#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Батыр авылдашлары һәйкәле янында митинг

последние и лучшие новости искусства в мире

21-4Бөек Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Ялутор районы, Бумаер авылы халкы авылдашлары – Советлар Союзы Герое Тамерлан Ишмөхәммәтовның һәйкәле янына митингка җыелып, сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш елы балаларына үзләренең хөрмәтен белдерделәр. Чөнки алар илебез өчен иң авыр елларда батыр хезмәтләре, түземлек, сабырлыклары белән Җиңү көнен якынайттылар. Билгеле булганча, Бумаер авылыннан фронтка 140 кеше китеп, аларның 76сы мәңгегә сугыш кырында ятып калдылар.

Аларны авылдашлары бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Аннары ветераннар исеменнән тыл ветераны Гыйльман Начуков белән сугыш ветераны улы Миннеәхмәт Исхаков һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Халыкны бәйрәм белән котлап авыл хакимияте башлыгы Илгиз Хәйруллин, авыл ветераннар советы рәисе Зәйтүнә Мирхәлилова, мәчет имамы Тимерхан хәзрәт Әбделхәев чыгыш ясадылар. Тыл ветераны Галиәхмәт Исламов үзенең катлаулы истәлекләре белән бүлеште. Ач-ялангач балаларга да көне-төне хатын-кызлар, бабайлар белән беррәттән авыр хезмәт башкарырга туры килә. Шуңа карамастан, бумаерлылар үзара дус-тату, ярдәмләшеп яшиләр. Ник гаҗәпләнергә? Бәлки, илебезнең сугышта җиңү яулавының төп сере дә халыкның яхшы күңеллелеге, үзләрен аямауларында булгандыр. Галиәхмәт абый үзенең чыгышын 1942нче елда укытучысы Гайния Мусина ярдәмендә өйрәнгән шигырь белән тәмамлады. Сүз әйтүчеләрнең һәркеме дөньяга тынычлык, иминлек, сәламәт тормыш теләде. Йөрәкләрне җилкендереп Аслана күчмә мәдәният комплексы (җитәкчесе Ильяс Бакиев) җырчысы Юлдаш Кәбиров сугыш чоры җырларын башкарды. Сәидә Азиатова күңелләргә үтеп керерлек итеп шигырьләр сөйләде. Аннары яшүсмерләр үзара узышып, квест-уенда катнашып, төрле призлар оттылар. Зурлар арасында беренчелекне Рузилә Әминова яулады. Ул үзенең җиңүен Сәетмөхәммәт һәм Әхәт бабаларына багышлады. Ничек инде Җиңү бәйрәме солдат боткасын тәм-том итмичә узсын ди?! Аның белән балалар хәтта электр үткәргечләрдә чыркылдап утырган кошларны да ашатып өлгерделәр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836