#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бәйрәм белән, “Яңарыш”лылар!

последние и лучшие новости искусства в мире

“Яңарыш” - себер татарларын яхшылыкка, бердәмлеккә, татулыкка өндәп, матур, тирән эчтәлекле мәкаләләре белән укучыларны куандырып, шатландырып торучы газета. Газетаны яратып укучылар һәр санын түземсезлек белән көтеп алалар.

1990 нчы елларда чыга башлаган газета миндә дә тау шикелле өелеп калгандыр. Аларда никадәр тирән эчтәлекле, кызыклы материаллар! Ничәнче елның кайсы санын сорап килсәң, кызлар шунда ук эзләп табып бирәләр. Никадәр күп материалларга карамастан, кызларның эш урыннары һәрвакыт пөхтә җыештырылган. Карап торсаң, “Яңарыш” хезмәткәрләре – гади генә кызлар. Ә никадәр көч, зур белем аларда! Тышкы кыяфәтләре дә, эчке дөньялары да аларның бик матур. Кояш ничек нурларын сибә, алар да шулай нурларын сибеп, дөньяны яктырталар, яхшылыкка, дуслыкка өндәп матур мәкаләләр язалар. Аларның һәрберсен мин хөрмәтләп, укытучыларга тиңлим. Төмән өлкәсе татар теле һәм әдәбияты укытучылары дәресләрендә “Яңарыш” газетасында чыккан мәкаләләрне, анда бастырылган шигырьләрне рәхәтләнеп кулланалар.

Газета эшчеләре үз халкын, себер татарларын чын йөрәктән яратучы патриотлар, аларда татар халкына хас булган кунакчыллык. Алсу Мөхәммәтәмин кызы “Яңарыш”ның җитәкчесе буларак, дөньяны яктыртып, татар халкын берләштерүче гүзәл зат. “Яңарыш”та бастырылган якташларыбыз иҗатына таң калып, сокланабыз. Җирле шагыйрьләребезнең табигать ямен раслаган, хатын-кызларга дан җырлаган, әниләргә хөрмәт белән сугарылган әсәрләрендә нинди моң, дәрт, мәхәббәт күрәбез! Алар сәяси, икътисади проблемаларны да ачык яктырталар. Кечкенә генә мәкаләләрдә дә нинди тирән эчтәлек!

“Яңарыш” газетасын, армый-талмый яңалык-яңарышлар алып килүче кызларны киләчәк 2020 нче ел белән чын күңелдән котлыйм, яңа казанышлар, югары үрләр, иҗади уңышлар, саулык-сәламәтлек, һәркайсына гаилә бәхете телим.

Рәхилә УРАЗАЕВА, педагогик хезмәт ветераны. Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836