#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Бәйрәм” ансамбле бәйрәм итте

последние и лучшие новости искусства в мире

51-410 ел инде «Бәйрәм» эстрада җыр студиясе төмәнлеләрне үзенең якты, онытылмас концерт номерлары белән сөендерә. Яшь җырчылар вокал сәнгатенең югары дәрәҗәсен сәхнә иреге, эмоциональлек һәм артистлык белән берлектә күрсәтеп, тамашачыларга чын-чынлап шоу оештыралар.

10 ноябрь көнне шәһәрнең «Төзүче» милли мәдәниятләр сараеның Зәңгәр залында «Бәйрәм» студиясе үзенең юбилейлы иҗат кичәсен уздырды. Тамашачылар зал тутырып килгәннәр иде.

Чара җыр студиясенең 10 еллык тарихы белән таныштырган видеоролик белән башланып китте. Аннары сәхнәгә мәдәният сараеның вакытлыча җитәкче вазифасын башкаручы Полина Лебедева чыгып «Бәйрәм» студиясенең җитәкчесе Гөлнара Кәримовага һәм өлкән төркемдә җырлаучы балаларга Рәхмәт хатлары, татлы бүләкләр тапшырды. Студия җитәкчесенә, балаларга, ата-аналарына рәхмәт әйтеп: «Гөлнара Вәлиулла кызы бик тырыш, максатчан, вакыты белән таләпчән дә булган талантлы, иҗади шәхес. Бар күңелен биреп эшләгәнгә күрә, коллектив югары иҗади потенциалга ия. Студиядә тәрбияләнүчеләр традицион татар халык бәйрәмнәрендә, тематик концертларда, гомумшәһәр чараларында, шулай ук истәлекле даталарга багышланган кичәләрдә даими катнашалар. Ансамбль һәм студия солистлары «Төзүче» мәдәният сараеның концерт эшчәнлегендә активлар һәм үз осталыкларын республика, бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда лауреат исемнәре белән раслыйлар. «Бәйрәм» студиясе – тотрыклы, нигезле, иҗади ниятләре бетмәгән, югары нәтиҗәләргә ирешергә омтылучы һәм тамашачыларга ихтыяҗ булган перспективалы иҗат коллективы ул», - дип җыр студиясенең эшенә зур бәя бирде. Котлау сүзләренә шәһәрнең «Этнос» балаларга гомуми белем бирү үзәге җитәкчесе Гөлнара Сагитова кушылып, киләчәктә дә яңадан-яңа уңышларга, казанышларга ирешүләрен, югары дәрәҗәләр яулауларын теләде. Котлау сүзләре «Бәйрәм» җыр студиясенең кече, урта һәм өлкән төркемнәренең матур чыгышлары белән бизәлеп барды. Музыкаль котлау итеп Ришат Акбалин курайда моңлы башкорт көйләрен башкарды, өлкә башкорт милли-мәдәни автономиясе рәисе Мәүлидә Хәйруллина җыр, бию бүләк итте. Тамашачыларны шатландырып Гөлнара Кәримова үзе дә 2 җыр башкарды. Балаларның сәләтләренә, көчле, моңлы тавышларына сокланып тамашачылар һәр чыгышны ялкынлы алкышларга күмделәр.

П.Чайковский исемендәге Чиләбе югары музыка-педагогика көллиятен тәмамлаган музыка укытучысы Гөлнара Вәлиулла кызы үзенең җыр студиясе белән якыннан таныштырып:

- «Бәйрәм» студиясе 2012 нче елда Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә оештырылды. Аннары без 2019 елның ноябрь аенда «Төзүче» мәдәният йортына күчтек. Бүгенге көндә студия составында 4 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар шөгыльләнәләр. Коллектив оешканнан бирле аның составы инде берничә тапкыр үзгәрде. Шушы еллар эчендә студиябездә күп кенә иҗади сәләтле балалар һәм яшүсмерләр белем алдылар. Ансамбльнең репертуарында татар, рус, инглиз, әрмән, гарәп телләрендә халык һәм заманча, фольклор, патриотик һәм лирик җырлар бар, аларны тамашачыларыбыз һәрвакыт яратып кабул итәләр. Укучыларны укыту процессында тавышны белү нигезләре генә түгел, сәхнә осталыгы да өйрәтелә, рухи культура да арта, шулай ук шәхси һәм һөнәри үзбилгеләнүгә ярдәм итү дә карала. Хәзерге вакытта студияне тәмамлаган 3 кеше – Азалия Хәмидуллина, Милена Муллашева, Әлфия Шәйхетдинова – Казан шәһәрендә И. Әүхәдиев исемендәге музыка училищесында укыйлар, тагын бер чыгарылыш укучым Илья Демаков -Төмән музыка училищесы студенты. Бүгенге юбилей кичәсе шатлыклы да, моңсу да. Чөнки “Бәйрәм” ансамбленең өлкәннәр төркеме балаларының чыгарылыш кичәсе булды. Без аларны изге теләкләр белән олы тормыш юлына озатабыз. Мин аларның һәрберсенә, аларның ата-аналарына һәм җырларга музыкаль аранжировка язган җирле композиторыбыз Әмир Хәлидовка шәхсән рәхмәтемне белдерәм», - диде.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836