Материалы

Балаларга сугыш турында укыйбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

19-14 май көнне Тубыл районы, Вәчир авылы китапханәсе Самара өлкә балалар китапханәсе оештырган IYнче Халыкара акциягә кушылды.

Вәчир урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары китапханәгә патриотик тәрбия дәресенә җыелдылар. Авыл һәм мәктәп китапханәчеләре Бөек Ватан сугышында батырлык күрсәткән халык турында сөйләделәр, “Мәңгегә кешелек хәтерендә” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырдылар, Л.Кассильнең “Рассказ об отсутствующем” әсәре буенча кычкырып уку оештырдылар. Ә тарих укытучысы яшь геройларның язмышлары һәм сугыш вакытындагы кораллар турында сөйләде.

Чарадан балалар һәм класс җитәкчеләре оештыручыларга рәхмәтләр белдереп таралыштылар.

“Сугыш турында хикәяләр уку аша балалар Бөек Җиңүнең җиңел бирелмәгәнлеген күбрәк беләчәкләр”, - дип билгеләп үтте 1-2 сыйныф укытучысы С.Муталипова.

Зөләйха ФАЗЫЛОВА, Тубыл районы, Вәчир авылы китапханәсе китапханәчесе.
(Нәсимә Т
АШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума