#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
24 25 26 27 28 29 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Бәйрәм белән, дуслар!”

последние и лучшие новости искусства в мире

11-4Төмәннең “Төзүче” милләтләр мәдәниятләре йортында 23 февраль – Ватанны саклаучылар һәм 8 март – Халыкара хатын-кызлар көннәренә багышланган “Бәйрәм белән, дуслар!” исемле концерт уздырылды. Зал халык белән тулы иде. Концертны “Төзүче” милләтләр мәдәниятләре йортының татар бүлеге мөдире Гөлнара Кәримова һәм өлкә себер татарлары язучылары берлеге әгъзасы, җирле шагыйрь Хәлил Вагайлы рус һәм татар телләрендә алып бардылар. Залда рус милләте вәкилләре дә бар иде.

Концертны “Урал моңнары” заманча битбоксы белән аталы-уллы Акбалиннар ачтылар. Җырчылар – Әлфия Шәйхетдинова, Айдар Ансуфин, Гөлнара Кәримова, Розалия Бакиева, Сәлимә Вторшина, Гөлзифа Нигъмәтуллина, Мәүлидә Хәйруллина, Марат Вәлиев, Айдар Кормандаев әтиләргә, әниләргә, илне саклаучы ирләргә-егетләргә, хатын-кызларга багышлап матур җырлар бүләк иттеләр. “Бәйрәм” балалар эстрада җыр ансамбле җырчысы – үсмер малай Илья Димаковның чыгышын тамашачылар зур алкышларга күмделәр. Егет көчле тавышы белән Бөек Ватан сугышына багышланган “Цвет твоих глаз”, “Лебединая верность” җырларын җырлады. Айдар Кормандаев “Кичер мине, әнкәй, гафу ит” җырын башкарганда ак яулыклы әбиләрнең күңелләре нечкәрде. Бүгенге көндә Краснодарда хезмәт итүче солдатның әнисе Гөлнара Кәримова “Мой сын” дигән җыр җырлаганда күпләр сагыш кичерде. Ришат Акбалин “Урал тау моңнары”н курайда, Хәлил Вагайлы сугыш темасына, татар көйләрен гармунда уйнап бәйрәмгә ямь өстәделәр. Хәким Мирхәйдәров җитәкчелегендә “Дуслык” татар халык җыр ансамбле “Ай, былбылым” җырын, татар халык җырларыннан попурри башкарды. Концертмейстер Әсмабикә Мирхәйдәрова, Хәким абый хорга кушылып гармунда уйнадылар. “Әхтәмушки” халык җыр ансамбле артистлары бигрәк талантлы, бик шәп чыгыш ясадылар. Үзешчән артистларыбызның һәркайсының чыгышын тамашачылар яратты. Күркәм, гүзәл концерт күрсәтүләре өчен оештыручыларга, артистларга рәхмәтләрен белдерделәр.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836