#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Бөек кешеләр китмиләр, бары киләләр генә”

последние и лучшие новости искусства в мире

37-15Яраткан “Яңарыш”ыбызга 30 яшь. Шушы кыска вакыт эчендә генә ул төрле үзгәрешләр кичерде, бизәлеше, битләр саны, “Без бергә” кушымтасы газета эчтәлеген баетты, сәхифәләре күбәйде, аларны алып баручы журналистлар алышынды. Тик бер нәрсә үзгәрешсез калды: ул газетаның үз укучысына мөнәсәбәте һәм төп герое – хезмәт кешесе.

Иң аянычы, газетага нигез салучы җитәкчесе, баш редакторы Азат Гыйззәт улы һәм журналисты Рәүфә Рәшит кызы Сәгыйтовларның вакытсыз дөньядан китүләре.

Икесе дә тирән гыйлемле, зирәк акыллы, үз-үзләренә ышанучан, һәр башлаган эшне җиренә җиткереп эшләүче, җаваплы затлар иде.

90 нчы авыр елларда өйрәнелгән һөнәрләрен ташлап, билгесезлеккә атладылар. Сәгыйтовлар тарафыннан милләт хакына эшләнелгән батырлык булды бу.

Мин аларны рус теле осталары итеп белгән идем, ә монда бөтенләйгә икенче яктан ачылдылар. Аларның хезмәтләрен үлчәрлек үлчәмнәр дә юк, исемнәре милләтебезнең бөек шәхесләре булып буыннан-буынга күчәр.

“Яңарыш”ыбыз матур, шома гына әдәби телдә чыга башлады. Әлегәчә яратып укыйбыз.

Хәтер янчыгымда Азат Гыйззәт улының шаярып-көлеп сөйләве сакланып калган, газета укучылары белән дә бүлешәсем килә: “Төмәнгә эшкә килдем, яшәргә кунакханәдә бер бүлмә бирделәр. Төмән буенча беренче сәяхәтем – китап кибетләре булды. Татар телендәге барлык газета-журналларны сатып алдым да, бүлмәгә кайтып берничә көнгә бикләндем һәм татар мохитенә чумдым, татар егете булып уяндым”, - диюе. Сәгыйтовларның “Яңарыш”ка беренче адымы шулай ана телен кабатлаудан башлана.

Кеше күңелен күрә белүче, йомшак холыклы, эшенең бар нечкәлекләрен аңлап өлгергән Азат Гыйззәт улы үзенә ярдәмгә сәләтле редакция коллективын туплый алды. Шунысы куанычлы: хәзерге көндә баш редактор вазыйфасын үзендәй булдыклы, намуслы тормыш иптәше Алсу Мөхәммәтәмин кызы Сәгыйтова дәвам итә. Рус мохитендә шәһәрдә үскән кыз әдәби телебезне дә өйрәнде, компьютер остасы да, үз эшенең тырыш белгече дә инде.

“Яңарыш”ыбыз – рухи азыгыбыз, безне укыта да, тәрбияли дә, агарта да, юата да, яклый да, акыллы киңәшен дә бирә.

Хөрмәтле “Яңарыш” кызларыбыз!

Күркәм юбилей белән барыгызны да котлыйм. Халкыбызны берләштерү, аның милли үзаңын, иҗади шәхесләр үстерү, ана телен көндәлек тормышта куллану юнәлешендә гаҗәеп зур эшләр башкарасыз. Миннән рәхмәтләр һәм уңышлар Сезгә! “Яңарыш”ыбыз озын гомерле булсын!

Хәмидә РЕЧЕБАКИЕВА,
Тубыл районы, Хуҗайлан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836