#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Батырларның исемнәрен мәңгеләштерик!”

последние и лучшие новости искусства в мире

Редакциягә Төмәндә яшәүче милләттәшебез Юлия Мусавирова килде. Ул бераз дулкынланган иде, гозерен тыңлагач, шушы яшь хатын-кызга карата горурлык, соклану хисе туды.

- Төмәннең Үзәк районында урнашкан Яңавыл халкына мөрәҗәгать итәбез. Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 75 еллык юбилейлы елында гомерләрен жәлләми фашизмнан Ватаныбызны саклап һәлак булган Совет солдатларын кабат искә алабыз, алар мәңге безнең күңлебездә. Әллә ничә миллион кешене корбан иткән шул коточкыч куркыныч сугыштан исән кайтучыларны, көнен төнгә ялгап тырыш хезмәт күрсәткән тыл хезмәтчәннәрен данлыйбыз, ихтирам итәбез. Сугыш елларында безнең Яңавылдан бик күп бабайларыбыз, әтиләребез, абыйларыбыз, улларыбыз фронтка китә. Сугыш һәр йортка кагыла, әмма күпләр яу кырында ятып кала.

Сугыш елларында сугышкан, тылда хезмәт иткән якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү өчен Төмән шәһәренең туган якны тирән өйрәнүче 9 нчы мәктәбе (Павлов урамы, 9 нчы йорт) каршындагы һәйкәлгә яңа исемнәр өстәү максаты белән халыктан ярдәм сорыйбыз. Асылы шунда: туганнары турында мәгълүматлар кирәк. Сәбәбе шул: кайбер һәлак булган солдатларның исемнәре монументта тулысынча язылмаган, (иске һәйкәлдә кайбер фамилияләр кулдан язылган иде), шулай ук тылда эшләп Җиңүне тизләтүчеләрнең дә исемнәре юк. Ватанны яклап сугышкан һәм туган якка исән кайткан сугышчыларның фамилияләрен дә өстәр идек.

Һәйкәлгә язылмаган Яңавыл батырларының исемнәрен мәңгеләштерүдә якташларыбызның безне аңлап ярдәм итүләренә ышанабыз. Минем телефон номерыма туганнары турында мәгълүматларны белдереп шалтыратсыннар иде: 89829848734.

Тагын 15 якташыбызның исеме ачыкланды. Һәйкәлгә исемнәрне өстәүдә булышлык сорап Төмән өлкәсе чик сакчылары ветераннары иҗтимагый оешмасына мөрәҗәгать иткәч, булышырбыз, диделәр, - дип сөйләде Юлия Зәйнулла кызы.

Юлия ханым Яңавылда туып-үскән, туган җирен ярата, анда яшәгән кешеләрен хөрмәт итә. Тормыш иптәше белән акыллы, тырыш, патриотик тәрбия алган ике ул үстергәннәр. Шушы егетләр ел саен өлкә эзтабарлар үзәге отрядлары белән сугыш барган Үлем үзәнендә, Совет солдатларының җәсәдләрен табып, исемнәрен торгызалар. Изге эшләрендә Ходай Тәгалә түземлек, көч-куәт бирсен!

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836