#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Батырлык мәңге онытылмас

последние и лучшие новости искусства в мире

19-8Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмән өлкәсе казыяты шәһәр мәдәният үзәге, өлкә чик сакчылары ветераннары оешмасы белән берлектә  Төмән шәһәре һәм районы, Ялутор, Яркәү, Вагай, Түбән Тәүде районнарыннан килгән сугыш һәм тыл ветераннары өчен матур бәйрәм үткәрделәр.

- Җиңү бәйрәме алдыннан ветераннарыбызны бүләкләү, аларны тәбрикләү безнең өчен традициягә әверелде, - дип сөйләп китте бу турыда казыят җитәкчесе мөфти Фатыйх хәзрәт Гарифуллин. - Ә болай өлкәкүләм бәйрәмне икенче тапкыр уздырабыз. Монда сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган йөзләгән өлкәннәребезне чакырдык. Аларга бүләкләр әзерләдек. Мөдәррис Юлдашев һәркемне хаҗдан алып кайткан зәм-зәм суы белән сыйлады, ветераннарга 100 грамм урынына изге суны бирү - бик күркәм күренеш булды. Соңгы ветеран һәлак булса да, бәйрәмне үткәреп торырбыз, аларның батырлыгын һич онытмабыз.

 

Бәйрәмгә килгән сугыш ветераннары Сәгыйр Хөсәенов, Хәмис Абайдуллин, тылда җиңү өчен көрәшкән Мотыйгулла Гыйсмәтуллин, Гыйламетдин Ногманов, Сорур Хәлилова, Зәйтүнә Рәхмәтуллина, Люция Хәбибуллина, Нурҗиян Хәйруллина, Хәдичә Абайдуллина (рәсемдә 1 биттә) һәм ветеран балалары, тыныч тормышта мактаулы хезмәт итүчеләр, Герой ана исеменә лаеклар өчен үзәк артистлары эчтәлекле концерт программасы әзерләгәннәр. Кунаклар алып баручылар Наисә Гайнельянова һәм Рәзил Шәймәрдәновның һәркайсысы белән таныштырып китүләре өчен дә, оештыручыларның чәй өстәле әзерләп сыйлауларына да, авыл-район җитәкчеләренең бәйрәмгә килү мөмкинлеген тәэмин итүләренә дә, җырлау-биючеләргә дә, матди ярдәм күрсәткән эшкуарлар Нуретдин Ибраһимовка, Реваль Хөснетдиновка - үзләренә күрсәтелгән игътибар, хөрмәткә бик шатланып, чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр.

19-6Милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты җитәкчесе урынбасары И.Бобров, белгече Р.Насыйбуллин, өлкә татар автономиясе рәисе Р.Зиганшин, өлкә татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе Р.Насыйров, мөфти Ф.Гарифуллин, шәһәр думасы депутаты һәм себер татарлары автономиясе җитәкчесе Д.Абукин, өлкә чик сакчылары ветераннары оешмасы җитәкчесе урынбасары Н.Ибраһимов, өлкә дини оешмалар конгрессы вәкиле В.Бойченко өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләп, бүгенге тыныч тормыш, аяз күк йөзе өчен зур рәхмәтләрен җиткерделәр, өлкәдә бүгенге көндә 1,5 мең тирәсе генә сугыш ветераны калды, аларга кадер-хөрмәт күрсәтик, диделәр.

Вафатларны искә алып бер минут тынлык игълан ителде.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836