Материалы

“Бавырсак бәйрәме” беренче мәртәбә үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

30-11Тубыл шәһәренең социаль тернәкләндерү үзәгендә яшәүче балалар өчен “Бавырсак бәйрәме” беренче мәртәбә оештырылды.

Бәйрәм чарасында авыр, катлаулы хәлләрдә калган гаиләләрдән килгән балалар, көндезге балалар төркемендә тәрбияләнүчеләр, үзәк хезмәткәрләре катнаштылар. Бәйрәмне мастер–класс формасында “Ак калфак” шәһәр хатын-кызлары иҗтимагый, коммерциясез оешмасы җитәкчесе Айсылу Юнусова оешма әгъзалары, үзәк хезмәткәрләре белән бергә үткәрде. Оештыручылар бәйрәмнәрдә дусларны милли ризыклар белән сыйлый торган традиция турында сөйләделәр.

Балалар бавырсаклар белән чәй эчтеләр, аннары милли ризыкларыбызны үзләре пешерергә өйрәнделәр. Айсылу Юнусова: ”Тубыл шәһәрендә ”Ак калфак” оешмасы эшен башлап җибәрүгә әле бер генә ай үтте. Мин бу эшкә шәһәр милли-мәдәни автономиясе рәисе Сәет Хисмәтуллин белән киңәшләшеп керештем. Беренче җыелышны үткәрү алдында берничә тапкыр мәдәният белгечләре Марсельеза Ибукова, Гөлсинә Ташкеева белән очрашып, сөйләштем. “Ак калфак”ның төп максаты – гомумән татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, декоратив-гамәли сәнгатен, бишек җырларын, милли уеннарын яшүсмерләргә җиткерү. Күп балалы гаиләләрне чараларга чакыру. Минем фикерләрне хуплаучылар - Равилә Фазыйлова, Майнә Зәнкиева, Әлфия Кәримова. Мин аларга рәхмәтләремне белдерәм. Киләчәккә планнарыбыз күп. Төрле юнәлешләр буенча комиссияләр төзеп, бердәмлектә эшләсәк, барын да булдырырбыз. Беренче чараны оештыруда ярдәм иткән сабыр холыклы, үзләренең эшләрен яратып эшләүче үзәк җитәкчесе Татьяна Левинага, бүлек җитәкчесе Гөлназ Авазбакиевага, хезмәткәрләре Анжела Горшковага уңышлар телим. Өстәл бавырсаклар белән тулы булды. Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны милли ашлар белән сыйлау - зур савап. Бу чарага киленем зур ит бәлеше пешереп китерде, “Ак калфак” әгъзасы Әлфия Кәримова бакчасыннан бер чиләк хуш-исле җиләк җыеп китереп, шуның белән балаларны сыйлады. Татар халкының яраткан чәк-чәге дә өстәлне бизәде. Көннәр эссе булуга карамастан, бавырсакка камыр басып җибәреп, үзем пешердем. “Безнең милләт халкы мондый эшләрне “бисмиллә” сүзләре белән башлый”, - дип, балаларны таныштырдым. Киләчәктә дә шундый үрнәк чараларны бергәләп үткәрергә язсын”, - дип сөйләде.

Җылы карашка, таянычка мохтаҗлар күп. Үзәккә өлкәбезнең татар авылларыннан да балаларны вакытлыча урнаштыралар. Бавырсаклар белән сыйланганнан соң, балалар мастер-класста теләп катнаштылар. Бәйрәм оештырып, изге эш башкаручылар күп рәхмәтләр ишеттеләр.

Бу үзәктә 2018 нче елны авыр тормыш хәлләрендә калган балалар өчен, Төмән өлкәсендә чаралар үткәрү комплексы кысаларында узган “Кире кайтару ноктасы” фондының финанс ярдәме белән өстәмә җиһазлар сатып алынган. 30-10Монда изге йөрәкле белгечләр балаларны җәмгыятьтә яшәргә өйрәтәләр, көнкүреш техникасы, өй хезмәте белән таныштыралар. Гөлназ Авазбакиева: ”Кечкенә балалар рәсем ясарга яраталар, яшүсмерләр тренажерларда шөгыльләнәләр, хезмәт, физкультура дәресләренә теләп киләләр. Кабинетларда җиһазлар җитәкчебезнең тырышлыгы белән булдырылды. Бүгенге чарада өч төркем баланы бавырсак һәм башка милли ризыклар белән сыйладылар. Аларның күпчелеге бавырсак пешерергә өйрәнделәр. Директорыбыз Татьяна Левина “Бавырсак бәйрәме”н оештырган Айсылу Юнусовага Рәхмәт хаты тапшырды. Чара балаларның күңелләрендә җылы хисләр калдырды”, - дип, оештыручыларга уңышлар теләде.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума