкадәр гөнаһын кичерәм һәм изгелек язам”, - дип әйтә”, - диелә. Ятим баланың башыннан сыйпап кую да аларга ярдәм итүгә тиң булганда, Вәлимә Ташкалова кылган яхшылыклар чиксез җыелган монда.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836