Материалы

“Балыкчылар көне”н бик матур уздырдык

последние и лучшие новости искусства в мире

Күптән түгел безнең ерак Олы күл тирәсендә яшәүче халык «Балыкчылар көне»н билгеләп үтте. Бәйрәм ике авыл – Усак һәм Картавыл уртасында узды. Авылларны тоташтырып, матур сәхнә урнаштырылган иде. Көне буе бәйрәм итте халык: көрәштеләр, төрле уеннарда катнаштылар, балалар, яшүсмерләр, олылар өчен аерым төрле ярышлар оештырылды. Күлдә көймәдә ишеп, моторлы көймәләрдә узышулар, йөзү – бу инде элек-электән килгән күренеш. Ә баганага менеп, зур бүләк алуга бары җитезләр генә лаек. Берүк вакытта сәхнәдә концерт барды. Менә бер мизгелгә халык тынып калды. Сәхнәгә – авылдашыбыз Рәҗәп Юрий улы Патршин күтәрелде. Шул минутта матур тавышы белән бар халыкны таң калдырып, “Тал бишеге” җырын башкарды. Ә бит бу кеше яңа гына фаҗигале хәлгә очрап, бик озак шифаханәдә дәваланып кайтты. Кеше күңелен күтәреп, бер мизгелгә онытылып, яшәү өчен көч биреп рухландыру – бу түгелме ни чын кешелеклелекнең якты тойгысы?!

Киләчәктә дә Рәҗәпнең матур җырлары авылдашларыбызны сөендереп, яңгырап торсын. Һәм шундый күңелле бәйрәмнәр оештыручыларга Ходай ярдәмен бирсен. Һәркемгә бәхет, сәламәтлек, тынычлык телим.

Рәкыя ӘМИНОВА, Вагай районы, Усак авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума