#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Батыр чик сакчысына хәтер тактасы куелды

последние и лучшие новости искусства в мире

40-3Бу көннәрдә “Өлкә чик сакчылары ветераннары” иҗтимагый оешмасы тырышлыгы белән Яркәү районы, Карбан авылының мәктәп бинасы стенасына Вилдан Фәрит улы Тилмөхәммәтов истәлегенә мемориаль такта куелды. Ил батырларын данлау эшен “Өлкә чик сакчылары ветераннары” оешмасы 2009 елдан башлап җибәреп, бүгенге көндә илебез каршындагы бурычларын батырларча үтәгән 25 чик саклаучыга Хәтер тактасы булдырган. Оешма җитәкчесе Нуретдин Ибраһимов әйтүенчә, тагын 6 такта үзенең вакытын көтә.

Моны алар якташларыбызның күрсәткән батырлыкларын онытмас өчен, аларны киләчәк буынга җиткереп, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү максаты белән башкаралар. Нуретдин Нурылхак улы: “Халык үзенең ил батырларын онытырга тиеш түгел. Без мәгълүматларны хәрби комиссариат, архивлар, туганнарыннан җыябыз. Күптән түгел безгә үзе дә чик сакчысы булып хезмәт иткән Ильяр Фәхретдинов туганы Вилдан Фәрит улы турында сөйләде. Без бик кызыксынып аның турында мәгълүматлар тупладык. Такта кую чарасын оештырырга Тилмөхәммәтовның туганнары, район һәм авыл хакимиятләре, Иске Александровка урта һәм Карбан тугызъеллык мәктәп укытучы һәм укучылары ярдәм иттеләр, аларга оешма исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез”, - диде.

Вилдан Фәрит улы Тилмөхәммәтов 1946 елның 6 ноябрендә Карбан авылында туа. 1962 елда Яңа Төзелеш җидееллык мәктәбен тәмамлап, Покровка урта мәктәбенә укырга китә. 1965 елда армия хезмәтенә чакырыла һәм ул 3 ел 8нче Каахка чик буе заставасында хезмәт итә. Дәүләт чиген бозучыны кулга алганы өчен Вилдан Тилмөхәммәтов “Дәүләт чиген саклауда күрсәткән батырлыгы өчен” медале белән бүләкләнә һәм аның исеме частенең Мактау китабына кертелә. Бераздан аны Мәскәүгә чакырталар һәм биредә аның күкрәктән өс сын сурәтен ясап, чик буе гаскәрләре музеена урнаштыралар. Армиядән соң Вилдан Фәрит улы Төмәннең 7нче һөнәр училищесында белем ала, 1978 елда Ялутор авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. 1971-1984 елларда ул бораулаучы, бераздан Төмән комплекслы геологик эзләнү экспедициясендә бораулау мастеры булып эшли. 1987 елдан алып 2001 елга хәтле ул Көньяк гидрогеолог партиясенең техник җитәкчесе вазифасын башкара. 40-4Фидакарь хезмәте өчен Вилдан Фәрит улы төрле Мактау кәгазьләре, билге-медальләр һәм IIIнче дәрәҗәдәге “Хезмәт даны” ордены белән бүләкләнә. 2003 елның 17 ноябрендә авырып, вафат була.

Чара билгеләнгән көнгә интернет яңгыр күрсәтсә дә, бу изге эшкә Аллаһы үзе фатиха биреп, көн кояшлы, бик җылы булды. Кунаклар төрле шәһәр һәм авыллардан килделәр. “Өлкә чик сакчылары ветераннары” оешмасы мәктәп ишек алдында төрле хәрби кораллар, ил батырларының портретлары, китаплар күргәзмәсе оештырганнар иде. Боларны балалар гына түгел, олы яшьтәге абый-апалар да кызыксынып карадылар. Сәгать 12 тулуга укучылар, чик сакчылары, Иске Александровка мәктәбенең кадетлар классы укучылары Хәтер тактасы янына килеп бастылар. Чараны укытучы Олеся Усманова бик оста алып барды. Вилдан Тилмөхәммәтов турындагы якты истәлекләре белән бүлешеп өлкә Думасы депутаты Александр Крупинның ярдәмчесе Сергей Захаров, Төмән комплекслы геологик эзләнү экспедицияләр начальнигы Виктор Шмелев, Әфган сугышы ветераны, полковник Евгений Серебренников, Яркәү районы мәгариф идарәсенең баш белгече Раиса Фомина, Иске Александровка авыл хакимияте башлыгы Хәлил Кадыйров чыгыш ясадылар. Алар Вилдан Фәрит улының тормыш юлы Ватаныбызга тугрылыкны күрсәтеп, чиксез батырлыкның үрнәге булып торуын әйттеләр. Илебез каршындагы бурычын югары дәрәҗәдә үтәгәнен, аның турында якты хәтер тарихи вакыйгаларда катнашучы буларак кына түгел, ә яхшы күңелле кеше буларак та киләчәк буын күңелендә сакланачагын белдерделәр. Укучыларга алар авылдашлары истәлегенә лаеклы булуларын теләделәр. 40-5Мемориаль тактасын тантаналы рәвештә Нуретдин Ибраһимов белән Вилдан Фәрит улының хатыны - Наҗия Ислам кызы ачкач, чәчәкләр салдылар. Үзара аралашып, фотога төшкәннән соң, җыелган кунакларга мәктәп укучылары һәм авыл клубы үзешчән артистлары әзерләгән матур концерт тәкъдим ителде. Аннары мәктәп ашханәсендә туганнары һәм укытучылар тырышлыгы белән әзерләнгән бай табынга халыкны чакырып, Вилдан Фәрит улының рухына хәтем ашы уздырылды. Мәрхүмнең хатыны Наҗия Ислам кызы һәм туганнары “Өлкә чик сакчылары ветераннары” оешмасына, мәктәп укытучылары коллективына, килгән кунакларга рәхмәтләрен белдерделәр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836