Материалы

Батырлыклары онытылмый

последние и лучшие новости искусства в мире

(Узган гасырның 50-60 елларында Бурбар урта мәктәбендә ачылган Дан бүлмәсе материалларыннан).

Походка барулар, материаллар җыю өчен мәктәп Яркәү районында беренче урынны, өлкәдә Ишим районы һәм Сургут шәһәреннән кала өченче урынны алды. Беренче сугышта һәлак булучыларның, Ватанны саклап кайтучыларның исемлеген төзедек.

Хезмәт фронты солдатлары – 1930 еллар атылган әтиләребезнең, Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларның балалары, ул – геройларның тол хатыннары, исәннәренең тормыш иптәшләре, нәни сабыйларны карашкан, эш тәҗрибәләрен үсмерләргә тапшырган карт әби-бабайлар. Бабайлар ятмәләр, аулар үреп елгалардан, күлләрдән балык тотканнар, иң ач гаиләләрне тукландырганнар. Кошларны, куяннарны тоту өчен балаларны тозак куярга өйрәткәннәр, атларның кирәк-яракларын, көймәләрне, арбаларны ремонтлаганнар, җирне сукалау өчен сыерларны, үгезләрне ничек җигәргә өйрәткәннәр. Кайчак басуда, печәнлектә 6 яшьлек малайларны да күреп булган. Бабайлар – Аймәк Абайдуллин, аның бертуган энесе, Хәким Әминов, Әхмәт Бикшанов, Бакый Дәүләтбаков, Чәләлетдин Камалов, Сәйнүк Корманов һәм башкалар үзләре турында якты истәлек калдырдылар.

Төп хезмәт көчен хатын-кызлар, үсмерләр тәшкил итте. Көнен-төнен эшләп дәүләткә печән тапшыралар, уңыш җыялар, капчыкларны җилкәләрендә ташыйлар, фронтка җибәрү өчен юка такталар, шпаллар кисәләр. Эшчеләр өйләренә казныкы шикелле кызарган аяклары белән кайтып егылалар. Балаларга нинди булса да азык әзерләгәннәр, үзләре көнозынга фермага, ындырга, басуга, печәнлеккә киткәннәр. “Әни, сөт бир, сөт!” – дип бер яшьлек сабыйның елаган тавышы колагымда әлегә кадәр саклана. Барлык сөтне дәүләткә фронт өчен тапшыргач, ул ана аны каян алсын? Колхоз безгә, 8 балага, ярты литр сөт бүлеп биргәч, әни аны безнең кайнар сулы банкачыкларыбызга кашык белән салып бирә иде. Бик тәмле чәй килеп чыкты.

Халыкны хезмәт коткарды. Кешеләр төшенкелеккә бирелә иде. Бәхетсезлекне җиңәргә бер-береңә булышу ярдәм итте. Шуңа күрә илебезне коткаручыларның, олы намус белән бурычларын үтәүчеләрнең исемнәрен без онытырга тиеш түгел. Алар Бурбарда яшәүчеләр: күп балалылар – Хәмәрья Фәизова, Фатиха Машәрипова, Ачилә Фәизова, Алия Машәрипова, Камилә Хәсәнова, Гомәйрә, Хәйрикамал Нигъмановалар, Мөнирә Бикшанова, Фатыя Мөхәммәтова, Фәйхүнә Иянова, Камәц Абайдуллина, Нурия Абайдуллина, Закирә Нәбиева, Мәүлия Мөхәммәтҗанова, Рәшидә Бикшанова, Мөхәррәмә Мәдиева, Сәгъдия Айтбаева, Бираж Халикова, Х.Дәүләтбакова, Сафия Мөхәммәтова, Роза Шамитова, (исемен хәтерләмим) Әйтмөхәммәтова, (исемен хәтерләмим) Кәримова, Латыйфа Корманова, Сара Мөхәммәтова, Мөнирә Әминова, Нәсипҗамал Шәрәфетдинова, Әнисә Сәйбукаева, Зәйнәп Хисаметдинова һәм башкалар.

Шулай ук оборона предприятиеләре ветераннары – үсмерләр мөһим урынны билиләр, алар: Әхмәткалы Сәйбукаев, Хәнифә Сәйбукаева, Әхмәт Мөхәммәтов, (исемен хәтерләмим) Муталипова, Закир Сәйбукаев, Зәйнәп Сәйбукаева.

Бу балаларга мәктәпкә йөрергә иде, ә алар төнге вакытларда да эшләгәннәр. Болар – Зыятдин Сәйбукаев, Мәкъсут Абайдуллин, Рафаэль Хәсәнов, Мөхәммәт Иянов, Мәкъсут Бикшанов, Аблалый Хисәметдинов, Равис Алеев, Хәний Фәизов, Идрис Мөхәммәтҗанов, Хавый Фәизов һәм башкалар.

Сугышны кичерүчеләр илебездә елдан-ел азая. Яшь буын ата-бабаларыбызның батырлыгын белергә тиеш. Соң булмаганда ветераннардан хатирәләрен җыюны дәвам итәргә, кайда юк Дан бүлмәләрен ясарга, музейлар ачарга өлгерергә кирәк. Бу, әлбәттә, Бурбар мәктәбенә дә кагыла. Тиз рәвештә һәйкәлләрне төзекләндерергә, сугышта һәлак булучыларның, кайткач яныбыздан китүчеләрнең исемлеген киңәйтергә кирәк. Сугыш һәм тыл ветераннарына мәңгелек дан!

Роза ХӘКИМОВА.
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума